Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баламның ГУЛАГка керүен теләмим". Черногориядә Русия паспортын яндырган Казан кешесе фикерләре


Дамир Зәйнуллин Будва шәһәрендә
Дамир Зәйнуллин Будва шәһәрендә

Русиядән китеп Черногориядә сыену сораган IT белгече Азатлыкка Русия паспортын яндыруы, эмиграция, Татарстанның IT өлкәсе, деколонизация, сугыш турында үз фикерләрен белдерде.

25 февральдә Черногориянең Будва шәһәрендә урыс һәм беларус җәмгыятьләренең Украинадагы сугышка каршы митингы узды. Әлеге чарада тумышы белән Казаннан булган Дамир Зәйнуллин Русия паспортын яндырды. Зәйнуллин Черногориягә Мәскәүдән хатыны һәм ике баласы белән былтыр ноябрьдә килгән.

Дамир Зәйнуллин — Казаннан, 2006 елда Казан дәүләт техник университетын (КАИ) тәмамлаган. Кибериминлек белгече, үзен "этик хакер" дип атый. Хатыны белән ике бала тәрбиялиләр. Татар телендә сөйләшә, милләте белән яртылаш кына татар булса да, туган теле дип татар телен саный.


Паспортымны яндырып, урыс җәмгыяте, Русиядә яшәмәсә дә, Русиягә эшләүдән туктарга тиеш дигән хәбәр салырга теләдем, дип белдерде ул Азат Европа радиосына.

"Әлбәттә моны өйдә, берүзем генә дә эшли алыр идем, әмма бу хәбәремнең мөмкин кадәр күбрәк кешегә барып җитүен теләдем, чөнки илдән киткән меңләрчә русияле әле дә читтән торып Русия ширкәтләрендә – ә димәк Русия икътисадына эшләвен дәвам итә, ниндидер яңа әйбер кормый", ди Зәйнуллин.

Паспорт яндыруның үзе өчен авыр карар булмавын искәртә.

"Киресенчә, бу минем катгый карарым иде. Минем бабам ГУЛАГта, совет концлагерендә үлгән, әбием дә ГУЛАГта булган. Моның минем һәм балаларым белән дә кабатлануын теләмим. Цивилизацияле дөнья Русияне коралсызландырырга, зарарсыз итәргә тиеш", ди Зәйнуллин.
Ул хатыны һәм ике баласы белән Черногориядә сыену урыны сораган.

Русия паспортын яндыруны урыс халкына каршы протест түгел, ә режимга каршы протест ди.

Дамир Зәйнуллин Будвада 25 февраль көнне Русия паспортын яндырды
Дамир Зәйнуллин Будвада 25 февраль көнне Русия паспортын яндырды

ГАЛИМ ҺӘМ ЭТИК ХАКЕР

Дамир Зайнуллин – фән магистры, компьютер фәннәре, робот техникасы һәм кибериминлек өлкәсендә белгеч. Бөтен тормышының фәнни һәм тикшеренү эшчәнлегенә багышлануын әйтә.

"Балачакта "Киләчәккә кайту" ("Назад в будущее") фильмын карадым һәм андагы профессор-уйлап табучы кебек буласым килде. Хәзер исә, "аңа охшаш була алдым", дип әйтә алам, ди ул елмаеп.

Ул кибериминлек өлкәсендә дә тикшеренүләр үткәргән һәм бу өлкәдә Русия ширкәтендә эшләгән. Әлеге ширкәт электр станцияләре яки банклар кебек мөһим инфстраструктура җиһазларының иминлеген тикшереп карау белән шөгыльләнгән.

"Хәзерге вакытта бу ширкәткә Русия хөкүмәте һәм хәрбиләре белән бәйле булганга чикләүләр кертелде. Минем тикшеренүләремне начар максатларда кулланганнармы – анысын белмим", ди Зәйнуллин. Ул ширкәтнең исемен атарга теләми.

Шулай ук үзен этик хакер буларак тасвирлый.

"Гомерем буе этик хакер булдым, ягъни кануннарны ихтирам иттем. Русия ватандашы булган чагымда Русия канунарын хөрмәт итә идем, хәзер исә – халыкара кибериминлек һәм шәхси мәгълүматларны яклау өлкәсендәге кануннарны. Моны мәҗбүри әйбер дип саныйм", ди Дамир Зәйнуллин.

РУСИЯДӘН КИТҮ

Зәйнуллин Русия полициясе белән аралашу тәҗрибәсеннән соң, һәрнәрсәгә шикләнеп караучы кешегә әйләнүен сөйли.

2020 һәм 2021 елларда оппозиционер-сәясәтче Алексей Навальный такымы Русиядәге коррупцияне тикшергән чакта, ул аларга Казанда югары дәрәҗәле вазифаларда коррупция булуын дәлилләүче документлар җибәрмәкче булган.

"Әмма ниндидер "сәер кешеләр" моны белеп алды һәм мине полициягә чакырды. Җитди проблемнарым булды, син - җинаятьче, диделәр. Шуннан соң мөмкин кадәр тизрәк Русиядән китәргә булдык, әмма хатыным авырлы иде, паспортларыбыз да томаланган иде", дип сөйли Зәйнуллин.

Алар Русиядән 2022 елның ахырында гына китә алган.

Зәйнуллин гаиләсе хакында һәм Русиядә калган дуслары турында сөйләшергә теләми, үзе аркасында аларның да проблемнары булыр дип сагая. "Хәзерге хакимият күзлегеннән караганда, оппозицион карашларым - җинаять булып санала", ди ул.

Туганнары белән арлашып тора, ләкин сәясәт турында сөйләшмиләр.

ДЕКОЛОНИЗАЦИЯ ТУРЫНДА

Русия корылышы турында да еш уйлыйм, деколонизация идеяләрен күзәтәм ди ул. Аның фикеренчә, Русия урынына башка бер дәүләт оешырга, анда һәр халык үзбилгеләнү хокукына ия булырга тиеш. "Русиядә бик күп төрле милләтләр яши, ә ил урыслар исемен генә йөртә. АКШ, Британия берләшкән патшалыклары атамаларында бер генә халык алга чыгарылмый, чөнки аларда төрле милләтләр яши. Бу күзлектән караганда, Совет берлеге атамасы дөресрәк булгандыр, гәрчә мин СССР идеяләренә тулысынча каршы", ди ул.

Ул Черногориягә килгәнче берничә кечкенә ил узуын, аларның үз телләрен, үз мәдәниятләрен үстереп яшәвенә игътибар итүен сөйләде. "Грузияне алыйк. Ул кечкенә ил, үсештә, евроинтеграция юлында. Совет берлеге таркалганнан соң грузин теле алга киткән. Һәр милли республикада милли үзбилгеләнү булырга, тел, мәдәният үсәргә тиеш. Башка милләт кешесе биредә яшәргә тели икән, әлеге телне өйрәнергә, мәдәниятен хөрмәт итәргә тиеш. Безне болай да аңлыйлар дигән мөнәсәбәт булмасын иде", ди Зәйнуллин.

Ул Татарстан да евроинтеграция юлын уза алыр иде дип саный. "Әле бу авыр, ләкин деколонизация очрагында мөмкин булыр иде. Шул ук Грузия шушы юнәлештә бара, гәрчә Европадан ерак торса да", ди ул.

ЧИТ ИЛГӘ КИТҮЧЕЛӘР ҺӘМ КИРЕ КАЙТУЧЫЛАР ТУРЫНДА

Зәйнуллин хәзер черногор телен өйрәнә һәм башкаларга да кайсы да булса илгә бару белән ничек тә ул дәүләт телен өйрәнергә, мәдәниятен хөрмәт итәргә чакыра. Хәтта бу илдә урыс телендә сөйләшүчеләр күп булса да. Аның фикеренчә, нәкъ менә шушы шартны кабул итәргә теләмәүчеләр, урыс теленнән башка тел белмәүчеләрнең күпчелеге кире кайтып китә. Бу яктан татар-башкортларга җайлырак. Күбрәк тел белгән саен, чираттагысын өйрәнү җиңелрәк ди ул.

Дамир Зәйнуллин Русиядән килүчеләр "империячел карашларын" үз илләрендә калдырсыннар иде дип сөйли. "Күптән түгел шундый очрак булды. Бер кафеда телемне вата-җимерә черногор телендә кофе сорадым. Яныма бер хатын килеп, ни өчен син алар белән черногор телендә сөйләшәсең, алар бит урысча белә диде. Менә мондый кешеләр кире Русиягә кайтып китсә дә буладыр, без мондый карашлардан качып киттек, алар аны башка илләрдә дә таратмакчы", ди Зәйнуллин.

ТАТАРСТАНДА ИННОПОЛИС ҺӘМ IT-ПАРК ТУРЫНДА

Татарстанда IT ширкәтләр өчен аерым шәһәр төзелде, ә күптән түгел зур тантана белән Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк ачылды. Дамир Зәйнуллин алар нәтиҗәле эшли алмый дип саный. "Бу Татарстан яки Башкортстан кебек республикалар проблемы гына түгел, бу бөтен Русиягә хас проблем. Ни дә булса җитештерүнең үз эзлеклелеге бар. Кадак ясау мөмкинлеге булмый торып, ил очкыч җитештерә алмый. Ниндидер зур әйбер ясау өчен башта кечкенә әйберләр ясарга кирәк. Күпме генә иннополислар булмасын, бүгел Русиягә үзаллы ниндидер продукт җитештерү авыр. Тиздән техник проблемнар артачак кына. Гомер буена параллель импортта яшәп булмый", ди ул.

РУСИЯДӘ КИБЕРИМИНЛЕК ТУРЫНДА

Киберминилек белгече буларак, Дамир Зәйнуллин Русиядә шәхси мәгълүматны хөрмәт итү дигән нәрсә юк ди. "Сүз махсус хезмәтләргә теләсә нинди мәгълүматны бирү турында гына бармый. Монда хакер төркемнәре яхшы эшли. Атна-ун көн элек Сбербанктан шәхси мәгълүматлар таралуның өч җитди очрагы булды. Мәсәлән, "Сбер спасибо" мәгълүматлар базасын үз күзләрем белән күрдем. Бу хакта матбугатта сөйләмәделәр, медиа күтәргән очракта та Сбербанк кешеләре "мондый хәл булмады", йә "ул актуаль мәгълүмат түгел, иске база" диделәр. Менә шушы шәхси мәгълүматка карата хөрмәт булмаудан да киттем мин.


РУСИЯ СУГЫШЫ ТУРЫНДА

Русияләрнең Украинадагы сугышка "эчке" карашлары нинди һәм ни өчен бу коточкыч сугышка каршы киңкүләм каршылык юк, дигән сорауга Дамир Зәйнуллин моңа ике әйбер сәбәпче дип җавап бирә.

Аның сүзләренчә, беренчедән Русия сугыш машинасы яңа җирләр басып алу һәм үз йогынтысын җәелдерү өчен, корал гына түгел, коррупция һәм акчалар да куллана.

Русиядә Путинның сәясәте белән риза булмаучы фәкыйрь гаиләләр күп, әмма аларның ипотекасы бар, үзләре исә хезмәт хакына гына яши яки бюджет оешмаларда эшли, ди ул. Зәйнуллин моны үзенә күрә бер шантаж дип атый.

"Бу күренеш Икенче дөнья сугышы вакытында Германиядә булган хәлләргә охшаш. Ул чакта сугыш машинасына күп кеше җәлеп ителгән булган. Хәзер исә яңа сугыш машинасын күрәбез, ул бик көчле", ди ул.

КИЛӘЧӘК

Сыену урыны сораган кеше буларак, Зәйнуллин хәзерге вакытта эшләми, хатыны һәм ике баласы белән Будвада электән җыелып куелган акчаларына яшиләр. "Бу бик авыр. Мәсәлән, мин кофены кафеда сатып алмыйм, ә термоста йөртәм. Булдыралганча акчаны кысып тотарга тырышабыз", ди фән магистры.

Ул гаиләсе белән сыену урыны алу мөрәҗәгатенә якын айларда җавап бирерләр дип көтә, әмма мәсьәлә ничек хәл ителсә дә, рәхмәтле булачакбыз, ди. "Рөхсәт алсак, бу – безнең дөрес җирдә булуыбызны күрсәтәчәк. Кире каксалар – рәхмәтле булачакбыз һәм башка җиргә – Европага, АКШка, Африкага китәчәкбез, юлыбызны дәвам итәчәкбез", ди Зәйнуллин.

Ул балаларының – 14 яшьлек кызының һәм бер яшендәге улының киләчәген Русиядә күрми.

"Русиянең империячел машинасын тулысынча җимерү өчен илле еллап вакыт кирәк булачак. Шуңа күрә балаларымның башка урында яшәвен телим", ди Зәйнуллин.

  • Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматынча, 2023 ел башына Русиянең 16,5 меңләп ватандашы Черногориядә вакытлы яки даими яшәүгә рөхсәт алган.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG