Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мартта Русия соңгы өч ел белән чагыштырганда иң күп күләмдә нефть саткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Халыкара энергетика агентлыгы белешмәләренчә, февральгә Русия нефте экспорты бер тәүлеккә сигез миллион мичкәгә кадәр җиткән. Бу бер ай эчендә нефть сатудан 13 миллиард доллар керем алырга мөмкинлек биргән. Әмма бу узган елның марты белән чагыштырганда, 43 процентка кимрәк.

Көнбатыш чикләүләренә карамастан, быел мартта Русия нефте экспорты соңгы өч ел эчендә иң югары күләмнәргә җиткән. Әмма аннан килгән керемнәр нык кимегән. Бу хакта Халыкара энергетика агентлыгы (ХЭА) айлык күзәтүендә хәбәр итте.

ХЭА белешмәләренчә, февральгә Русия нефте экспорты бер тәүлеккә сигез миллион мичкәгә кадәр җиткән. Бу бер ай эчендә нефть сатудан 13 миллиард доллар керем алырга мөмкинлек биргән. Әмма бу узган елның марты белән чагыштырганда 43 процентка кимрәк.

Агентлык аналитиклары 2023 ел ахырына дөньяда нефтькә ихтыяҗ тәүлегенә 102 миллион мичкәгә җитәчәк, дип саный.

Дөньядагы нефтькә ихтыяҗның 90 проценты Кытайга туры киләчәк, дип фаразлый Халыкара энергетика агентлыгы.

Апрель башында Руси мартта кабул ителгән, тәүлегенә ярты миллион мичкәгә кимрәк нефть чыгару карарын 2023 ел ахырына кадәр озайтты. Май аеннан Согуд Гарәбстаны да шул кадәр үк күләмгә киметергә булды.

ОПЕК+нең башка әгъзалары да нефть чыгаруны киметергә сүз бирде. Нәтиҗәдә тәүлегенә 1,5 миллион мичкәгә кимрәк нефть чыгарылачак.

Бу сәбәпләр аркасында 2023 елның икенче яртысында нефтькә кытлык барлыкка килергә һәм икътисади билгесезлек югары булган чорда аңа бәяләр артырга мөмкин, дип саный аналитиклар.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, нефтькә бәяләр нык артты. Мичкәсенә 130 долларга кадәр җиткән иде. Әмма быел март аенда дөнья банк кризисы ихтыяҗны киметер дигән сагаюлар аркасында, мичкәсенә 70 долларга кадәр арзанайды. Бу исә соңгы 15 айда иң арзан бәя булды, дип искәртә Reuters.
  • Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия Русия нефтенә бәя чикләве кертте. Хәзер кара алтынның бер мичкәсе 60 доллардан да кыйммәтрәккә сатылмаска тиеш. Әлеге бәяләр һәр ике ай саен каралачак, кирәк икән, тагын киметеләчәк диелде. Шулай ук йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган нефтькә дә эмбарго гамәлгә керде. Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.
  • Нефть эмбаргосы һәм бәя чикләүләре гамәлгә кергәннән соң, 2023 елның беренче ике аенда Urals нефтенең уртача бәясе 1,8 тапкыр (49,5 долларга кадәр) төште.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG