Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краснодарда гаскәрдә хезмәт итү турындагы реклам кәгазен чүп савытына ташлаган иргә 40 мең сум штраф салганнар


Уфада контракт хезмәтенә чакыру чатыры
Уфада контракт хезмәтенә чакыру чатыры

Ир сәүдә үзәге яныннан үтеп барган булган, биредә бер хатын-кыз Русия кораллы көчләрендә хезмәт итү турында реклам кәгазьләре таратып торган. Ир кәгазьне алган, караган һәм якындагы чүп савытына ташлаган. Моны полиция хезмәткәрләре күреп алган диелә. 

Краснодарда яшәүче ирне контракт нигезендә хезмәт итү турындагы реклам язылган кәгазьне ыргытуы өчен гаскәрне "дискредитацияләү"дә гаепле дип тапканнар һәм 40 мең сум штраф салганнар. Административ хокук бозу турындагы беркетмәне Twitter-да "Лентач" чыгарды.

Ир "Окей, Краснодар!" берләшмәсенә булган хәлләрне сөйләгән. Ул сәүдә үзәге яныннан үтеп барган булган, биредә бер хатын-кыз Русия кораллы көчләрендә хезмәт итү турында реклам кәгазьләре таратып торган. Ир кәгазьне алган, караган һәм якындагы чүп савытына ташлаган.

Шуннан соң аңа ике полиция хезмәткәре эндәшкән, алар иргә гаскәрне "кимсетү" турында беркетмә төзегән, чөнки реклам кәгазендә Русия дәүләт символы һәм Русия хәрбиенең фотосы булган.

  • 1 апрельдән Русия гаскәре өчен контрактчылар туплый башлый, моның өчен саклану министрлыгы төбәкләргә бу хактагы документлар ничә кеше белән имзаланырга тиеш булуын язып күрсәтмәләр җибәргән. Берничә төбәк медиасы контрактчыларның гомуми санын чыгарды, саклану министрлыгы ниятләвенчә, гаскәрне 400 мең кешегә тулыландырырга кирәк.
  • Бу эшнең төп өлеше хәрби комиссариатлар җилкәсенә төшәчәк, ә план үтәлеше өчен ахырдан губернаторлар җавап бирәчәк. Саклану министрлыгы ниятләвенчә, әйтик, Чиләбе һәм Свердау өлкәләрендә хәрби килешүне – 10 мең, Пермь краенда исә – 9 мең кеше имзаларга тиеш.
  • "Вёрстка" басмасы язуынча, хәрби комиссариатлар Русия гаскәренең кытлык туган хәрби белгечләре санын тулыландырырга тырыша, хәзерге вакытта бу – ныгытылган хәрби машина йөртүчеләр һәм ариллеристлар.
  • 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • "Медиазона" исәпләүләренә күрә, 2022 елның мартыннан башлап Русия мәхкәмәләренә Русия гаскәрен "дискредитацияләү" (Административ кодексның 20.3.3 маддәсе) турында 6003 беркетмә кергән, аларның 6001е - район мәхкәмәләрендә, икесе – хәрби мәхкәмәләрдә каралган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG