Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Русиядә "Үлемсез полк" йөреше булмаячак


2022 елда узган "Үлемсез полк" йөреше
2022 елда узган "Үлемсез полк" йөреше

Элегрәк Белгород һәм Курски өлкәләрендә, шулай ук аннексияләнгән Кырымда Җиңү парадлары узмаячагы билгеле булды. Шул ук вакытта, Русиянең Украинада сугыш алып баруына карамастан, быел Казанда Җиңү парады үтәр дип ниятләнә.

Быел Русиядә 9 май көнне уза торган "Үлемсез полк" йөреше булмаячак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итте.

Хәрәкәтнең матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, оештыручылар "бер урам һәм бер мәйдан форматыннан китеп", русияләргә каһарманнарның истәлеген "көн буе" хөрмәтләүне тәкъдим итәргә булган.

Элегрәк Белгород һәм Курски өлкәләрендә, шулай ук аннексияләнгән Кырымда Җиңү парадлары узмаячагы билгеле булды. Бу иминлекне күз уңында тотып эшләнә. Украина белән чиктәш төбәкләр – Курски, Белгород һәм Брянски өлкәләре даими рәвештә атышлар турында хәбәр итә. Русия хакимиятләре һөҗүмнәр Украина ягыннан ясала дип ышандыра. Бу хәбәрләргә Киев фикерен белдерми.

Мәскәүнең Кызыл мәйданында төп парад узар дип көтелә.

Русиянең Украинада сугыш алып баруына карамастан, Җиңү парады быел Казанда да үтәр дип ниятләнелә. Бу хакта "Коммерсантъ"ка мэрия матбугат хезмәте җитәкчесе Владимир Казанцев әйтте. Ул парадка әзерләнү бара диде.

  • "Үлемсез полк"ны 2012 елда Томски журналистлары уйлап тапкан иде. Икенче дөнья сугышында һәлак булучылар истәлегенә үткәрелгән чарада әлеге сугышта катнашканнарның фотоларын тотып күмәк йөреш уздырдылар. 2020 һәм 2021 елларда коронавирус пандемиясе сәбәпле, әлеге чара онлайн үтте. "Үлемсез полк" катнашучыларына, коронавирус чикләүләре аркасында, тере йөреш урынына сугышта катнашкан туганнарының фотоларын махсус сайтка йөкләргә тәкъдим иттеләр. Анда Адольф Һитлерны һәм башка нацист җинаятьчеләрен кертергә тырышкан кулланучыларга карата нацизмны реабилитацияләү турында берничә дистә эш кузгатылды.
  • Былтыр исә "Үлемсез полк" традицион форматта уздырылган иде.
  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң, "Үлемсез полк"ны уйлап тапкан журналистлар сугышка каршы чыкты һәм әлеге чарадан читләште. "Кызганычка каршы, без "Үлемсез полк"ның беренчел мәгънәсен үзгәртүче күренешләр һәм вакыйгаларның артуын күрәбез. Әлбәттә, һәр кешенең мөстәкыйль рәвештә 9 майда кемне һәм ничек искә алырга икәнен хәл итәргә хакы бар. Әмма без үзебезне хәзерге вакытта урам сафларындагы хәлләр белән бәйләргә мөмкин дип санамыйбыз ", дип белдерделәр акция булдыручылар.
  • Былтыр Русия президенты Владимир Путин, алдан көтелгәнчә, 9 май Җиңү көнен Украинага каршы сугышны аклар өчен кулланырга тырышты. Әмма белгечләр фикеренчә, ата-бабаларның җиңүләрен гомер буе үзеңнеке итеп күрсәтү инде барып чыкмый. Украина фронтындагы уңышсызлыклар җәмгыятьнең хакимияткә карата лояльлеген киметә.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG