25-28 апрельдә АКШта VI "Пост-Русия ирекле халыклары форумы" узачак. Дүрт көнлек чара АКШның өч шәһәрендә – Вашингтонда, Филадельфиядә һәм Нью-Йоркта үтәчәк. Чараның тулы програмы VI "Пост-Русия ирекле халыклары форумы"ның Telegram-каналында чыкты.
Анда Татар иҗтимагый үзәге Фәрит Зәкиев, Украинаның элекке тышкы эшләр министры Павло Климкин, Литва тикшеренүчесе Андрюс Алманис, Европарламент депутаты Анна Фотыга, Украина Югары Радасы депутаты Олег Дунда һәм башкалар чыгыш ясар дип көтелә.
Пост-Русия азат халыклары форумының беренче утырышы былтыр май аенда Варшауда узды. Анда Башкорт халкы милләте исеменнән – башкорт милли сәяси үзәге җитәкчесе Руслан Габбасов, ә татарлардан – "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре Нәфис һәм Рәфис Кашаповлар чыгыш ясады. Алар Мәскәүнең милли халыкларны урыслаштыру сәясәте алып баруын, Татарстанга Украинадан үрнәк алырга кирәклеген искәртте.
Икенче очрашу былтыр июль аенда Прагада үтте. Анда Русияне яңадан кору һәм структур яктан трансформацияләү, колонияләштерүдән арындыру һәм бу гамәлләрнең дөнья корылышына йогынтысы турында фикер алышулар булды.
Өченче форум 24 сентябрьдә Польшаның Гдански шәһәрендә ачылды. Дүртенчесе 7-11 декабрьдә Швециянең Һелсингборгында үтте.
Быел 31 гыйнварда Брүсселдә, Европарламент бинасында бишенче утырыш узды.
- Быел март аенда Русия баш прокуратурасы Пост-Русия азат халыклары форумын "теләнмәгән оешма" дип тапты.
- Баш прокуратура фикеренчә, Форумның эшчәнлеге "Русия Федерациясе конституцион корылышы нигезләренә һәм иминлегенә куркыныч тудыра", ә аның утырышларында "этнофетнәчел хәрәкәтләр лидерлары һәм чит ил спикерлары чыгыш ясый, аларда Русиягә каршы рух нык чагыла".
- Форум сайтында әйтелгәнчә, хәрәкәтнең төп бурычы - "Русияне структур яктан үзгәртү һәм төзәтү". Аның әгъзалары "Путиннан соңгы бәйсез дәүләтләрнең күчеш хакимиятләрен һәм хөкүмәтләрен булдыру алымнарын карый".
- Русия Украинага һөҗүм иткәннән бирле, Русия Федерациясенә кергән республикалар һәм өлкәләр — аннан аерылып чыгып — үзләренең мөстәкыйль, бәйсез дәүләтләрен булдырырга яки торгызырга тиеш дигән фикерләр ишетелә башлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум