Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар мәхкәмәсе "Сахыйх әл-Бохари" җыентыгын тыю карарын үз көченнән чыгарды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзер бу эшне яңадан Татарстанның Лаеш районы мәхкәмәсе карарга тиеш булачак.

Самардагы алтынчы кассация мәхкәмәсе моңа кадәр Татарстан мәхкәмәләре тарафыннан тыелган "Сахыйх әл-Бохари" җыентыгын экстремистик исемлектән чыгару карарын кабул итте. Бу хакта Адвокатлар милли берләшмәсе әгъзасы, юрист Марат Ашимов Азатлыкка хәбәр итте.

"Сахыйх әл-Бохари" җыентыгыннан тыш, мәхкәмә урыс теленә тәрҗемә ителгән ике ислам китабы — "Бүлүк әл-Мәрам" һәм "Изге Коръән тәфсире"нең беренче томын тыю карарын да үз көченнән чыгарган. Хәзер өч китап та Русиянең экстремистик хезмәтләр исемлегеннән алынырга тиеш. Самар мәхкәмәсе әлеге эшне кире Татарстан мәхкәмәләренә кайтарды.

"Мәхкәмә әлеге хезмәтләрне яңадан карарга кушты. Бу ярты эш кенә, ләкин Лаеш (район мәхкәмәсе) өчен мөһим бер билге булып тора", диде ул.

Татарстан мәхкәмәләре бу ислам китапларын яңадан тыя аламы, дигән сорауга ул:

"Мөмкин, ләкин без көрәшәчәкбез", диде.

2021 ел ахырында Татарстанның Лаеш мәхкәмәсе "Сахыйх әл-Бохари" җыентыгын – Мөхәммәт пәйгамбәр турындагы хәдисләр тәрҗемәсен экстремист дип тапкан һәм тыйган иде. Узган елның 5 июлендә Татарстан Югары мәхкәмәсе бу карарны хуплады. Әлеге китаплар 2017 елны Казан һава аланында Руслан Хәйретдиновтан алынган иде. Алар шикле әдәбият дип экспертизага җибәрелде. Идел буе районы транспорт прокуратурасы бу басмаларны тыюны таләп итеп шикаять бирде.

Шуннан соң Русия юстиция министрлыгы "Сахыйх әл-Бохари"ны экстремистик материалларның федераль исемлегенә кертте. Исемлеккә 2007 елгы Умма нәшрияты чыгарган Имам Әбү әл-Аббас Әхмәт бин Абд әл Латыйф аз-Зубайди төзегән, Абдулла Нирша тәрҗемә иткән урыс телендәге 5нче төзәтелгән басма кертелгән диелде.

Элегрәк адвокат Марат Ашимов ислам әдәбияты тыелуда халыкның битараф булуы гаепле дип сөйләде. Аның сүзләренчә, мөселманнарның, дин вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләренең тик торуы шундый хәлләргә китерә.

"Әл-Бохари" хезмәтен тыю мөселман җәмәгатьчелегендә бәхәсләр уятты. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин монда мәхкәмәләр түгел, дини әдәбиятка экспертиза ясаучы тиешле әзерлеге булмаган белгечләр гаепле дип әйтте. Мөфти Русиякүләм дини белгечләр оешмасы булдырырга тәкъдим итте.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Камил Сәмигуллин тәкъдиме Ислам әдәбиятын тыюны камилләштерергә юл ача дип белдерде.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Татарстан мәхкәмәләре карарын хөкем итеп чыкты һәм бу шау-шу тудырды. Ул шул вакытта вазифадан китәргә җыенуын да әйтте, кайбер мөселманнар моны ислам китапларын тыюга канәгатьсезлек белдерү сәбәпле китә дип кабул итте. Китапны Лаеш мәхкәмәсе тыю сәбәпле, Татарстан мөселманнар тарафыннан тәнкыйть утына тотылды, басманы яклап чыккан Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка рәхмәт сүзләре әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG