Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агентство": узган ел файдалы казылмалар сатудан Русия соңгы 27 ел эчендә иң күп акча эшләгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Былтыр Русия энергия чыганаклары сатудан 384 миллиард долларга якын акча эшләгән. Мондый зур керемнәрнең сәбәбе – узган елда нефтькә һәм газга бәяләрнең югары булуы, диелә. Әмма 2022 елгы күрсәткечләр быел да кабатланыр дип әйтү икеле: беренче ике айда Urals нефтенең бәясе 1,8 тапкырга төште.

2022 елда Русиянең минераль ягулык, нефть һәм нефть продуктлары экспорты 383,7 миллиард долларга җиткән. Бу Федераль таможня хезмәтенең тышкы сәүдә статистикасыннан күренә.

Росстат белешмәләренә ярашлы, акча ягыннан караганда Русиянең углеводородлар сатышы кимендә 1995 елдан башлап иң зур күләмнәргә җиткән, дип игътибар иткән "Агентство". Аннан да алдагы еллар өчен Росстат сайтында энергия чыганаклары сатышыннан килгән керемнәр турында белешмәләр юк.

Мондый зур керемнәрнең сәбәбе – узган елда нефтькә һәм газга бәяләрнең югары булуы, диелә.

Моңа кадәр Русия энергия чыганаклары экспортыннан 2013 елда гына шулай күп акча эшли алган, ул чакта 376 миллиард доллар керем килгән.

Әмма 2022 елгы күрсәткечләр быел да кабатланыр дип әйтү икеле. Нефть эмбаргосы һәм бәя чикләүләре гамәлгә кергәннән соң, 2023 елның беренче ике аенда Urals нефтенең уртача бәясе 1,8 тапкыр (49,5 долларга кадәр) төште.

Моннан тыш, мартта Русия нефть чыгаруны якынча биш процентка киметәчәк.

Газга килгәндә, Европа берлегендә газ алучыларын югалту һәм газга бәяләр төшү аркасында, төрле бәяләмәләргә күрә, "Газпром" быел экспорттан 26,5-40 миллиард долларын югалтачак.

Федераль таможня хезмәте Русия экспорты һәм импорты турындагы статистиканы Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң, һәм бу гамәл өчен Русиягә чикләүләр кертелгәннән соң, 2022 елның апреленнән чыгармый башлады.

Таможня хезмәте башлыгы вазифасындагы Владимир Булавин моны "дөрес булмаган бәяләмәяләрдән, спекуляцияләрдән" качу өчен кирәк дип аңлаткан иде.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң, АКШ һәм Британия Русиянең энергия чыганакларын сатып алудан баш тартты, Европа берлеге Русиянең диңгез аша килгән нефтен алуны тыйды, ә Русия газын Европага кудыру кимеде. Моннан тыш, көнбатыш илләре Русия нефтенә һәм нефть продуктларына бәя чикләүләре кертте.
  • Халыкара энергетика агентлыгы белешмәләренә күрә, 2023 елның гыйнварында Русиянең нефть һәм газ сатышыннан кереме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 38 процентка кимегән.
  • Әлеге үзгәрешләр Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән нефть тармагына да йогынты ясый. Азатлык сөйләшкән белгечләр республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлый.
  • Мәскәү дәүләт университеты профессоры Наталья Зубаревич Татарстан белән Башкортстанның бюджет керемнәре кимиячәк, дип белдерде.Аның сүзләренчә, 2023 елда төбәкләрнең иң элек табышка салымы азаер дип көтелә. Бу - Европаның Русия нефтенә санкцияләр кертүе белән бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG