Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яз җитүгә Казанны чүп баса


Казанның Киров районы
Казанның Киров районы

Кышын Казан кар астында калса, соңгы елларда язын "чүп коллапсы" дигән проблем барлыкка килде. Быелның 15 мартыннан 18 апреленә кадәр чүпне вакытында чыгармау турында "Халык контроле" порталына татарстаннардан 349 шикаять килгән.

Казан шәһәрендә шикаятьләр саны бер елда 5 тапкырга үскән. Шул ук вакытта чүп чыгару өчен түләүләр даими арта, ә моның өчен җаваплы региональ оператор, коры яфрак, ботакларны без чыгарырга тиеш түгел, дип белдерә.

19 апрельдә Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитетында коммуналь калдыкларга багышланган утырышта республикадагы чүп проблемын хәл итәргә алындылар.

Казанның Әмәт тавы бистәсе
Казанның Әмәт тавы бистәсе

15 март белән 18 апрель арасында "Халык контроле" порталына татарстаннардан 349 шикаять килгән. Узган елның шушы ук вакыт аралыгында андый зарлар 86 гына булган. Быелгы шикаятьләрнең 165е — Казаннан. Узган ел исә Казаннан 30 гына шикаять булган.

Республика буенча караганда, башкаладан кала, иң күп зар — Казан тирәсендә урнашкан Биектау (39), Питрәч (36), Лаеш (33), Яшел Үзән (22) районнарыннан. Бу хакта Татарстанда кеше хокуклары вәкиллеге аппаратының "Халык контроле" кулланучылары белән элемтә бүлеге консультанты Нияз Муллагалиев хәбәр итте.

Казанның Әмәт тавы бистәсе
Казанның Әмәт тавы бистәсе

Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитетының бүлеге вәкилләре Лаеш районына чыгып, андагы чүплекләрне һәм контейнерлар торышын тикшергән. Алар вазгыятьне "аһ итәрлек" дип бәяләп кайткан.

Контейнерлар тулы булгач, кешеләр чүпне янәшәгә куя, ә региональ оператор контейнерны гына бушатып китә, янәшә яткан чүпне алмый

"Без Лаеш районына чыгып 22 чүп контейнерын йөреп чыктык. Андагы чисталык чүпне ешрак чыгару аркасында түгел, ә авыл җирлеге башлыгы яки инициатив халык тарафыннан гына тәэмин ителә. Кешеләр көрәк-себерке тотып, үзләре чүпне контейнерга тыгызлап тутыралар. Вазгыять аһ итәрлек. Мин Казан читендәге Лаеш һәм Питрәч районнарын контрольгә алуларын сорыйм. Чүп кырларга оча. Контейнерлар тулы булгач, кешеләр чүпне янәшәгә куя, ә региональ оператор контейнерны гына бушатып китә, янәшә яткан чүпне алмый", диде Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитетының бүлеге вәкиле Лариса Хәбибуллина.

Чүп чыгару өчен җаваплы булган "ПЖКХ" идарә компаниясенең коммерция мөдире Алексей Анисимов халыкның җир җыештырып туплаган табигый чүбе өчен җаваплы булмауларын, аны алар җыештырырга тиеш түгеллеген белдерде.

— Яз башында яфрак һәм коры ботак белән контейнерлары шыплап тулган районнар белән нишләргә? Аны "ПЖКХ" чыгарырга тиешме? Без каты калдыкларны гына чыгарабыз, — диде Анисимов. Ул Казандагы шәхси йортларга 62 контейнер җитмәвен, булганнарының 2-3 сәгать эчендә яңадан тулуы турында әйтте.

Казанның Авиатөзелеш районы
Казанның Авиатөзелеш районы

"ПЖКХ" оешмасының сервис мөдире Александр Благосклонный чүп тулы контейнер янына килгән машиналарның да кайчакта чүпне алмый китүен анда табигый чүп тутырылган булуы белән аңлатты.

— Чүп җыючы машиналар килә, ләкин берни алмый китә дигән сүз әйтелде. Бу чүплектә каты калдыклар түгел, ә табигый чүп булганга күрә шулай эшләнә, — диде Благосклонный.

Әлмәт һәм Бөгелмә районы халкы "Гринта" региональ операторы эшчәнлегеннән канәгать түгел. Алар да машинаның килеп, буш китүеннән, чүпнең контейнерларда утырып калуыннан зарлана.

Казанның Әмәт тавы бистәсе
Казанның Әмәт тавы бистәсе

Шул ук вакытта чүп чыгару өчен җаваплы булган региональ операторлар соравы белән быелның гыйнварыннан бирле каты калдыкларны чыгару өчен халыкка өстәмә түләүләр билгеләнә башлады. Шәхси хуҗалыкларда пропискада булмаган, әмма яшәве ачыкланган затларга яки моңарчы чүп ташучы региональ оператор белән килешү төземәгәннәргә соңгы өч ел өчен түләү кәгазьләре җибәрелде. Шушы бурычлар аркасында, кайбер урыннарда чүп өчен түләүләр коммуналь түләүләрдән дә югарырак килеп чыга икән.

Гыйнварда Лаеш, Кукмара, Казандагы хуҗалыкларга өстәмә түләүләр язылып, барысы 64 миллион сум җыелган. Зәй районында да 57 миллион сумлык өстәмә түләү туплаганнар. Алга таба тагын 6 районнан өстәмә 155 миллион сум җыярга ниятлиләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG