Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Медуза”: ФСБ Aviasales мөштәриләре турындагы бөтен белешмәләрне алмакчы була


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Федераль иминлек хезмәте Роскомнадзордан Aviasales-ны “мәгълүмат таратуны оештыручы” дип тануны сораган, болай булганда ФСБ сервисның мөштәриләр турындагы белешмәләрен ала алачак.  

Русия федераль иминлек хезмәте очкычка билетлар эзләүдә ярдәм итүче Aviasales сервисы мөштәриләре турындагы бөтен белешмәләрне алырга тели, дип яза "Медуза". Басма Роскомнадзор һәм ФСБның алышкан хатларын өйрәнгән – күптән түгел хакерлар Баш радиоешлык үзәгенең ("ГРЧЦ") эчке челтәрен җимергән иде.

Федераль иминлек хезмәте Роскомнадзордан Aviasales-ны "мәгълүмат таратуны оештыручы" дип тануны сораган, болай булганда ФСБ сервисның мөштәриләр турындагы белешмәләрен ала алачак.

Әлегә сервиска яңа статус бирелмәгән, әмма башка ширкәтләргә карата моңа охшаш мөрәҗәгатьләр булганда, Роскомнадзор үтенечне канәгатьләндереп килгән, дип искәртә басма.

  • 2022 елның ноябрендә Беларусның "Киберпартизаны" хакерлар төркеме Роскомнадзорның контроль-күзәтү эшчәнлеге алып бара торган бүлекчәсе – Баш радиоешлык үзәгенең ("ГРЧЦ") эчке челтәрен җимерүен игълан итте. Хакерлар ГРЧЦ хезмәткәрләрнең ике терабайттан артык документ-хатларын алуын белдерде, бу архивны алар журналистлар белән бүлеште.
  • Баш радиоешлык үзәге әллә ни билгеле оешма түгел, әмма ул дәүләткә русияләрне интернетта күзәтеп торуда мөһим роль уйный, дип нәтиҗә ясаган журналистлар. Әйтик ГРЧЦ бәйсез медиаларны томаларга булыша, булачак "ят агент"лар өстеннән әләк яза, "Яндекс"та сугыш турында соралган мәгълүматларны цензура аша үткәрә, Владимир Путинның сәламәтлеге турында, протест чаралары, гаскәр турында "фейклар" белән бәйле хәбәрләр эзли, ди алар.
  • Декабрь ахырында Русия думасы такси хезмәтен сәфәрләр турында мәгълүматларны полициягә тапшырырга мәҗбүр итүче канун кабул иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG