Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада Русия паспортын мәсхәрәләгән өчен җинаять җәзасы кертергә тәкъдим итәләр


Архив фотосы
Архив фотосы

Депутатлар искәртүенчә, 2022 елның 24 февраленнән социаль челтәрләрдә Русия ватандашларының үз паспортларын яндыруы турында видеолар бик күбәйгән, бу тәкъдим шуның өчен кертелә. Канун бозучыны бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

Русия думасында яңа канун өлгесе әзерләгәннәр, ул Русия паспортын мәсхәрәләгән өчен җинаять җаваплылыгы бирүне күз уңында тота. Депутатлар тәкъдименнән күренгәнчә, канун бозучыны бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

Моны ЛДПР тәкъдим иткән, дип яза документ текстына сылтама белән "Новости" агентлыгы.

Үзгәрешләрне Җинаять кодексының 329 маддәсенә кертерләр дип фаразлана.

"Русия дәүләт туграсын, байрагын яки Русия ватандашының паспортын мәсхәрәләгән өчен бер елга кадәр ирекне чикләү җәзасы, яки бер елга кадәр мәҗбүри эш, яки 3-6 айга сак астына алу, яки бер елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирелә", диелә канун өлгесенең текстында.

Депутатлар искәртүенчә, 2022 елның 24 февраленнән социаль челтәрләрдә Русия ватандашларының үз паспортларын яндыруы турында видеолар бик күбәйгән, бу тәкъдим шуның өчен кертелә.

Хәзерге кануннарга ярашлы, махсус рәвештә паспортына зарар салган өчен Русия ватандашын административ җаваплылыкка тартып, 100-300 сум штраф кына бирә алалар.

  • Былтыр 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Сугыш башлангач, чит илгә күчкән русияләр арасында Русиянең Украинага һөҗүменә каршылык белдереп, паспортларын яндыручылар булды.
  • 25 февральдә Черногориянең Будва шәһәрендә урыс һәм беларус җәмгыятьләренең Украинадагы сугышка каршы митингы узды. Әлеге чарада тумышы белән Казаннан булган Дамир Зәйнуллин Русия паспортын яндырды. Русия паспортын яндыруны урыс халкына каршы протест түгел, ә режимга каршы протест диде ул Азатлыкка.
  • Паспорт яндыруның үзе өчен авыр карар булмавын да искәртте. "Киресенчә, бу минем катгый карарым иде. Минем бабам ГУЛАГта, совет концлагерендә үлгән, әбием дә ГУЛАГта булган. Моның минем һәм балаларым белән дә кабатлануын теләмим. Цивилизацияле дөнья Русияне коралсызландырырга, зарарсыз итәргә тиеш", ди Зәйнуллин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG