Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бенджамин Баттонның серле язмышы (Загадочная история Бенджамина Баттона) — Фрэнсис Фицджеральд


Фрагмент из фильма "Загадочная история Бенджамина Баттона" Дэвида Финчера, 2008 год
Фрагмент из фильма "Загадочная история Бенджамина Баттона" Дэвида Финчера, 2008 год

Читаем мировую литературу на татарском! Предлагаем вашему вниманию рассказ Фрэнсиса Скотта Фицджеральда "Загадочная история Бенджамина Баттона" про человека, который рождается старым и молодеет с каждым днём. Аудио, перевод ключевых фраз и тест прилагается.

Бенджамин Баттонның серле язмышы
please wait

No media source currently available

0:00 0:13:54 0:00

1

Зур вакыйга буласы көнне мистер Роджер сәгать алтыда торды, галстугын бәйләде дә яңа тормышны каршы алырга дип, клиникага китте. Монда аның беренче баласы туарга тиеш иде.

Каршысына табиб Кин әфәнде чыкты. Мистер Роджер – Баттон фирмасының башлыгы – шундук аңа таба йөгерде.

– Кин әфәнде! – дип кычкырды ул. – Аһ, Кин әфәнде! Ничек? Тудымы? Хәле ничек? Малаймы? Юкмы? Нинди ул...

Табибның йөзе борчулы иде.

Диккатьле булыгыз! – дип җавап бирде ул кырыс итеп.

– Тудымы бала?

Табиб кашларын җыерды.

– Шулай дияргә була...дыр, – Кин әфәнде мистер Баттонга тагын сәер караш ташлады.

– Хатын ничек? Хәле әйбәтме?

– Әйе.

– Ә кем туды – кызмы, малаймы? – дип төпченде мистер Баттон.

– Калдырыгыз мине! – дип кычкырды Кин әфәнде. – Зинһар, үзегез хәл итегез. Коточкыч!

Соңгы сүзен ул Баттонның йөзенә төкергән сыман әйтте. Аннан тагын мырылдады:

– Бу хәл минем табиб буларак дәрәҗәмне арттырыр, дип уйламыйсыздыр бит?

– Нәрсә булды соң? – дип кычкырды мистер Баттон. Аның күзләрендә курку чагыла иде. – Өчәүме әллә?

– Өчәү булса иде! – дип җавап бирде табиб. – Үз күзләрегез белән барып карагыз. Һәм үзегезгә башка табиб табыгыз. Гаиләгезне кырык ел дәваладым. Тик хәзер юлларыбыз аерыла. Моннан соң үзегезне дә, токымыгызны да күрергә теләмим! Хушыгыз!

Табиб әлеге сүзләрне әйтте дә китеп югалды.

Шаккаткан мистер Баттон урамда калтырап басып калды. Нинди аңлата алмаслык бәхет төште соң аның башына? Клиникага керү теләге тәмам бетте. Әмма көчен җыеп, алга атлады.

Кабул итү бүлмәсендә шәфкать туташы утыра иде. Мистер Баттон оялып кына:

– Хәерле иртә! – диде. – Мин...мин мистер Баттон. Баламны күрергә телим.

Шәфкать туташының карашында курку чагылды. Ул көчкә:

– Рәхим итегез,– дип әйтте. Тавышы калтырый иде. – Өскә менегез.

Мистер Баттон икенче катка менде һәм палатага керде. Монда алтылап бишек бар иде.

– Әнә тегесе,– диде шәфкать туташы.

Мистер Баттон күрсәткән якка карады һәм менә ни күрде.

Каршында ак юрганга төренгән җитмеш яшьләрендәге карт утыра иде.

– Бу сезнең улыгыз,– диде шәфкать туташы, – шикләнмәгез.

Карт карлыккан тавыш белән:

– Син минем атаммы? – дип дәште. – Әгәр атам булсаң, алып кит мине тизрәк яисә уңайлы кәнәфи куярга куш.

Мистер Баттонның ачуы эченә сыймады.

– Алла хакы өчен, кайдан килгәнеңне әйт! Кем син? – дип кычкырды ул.

– Кайдан икәнемне әйтә алмыйм, чөнки күптән түгел тудым.

– Ялганлыйсың!

– Сез ялгышасыз,– диде шәфкать туташы. – Сезнең балагыз бу. Мөмкин кадәр тизрәк өйгә алып китегез аны.

– Я Ходам! Кешеләр ни әйтер,– дип, йөзен каплады мистер Баттон.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
зур вакыйга буласы көнне – в день, когда должно было случиться великое событие
беренче баласы туарга тиеш – должен родиться первый ребёнок
шундук аңа таба йөгерде – тут же побежал к нему
Диккатьле булыгыз! – Будьте тактичны!
кырыс – строго(-ий)
кашларын җыерды – нахмурил брови
тагын сәер караш ташлады – снова бросил странный взгляд
үзегез хәл итегез – решите сами
Коточкыч! – Ужасно!
йөзенә төкергән сыман – словно плюнул в лицо
мырылдады – пробубнил
табиб буларак дәрәҗәмне арттырыр – поднимет статус как врача
токым – род
калтырап басып калды – остался стоять, и его трясло
аңлата алмаслык – необъяснимое
Өскә менегез. – Поднимитесь.
юрганга төренгән – обернувшийся в одеяло
шикләнмәгезне сомневайтесь
карлыккан тавыш белән – хриплым голосом
яисә уңайлы кәнәфи куярга куш – или попроси поставить удобное кресло
ачуы эченә сыймады – злость выливалась наружу
мөмкин кадәр тизрәк как можно быстрее

2

Мистер Баттон картка кием алырга уйлады. Чыннан да, яңа туган баланы сыман төрендереп булмый бит аны.

– Хәерле иртә. Миңа балалар киеме кирәк, – диде мистер Баттон кибетчегә.

– Балагызга ничә яшь, әфәнде?

– Алты сәгать.

– Яңа туган балалар өчен әйберләр каршы кибеттә сатыла.

– Юк, бу миңа ярамас. Бала бик зур гәүдәле. Артык зур.​ Яшүсмерләр киемен кайдан алып була икән?

– Монда.

– Алайса... – Мистер Баттон шикләнде. Зур гәүдәле яшүсмер костюмын кигерсә, сакалын кистерсә, соры чәчләрен каштан төсенә буяса... шулай серен яшерә алырмы?

Мистер Баттон манекендагы костюмны сайлады. Кибетче моңа карышты, әмма ул сүзендә торды. Киемнәрне картка китерде.

Картка киемнәр ошамады, әмма ул хөрмәт белән:

– Ярар, әти, – диде, – син олырак, беләсеңдер.

"Әти" дигәндә мистер Баттон сискәнеп куйды.

Карт киенде. Бу киемнәрдән ул клоун сыман иде. Мистер Баттон кайчы алды да сакалын кисте. Әмма карт яңа туган балага алай охшамады. Сүрелгән күзләр, саргайган тешләр аның яшен күрсәтә иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
яңа туган баланы сыман – словно новорождённого ребёнка​
зур гәүдәле - крупный
Артык зур. – Слишком большой.
яшүсмерләр киемен – одежду подростков
серен яшерә алырмы(?) – сможет ли сохранить тайну(?)
карышты – воспротивился
ул сүзендә торды – он настоял на своём
сискәнеп куйды – сорогнулся
Сүрелгән күзләр, саргайган тешләр аның яшен күрсәтә иде. – Потухшие глаза, пожелтевшие зубы показывали его возраст.

3

Баттоннар улларының чәчен кисте һәм буяды, яхшылап кырындырды, бала киемен кидерде. Исемен Бенджамин Баттон дип куштылар. Баланы тәрбияләргә ялланган ханым беренче көнне үк качты.

Мистер Баттон улын сабый сыман карады. Башта җылы сөт эчәргә, аннан солы боткасын ашарга күнектерде. Бер көнне бәбиләр уенчыклары алып кайтты. Алар арасында поезд, нәни солдатлар, тагын әлә ниләр бар иде.

Җәмгыятькә Бенджаминны аның бабасы, ягъни мистер Баттонның әтисе дип тәкъдим иттеләр. Ә аның чын атасы моңа бик үпкәләде. Әмма тиздән алар икесе уртак тел тапты, сәгатьләр буе аралашты. Ни дисәң дә, бабай һәм оныкның яшь арасы зур түгел иде.

Бенджамин үзе дә карт булып туганына шакката иде. Медицина журналларында моңа аңлатма эзләде, тик җавап тапмады.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
чәчен кисте һәм буяды – постригли и покрасили​
...дип куштылар – назвали...
тәрбияләргә ялланган ханым – нанятая для воспитания женщина
сабый сыман карады – смотрел как на малыша
аннан солы боткасын ашарга күнектерде – затем уговорили кушать овсянку
җәмгыятькә тәкъдим иттеләр – представили обществу
уртак тел тапты(фразеол.) нашли общий язык
сәгатьләр буе аралашты – общались часами

4

Унике яшеннән егерме бер яшенә кадәр узган елларда Бенджамин Баттон шактый яшәрде. Хәзер ул бөкрәйми иде, чәчләре калынайды. Ул Йельск көллиятенә укырга керде. Бер көнне аны мистер Харт уку планын төзер өчен чакыртты. Ул беренче курс студенты – унсигез яшьлек егетне көткән иде. Ләкин каршысына Бенджамин керде. Әңгәмә озакка сузылмады. Мистер Харт алдында олы яшьтәге кеше басып тора иде.

– Оят түгелме сезгә? Шушы яшегездә алдалап укырга кергәнсез! – дип, аны куып чыгардылар.

– Миңа унсигез яшь,– дип аңлатып карады Бенджамин. Әмма аннан көлделәр генә.

Менә Бенджамин Баттонга егерме яшь тулды. Бу көнне ул әтисенең фирмасына эшкә керде. Шул ук елны әтисе аны кеше арасына чыгара башлады. Роджер Баттонга инде илле яшь иде. Ата белән ул хәзер бер-берсенә туры киләләр иде. Алар якынча бер яшьтә иделәр. Җәмгыятькә үзләрен абыйлы-энеле дип тәкъдим иттеләр.

Бер кичтә алар шәһәр читендәге утарга Шевлиннар гаиләсенә бардылар. Кичәдә гаҗәеп гүзәл бер туташ – мисс Монкриф та бар иде. Бенджамин аның белән танышырга ашыкты, биюгә чакырды. Тик чын яше турында әйтергә кыймады.

Әңгәмәдән Бенджамин мисс Монкриф Хильдегарданы олырак яшьтәге ир-атлар кызыксындырганын аңлады. Илле яшьтән дә гүзәлрәк яшь юк, дип уйлады Бенджамин.

Ярты елдан мисс Хильдегарда һәм Бенджамин никахлаштылар.

Бу Бенджаминның тууы турындагы гайбәтләрне яңартты. Чынлыкта Бенджамин Роджер Баттонның әтисе икән; кырык ел төрмәдә утырган энесе икән, дигән һәм башка төрле шундый сүзләр таралды. Өйләнешкән парны гына әлеге гайбәтләр һич борчымый иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
шактый яшәрде – достаточно помолодел​
бөкрәйми – не сутулится
чәчләре калынайды – волосы стали гуще
көллият – колледж
кеше арасына чыгара башлады – начали выпускать в свет
туры киләләр – подходят
якынча бер яшьтә – примерно одного возраста
абыйлы-энеле – братья
шәһәр читендәге утарга – в загородную усадьбу
гаҗәеп гүзәл бер туташ – удивительно красивая барышня
әйтергә кыймады – не осмелился сказать
никахлаштылар – обручились
тууы турындагы гайбәтләрне яңартты – освежило сплетни о рождении Бенджамина
төрмәдә утырган – сидевший в тюрьме

5

Бенджаминның өйләнгәненә унбиш ел булды. Хәзер ул әтисенең фирмасы белән үзе генә идарә итә иде. Бу аны бик баетты.

Унбиш ел эчендә Бенджамин үзе дә үзгәрде. Хәзер ул иртән җиңелрәк тора, эштән тиз арымый иде. Хәтта атасы да аны хөрмәт итә башлады.

Әмма шул ук вакытта бер тискәре үзгәреш турында да әйтергә кирәк: хәзер Бенджаминны хатыны кызыксындырмый иде. Бу вакытта аларның ундүрт яшьлек уллары Роско да бар иде инде. Мисс Хильдегардага утыз биш яшь тулды. Элек кичәләргә ул Бенджаминны чыгарган булса, инде хәзер үзен өйдән чыгару кыен иде.

Олыгайган хатыныннан качар өчен, Бенджамин үз теләге белән армиягә китте һәм подполковник званиесен алды. Каһарманлыгы өчен медаль белән бүләкләнде. Бу казанышлары уңаеннан туган шәһәрендә аны оркестр белән каршы алдылар. Шулай Бенджамин шәһәрнең иң хөрмәтле кешесенә әйләнде.

6

Өч эл эчендә Бенджамин тагын да яшәргән иде. Бу аны ләззәтләр эзләргә этәрде. Шәһәрнең барлык кичәләренә йөрде, яшь хатын кызлар белән аралашты ул. Аның хатынына карыйлар да:

– Кирәк бит, ә! Нинди яшь кеше шундый олы хатынга өйләнгән! – диләр иде.

Бу еллар дәвамында Бенджаминның улы Роско Һарвард университетын тәмамлады. Кайчак ата белән улны бутыйлар да иде. Бенджаминны бу сөендерде генә. Хәзер ул фирма эшләрен улына тапшыра һәм үз тормышын карый, рәхәтләнеп күңел ача ала иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
идарә итә – управляет​
баетты – обогатило
иртән җиңелрәк тора – по утрам встаёт легче
тискәре үзгәреш турында да әйтергә кирәк – надо сказать и об отрицательном изменении
хатыны кызыксындырмый – жена не интересует
олыгайган хатыныннан качар өчен – чтобы скрыться от постаревшей жены
бу казанышлары уңаеннан – в связи с этими успехами
каршы алдылар – встретили
ләззәтләр эзләргә этәрде – побудило искать наслаждения
бутыйлар – путают
үз тормышын карый – занимается своей жизнью
рәхәтләнеп күңел ача – с удовольствием развлекается

7

Яңа уку елында Һарвард университетына егерме яшьлек егет укырга керде. Чынлыкта аңа илле икәнен һәм кайчандыр монда улы укыганын ул беркемгә дә сөйләмәде.

Монда ул дан казанды. Футбол командасында иң яхшы уенчы иде. Әмма өченче курска аның осталыгы кимеде, тупны да сирәк кертә башлады. Соңгы курста ул тәмам уйный алмады. Шундый ябыкты, кечерәйде.

Дүрт елдан ул университет дипломы белән өйгә кайтты. Улы Роско инде өйләнгән иде. Гаиләсе турында гайбәтләр йөрүен теләмәде ул. Шуңа атасының кайтуына шатланды дип әйтеп булмый. Үзенә "абый" дип дәшүен сорады. Бенджаминның күзләренә шулчак беренче яшь килде.

Бенджамин ялгызы калды. Күршедәге унбиш яшьлек малайлар белән генә аралашты. Тиздән мәктәпкә укырга керү фикере туды. Монда ул үзен яхшырак хис итәр, дип уйлады. Әмма үзе бу мөмкинлектән файдаланмады Бенджамин.

Шул ук көннәрдә Росконың өенә повестка килде, отставкадагы подполковник Бенджамин Баттонны сугышка чакыралар иде. Бенджамин канатланып өйдән качып китте. Әмма аны куып өйгә кайтардылар. Бу вакыйгалар Бенджаминның тормышын бик авырайттылар. Гаиләсен ул кызыксындырмый иде, кеше янына чыгу рөхсәте булмады. Яшүсмер Бенджамин тәмам ялгызы калды.

8

Ун елдан Роско Баттонның беренче баласы туды. Ишегалдында уенчык солдатлар белән уйнап утырган пычрак малай аның бабасы икәнен беркем дә искә алмады.

Биш елдан Росконың улы кечкенә Бенджамин белән бергә уйныйлар иде. Роско аларны берьюлы балалар бакчасына илтте. Берничә елдан Росконың улы беренче сыйныфка керде, ә Бенджамин бакчада калды. Ул бәхетле иде. Кайвакыт кына олы малайлардан куркып елый иде. Бераздан ул тәрбичеләрнең сүзләрен дә аңламый башлады.

Аны бакчадан алдылар. Малайның кечкенә дөньясының үзәге хәзер тәрбияче Нана иде. Матур көндә алар паркка баралар иде. Нана зур соры сынга күрсәтә һәм: "Фил",– дип әйтә иде. Ә Бенджамин аның артыннан: "Фәл", "фәл", – дип кабатлый.

Кайвакыт Нана аңа караватта сикерергә рөхсәт итә. Бу бик күңелле шөгыль иде.

Бенджамин таяк белән урындыкларга каршы сугышып уйный иде. Ә Нана аңа кашыктан солы боткасы ашата иде.

Ул көллияттәге тормышын, гүзәл кызларның күңелен җилкендергән чагын, гаиләсе булганлыгын – берсен дә хәтерләми иде. Аның өчен уңайлы ак бишек кенә бар иде.

Ә аннары караңгылык килде: ак бишек, тонык йөзләр, җылы, баллы сөт исе – барысы да бөтенләйгә юк булды.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
осталыгы кимеде, тупны да сирәк кертә башлады – мастерство уменьшилось, стал меньше забивать
укырга керү фикере туды – возникла мысль пойти учиться
мөмкинлектән файдаланмады – не воспользовался возможностью
канатланып өйдән качып китте – окрылённым ушёл из дома
тормышын бик авырайттылар – очень усложнили жизнь
беркем дә искә алмады – никто не вспомнил
балалар бакчасына илтте – отвели в детский сад
соры сынга күрсәтә – показывает на серую скульптуру
рөхсәт итә – разрешает
кашыктан солы боткасы ашата – кормит овсянкой с ложкой
гүзәл кызларның күңелен җилкендергән чагын – время, когда окрылял души красивых женщин
ак бишек, тонык йөзләр – белая колыбель, смутные лица

***

А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Бенджамин Баттонның серле язмышы

Тест: Бенджамин Баттонның серле язмышы

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG