Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие хәдисләр җыентыгын тыюга фикер белдерде


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин

Ул "Сахыйх әл-Бохари" җыентыгын экстремист дип тыюларына мәхкәмәләр түгел, дини әдәбиятка экспертиза ясаучы тиешле әзерлеге булмаган белгечләр гаепле дигән фикердә. Мөфти Русиякүләм дини белгечләр оешмасы булдырырга тәкъдим итә. "Азат Идел-Урал" исә, бу - Ислам әдәбиятын тыюны камилләштерәчәк ди.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин "дини әдәбиятны бастырганчы тикшерү өчен Русиякүләм дини белгечләр оешмасы кирәк" дип белдерде. Бу хакта Татарстан мөфтинең Telegram-да чыккан язмасына сылтама белән мөселманнарының диния нәзарәте хәбәр итә.

Алданрак Татарстанның Лаеш мәхкәмәсе "Сахыйх әл-Бохари" җыентыгын – Мөхәммәт пәйгамбәр турындагы хәдисләр тәрҗемәсен экстремист дип тапкан һәм тыйган иде.

"Проблемның төбендә мәхкәмәләрнең гаделсез карарлары" ятмый, Русиядә дини әдәбиятка экспертизаны тиешле әзерлеге булмаган белгечләр ясый, дип саный мөфти.

"Китап басылып чыкканчыга кадәр аңа дини экспертиза үткәрү көн кадагында торган күп сорауларны хәл итә алыр иде. Бүген дини әдәбиятны тикшерү өчен Русиякүләм дини белгечләр оешмасы юк", дип белдергән ул.

Мөфтинең әлеге белдерүенә "Азат Идел-Урал" хәрәкәте үзенең Telegram-каналында фикер белдерде. "Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин "Сахих әл-Бохари"ны экстремист дип таныган хөкемдарларны эштән читләштерүне, мәхкәмәдән хөкем карарын яңадан каравын сорамый. Ул "дини әдәбиятны бастырганчы тикшерү өчен Русиякүләм дини экспертлар оешмасы кирәк" ди", дип искәртә хәрәкәт әгъзалары. Алар моны Ислам әдәбиятын тыюны камилләштерергә тәкъдим итү дип саный.

Август ахырында Русия юстиция министрлыгы "Сахыйх әл-Бохари"ны экстремистик материалларның федераль исемлегенә кертте. Исемлеккә 2007 елгы Умма нәшрияты чыгарган Имам Әбү әл-Аббас Әхмәт бин Абд әл Латыйф аз-Зубайди төзегән, Абдулла Нирша тәрҗемә иткән урыс телендәге 5нче төзәтелгән басма кертелгән диелде.

Элегрәк адвокат Марат Ашимов ислам әдәбияты тыелуда халыкның битараф булуы гаепле дип сөйләде. Аның сүзләренчә, мөселманнарның, дин вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләренең тик торуы шундый хәлләргә китерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG