Accessibility links

Илназ Галәвиевка җәза карары: балалары үтерелгән ата-аналар фикере нинди?


Илназ Галәвиев
Илназ Галәвиев

Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештыруда гаепләнгән Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте. Ата-аналар моны югары җәза икәнен аңлый, әмма авыр карарны авыр кабул итә.

Аякларым йөрми диярлек, кичәге утырышка да чак бардым, чак кайтып җиттем

Кичә Казанда Татарстан Югары мәхкәмәсендә 9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиевка җәза карары чыгарылды. Ул күп кешене үтерүдә, шартлаткыч ясау һәм куллануда, мәктәп милкен зарарлауда гаепле дип табылды һәм гомерлеккә иректән мәхрүм ителде. Гомерлек зинданнан тыш, Галәвиевкә 200 мең сум штраф бирелде.

2021 елның 11 маенда Казанның 175нче санлы мәктәптә атыш оештырылу аркасында 9 кеше һәлак булды: 7 бала һәм ике педагог. Бу Казан, Татарстан өчен коточкыч фаҗига булды. Шуңа да тикшерүне дә тизрәк тотарга тырышылды, мәхкәмә дә елларга сузылган процесска әйләнмәде.

Галәвиевка хөкем карарын чыгарганда балаларын, якыннарын югалтучылар да бар иде. Әле дә йөрәк яраларыннан кан сыкрап торган ата-аналар барлык мәхкәмә утырышларына да йөрергә тырышты. Кемдер бер утырышны да калдырмыйча йөрде, кемдер хәлсезләнеп, моны башкача күзәтә алырлык көчем юк дип аерым мәхкәмәләргә бармый калды. Әмма күбесе якыннарын кайтара алмаса да, яраланучылар тулаем сәламәтләнә алмаса да, ниһаять, бу эшкә нокта куелды дип җиңел сулап куйды. Хөкем карарының озакка сузылуы да бу ата-аналар өчен өстәмә сынау, алар аны өстәмә җәзалау кебек кабул итәр иде.

Азатлык кайбер ата-анадан, үзләре зыян күргән кешеләрдән Илназ Галәвиевка чыгарылган хөкем карары турында сорашты: гаделме бу карар һәм кайчан да булса кичерергә мөмкинме җинаятьченең бу гамәлен?

Әнисенә дә сорау бирдем, ул елады

Фирдинә Галимҗанова ике ел кызыннан башка яши. Илназ Галиевның һәр мәхкәмә утырышына йөрде. "Мин, балаларын югалтканнар йөрмәсә, кем йөрсен соң анда?" дип аңлата ул моны. Ул Галәвиевка чыгарылган карары кызын кайтармаячагын аңлый, әмма моннан да югарырак җәза юклыгы белән килешә. Фирдинә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Илназ Галәвиевка сораган өстәмә тагын 5 ел төрмә җәзасын ни өчен хөкемдар исәпкә алмаганын, җинаятьчене ни өчен кызганганын аңламый.

— Ике ел дәвам итә бу тормыш. Кызымнан башка тормыш. Аны яшәү дип тә әйтеп булмый. Аякларым йөрми диярлек, кичәге утырышка да чак бардым, чак кайтып җиттем. Нервлар эштән чыкты. Кичә аеруча, — дип сөйли мәрхүм Зөлфиянең әнисе. — Чыгарылган хөкем гаделме? Русиядә шушы карар иң югарысы. Үлем җәзасы юк бит. Ләкин ни өчен хөкемдар Галәвиевка карата соралган 5 еллык төрмә җәзасын чыгармады – белмим. Башта бит Галәвиев 5 ел кырыс шартларда төрмәдә утырачак, аннары гомерлеккә колониягә җибәрелә диелде. Прокурор шуны сорады. Әмма 5 ел җәза карарында булмады, хөкемдар Галәвиевның сүзен тыңлады. Туры колониягә җибәрелүен кабул итеп бетермим.

Мин аны кичерә алмыйм, колониядә көне-төне тәүбә сорасын

Мин аны кичерә алмыйм, колониядә көне-төне тәүбә сорасын. Нәрсә икәнен белсен, аңласын. Әмма миңа кичерү авыр, мөмкин түгел. Исламда алай кабул ителми, кичерергә кирәк, диләр. Тик кызымны, күз нурымны атып үтергән кешене миндә кичерерлек көч тә, теләк тә юк. Мин баламны югалттым аның аркасында, аңлыйсызмы?! Вакыт узу белән хәлем ничек булыр – белмим, әйтә алмыйм. Кичерерлек хәл түгел бу.

Мин аның гафу үтенгәнен күрдем. Әмма ихлас түгел иде. Чын күңелдән әйткән сүзләр булмады ул. Атасы да сөйләде. Анысына да ышанмадым. Ә менә Илназ Галәвиевның бертуганы сөйләде, аңа ышандым. Ул ихлас гафу үтенде, йөрәге ярылганы күренеп тора иде. Әнисенә дә сорау бирдем, ул елады.

Галәвиев төрмәдә утырып китап язам, аның акчасына акчаны кайтарырга тырышам диде. Көлке. Нәрсә язарга тели ул? Безнең балаларны ничек ләззәтләнеп үтергәнен тасвирларга телиме ул? Маньяк китабы булачакмы ул?

Нәрсә язарга тели ул? Безнең балаларны ничек ләззәтләнеп үтергәнен тасвирларга телиме ул? Маньяк китабы булачакмы ул?

Фирдинә Галимҗанова берничек тә тынычлык табып булмый ди, быел тагы да авыррак, чөнки фаҗигадән соң бер ел буена шок хәлендә булганмын дип аңлата ул. 58 яшьлек ханым бүген хастаханә юлларын таптый, аякларым тотмый ди ул, шуңа эшли дә алмый. Ул кызы белән бергә эшен дә, керемен дә югалткан. Фирдинә печеньелар пешереп көн күрә иде, бүген бу кәсеп туктаган. "Эшләрлек хәлем юк", ди ул. Бүген аңа кызының каберенә бару, дога кылулар, уллары, кызлары һәлак булган ата-аналар белән аралашу азмы-күпме көч бирә дип сөйли.

— Мин Әнисә Гарифуллина белән аралашам, аның кызы һәм минеке беренче сыйныфтан ук гел бергә булдылар, бер партада утырдылар. Икесе бер көнне һәлак булдылар. Аның белән аралашабыз, елашабыз. Кызымның кабере һәлак булган сыйныфташы Әмир Волков янында. Әмирнең әниләре зиратка барса, безнең кабердәге чәчәкләргә су сибә, мин барсам, нәкъ шулай итәм. Улын югалткан Әминә Зарипова белән бергә аралашабыз. Берсенең дә баласын кайтара алмый, берсен дә бернинди дә сүз белән юатып булмый. Догалар коткара үземне, — диде ул.

"Гаилә" мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин мәхкәмә карары белән ризалышырга кала, чөнки бу Русиядә иң югары җәза, дигән фикердә, әмма исламда башкача хөкем ителер иде бу хәлләр дип искәртә. Аның бу фаҗигале көнне ике улы да 175нче санлы мәктәптә була, олысы Әхмәд Галәвиев атыш оештырган сыйныфта укыган иде.

Дин ягыннан 9 кешене үтергән кешегә үлем җәзасы бирелергә тиеш

— Коръәндә нинди җинаять кылынган, шул кешегә шундый ук җәза булырга тиеш диелә. Кешене кеше үтергән икән, җәзасы да шундый булырга тиеш. Дин ягыннан 9 кешене үтергән кешегә үлем җәзасы бирелергә тиеш. Русия кануннарында иң югары хөкем карары – ул гомерлек төрмә. Без аңа буйсынабыз, мәхкәмә шулай карар иткән. Галәвиевның гомерлеккә колониягә китүе башкаларга сабак булыр дип ышанам, кабатлана күрмәсен бу хәлләр.,— ди хәзрәт. — Бу бандит төрмәдә безнең салымнарга яшиячәк. Ничек кабул итәм мин моны – белмим. Төрмәдә тәүбәгә килерме ул – анысына да җавап юк. Бу кешене кичерү мөмкинме? Авыр сорау. Аллаһ Тәгалә – кичерүче. Аннан сорарга кирәк, әмма тәүбәсез, җәзасыз, истигъфарсыз гафу ителүгә ирешеп булмый. Аллаһ гафу итсә, кешеләрдә ул хис барлыкка килә ала. Кемдер бит бердәнбер баласын югалтты. Алардан кичерүне көтү урынсыз әлегә. Бәлки, кайчан да булса...

Улым Әхмәднең каршысында 7 дустын, сыйныфташын атып үтерде. Сыйныфтан 14 яшьлек улым бу хәлдән соң ак чәчләр белән чыкты. Гомерлек яра. Ул аны онытырга тырыша, бездән дә бу хакта сөйләмәскә сорый.

Галәвиев берничә тапкыр аткан һәм могҗиза белән исән калган Мулланур Мостафин әле дә 175нче мәктәптә эшләвен дәвам итә, бу эш минем өчен юаныч һәм дәва, ди ул. Ул да мәхкәмәнең һәр утырышына йөрде. Нинди карарны көттем, шул булды ди ул.

Кабәхәтлек эшләде. Әмма аның халәте дә коточкыч, иң бәхетсез кеше ул...

— Нәрсә ишетергә теләдек, шуны ишетеп кайттык. Гомерлек колония. Шулай булырга тиеш иде. Илназ Галәвиев 5 еллык төрмәдән куркып, хөкемдардан бу өстәмә җәзадан азат итүләрен сорады. Аның ихтияҗларын канәгатьләндерделәр. Илназга кемдер акыллы киңәш биргән булса кирәк, төрмәдәге шартлар кырыс, ә колониядә җиңелрәк. Аңа зур ташлама булды, зур сынау узасы иде, әмма ул моннан азат ителде, хәлен җиңеләйттеләр, — дип фикерләре белән уртаклаша Мулланур Мостафин. — Бүгенге халәттән мин аның бездән гафу үтенүе дә ихлас булган дип саныйм. Әмма кичерә аламмы аны? Мин инде өлкән кеше. Ходай безне кичерергә өйрәтә. Онытырга сәләт биргән, онытылмас, әмма аз булса басыла. Минем өчен ул бәхетсез кеше. Кабәхәтлек эшләде. Әмма аның халәте дә коточкыч, иң бәхетсез кеше ул...

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG