Танылган сугыш җырлары авторларының Көнбатышта яшәүче варислары аларны Русиядә башкаруны тыйган. Бу хакта медиага сылтама белән үзенең Telegram-каналында аннексияләнгән Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов хәбәр итте. Элегрәк бу турыда Regnum агентлыгы язган иде.
Әйтик танылган шагыйрь, Икенче дөнья сугышында катнашкан Евгений Долматовскийның варисы Русиядә "Берлинга юл" ("Дорога на Берлин") җырын башкаруны тыйган.
Шулай ук Русиядә композитор Модест Табачниковның шагыйрь Илья Френкель сүзләренә язылган "Әйдә тартып җибәрик" ("Давай закурим") җыры, Давид Самойловның "Без сугышта булганда" ("Когда мы были на войне") композициясен башкару ярамый.
"Әлбәттә, бу – беренче чиратта хурлык һәм туганнарыңны, алар гомерен, талантын багышлаган илгә хыянәт итү", дигән бу уңайдан Аксенов. Ул сугыш еллары җырларының милли хәзинәгә әверелүен искәрткән һәм билгеле бер канун акты белән аларга бу статусны бирергә тәкъдим иткән.
- Былтыр 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
- Украинага һөҗүмне дөньяның күпчелек илләре һәм анда яшәүчеләр хөкем итеп чыкты.
- Сугыш башлангач, чит илгә күчкән русияләр арасында Русиянең Украинага һөҗүменә каршылык белдереп паспортын яндыручылар да бар.
- 25 февральдә Черногориянең Будва шәһәрендә урыс һәм беларус җәмгыятьләренең Украинадагы сугышка каршы митингы узды. Әлеге чарада тумышы белән Казаннан булган Дамир Зәйнуллин Русия паспортын яндырды. Русия паспортын яндыруны урыс халкына каршы протест түгел, ә режимга каршы протест диде ул Азатлыкка.
- Паспорт яндыруның үзе өчен авыр карар булмавын да искәртте. "Киресенчә, бу минем катгый карарым иде. Минем бабам ГУЛАГта, совет концлагерендә үлгән, әбием дә ГУЛАГта булган. Моның минем һәм балаларым белән дә кабатлануын теләмим. Цивилизацияле дөнья Русияне коралсызландырырга, зарарсыз итәргә тиеш", ди Зәйнуллин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум