Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-башкорт әбиләре Instagramда популярлык казана


TikTokтагы "Татар авыллары" аккаунтыннан
TikTokтагы "Татар авыллары" аккаунтыннан

Instagram һәм TikTok социаль челтәрләре гадәттә яшьләр арасында популяр санала: әлеге платформалар яшүсмерләрнең яңа трендларга ияреп төшергән вайннарны, төрле челленджларны күрсәтү өчен уңайлы һәм кулай. Меңнәрчә язылучы җыйган блогерларның күбесе — яшүсмерләр, яшьләр һәм урта буын. Шулай да, видеоконтентны кичәге мәктәп укучылары гына төшерми. Соңгы вакытта 70 яшьтән өлкәнрәк блогерлар да популярлаша башлады.

Миллениаллар буынының да шактый зур төркеме (сүз 1981-1996 елларда туган кешеләр турында бара) социаль челтәрләрдәге яңа трендларга җитешмибез дип зарланып утырганда, кайбер әби-бабайлар, оныклары һәм оныкчыкларына язылучыларның мәхәббәтен казанып, дигитал мәйданнарны уңышлы гына үзләштереп килә. Күп очракта блог булдыруга өлкәннәрне оныклары яки башка туганнары илһамландыра: алар өлкәннәргә TikTok аша видеолар күрсәтә, шуңа охшашны төшерергә һәм интернетка чыгарырга тәкъдим итә.

Башлаган вакытта "әби-бабай" категориясенә кергән кулланучылар социаль челтәрләр аша яңа кешеләр белән таныша — бу аларга кызыклы булып тоела. Ә инде төшергән видеоларына карата уңай реакция килә башлагач, өлкәннәр рухланып китә, тагы да күбрәк контент "җитештерә" башлый. Сүз уңаеннан, Русиядә 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең яртысы интернетны файдалана — бу 2020 елдагы күрсәткеч.

Төрки телләрдә сөйләшеп социаль челтәрләрдә танылып килүче Instagram әбиләре — кемнәр? Азатлык шуларны барлады. Бу кешеләр туган телләрендә сөйләшүче аудиториянең, шул исәптән башка төрки милләт вәкилләренең дә йөрәген яулап кына калмый — алар төрки булмаган телләрдә сөйләшкән кешеләр арасында да танылып килә.

КАРАЧАЙ-ЧИРКӘС

Оныгы белән карачай телендә аралашучы Баблина әби видеолары башта ул яшәгән Карачай-Чиркәс республикасында һәм Кавказда гына танылса, Instagram челтәре халыкара рекомендация алгоритмнарына эләккәч, чит илләрдән дә лайклар җыя башлады. Пандемия вакытында әбисенең күңелен ачу өчен генә төшерелә башланган видеолар хәзер дистәләрчә миллион караулар җыя. Баблина белән оныгы Асланның TikTokта хәзер — 3,5 миллионнан артык, Instagramда 300 меңнән артык язылучысы бар.

КАЗАКЪСТАН

Оныгының Instagramында рэп укучы 78 яшьлек казакъ әбисе Мәрьям Амраева биш ел элек социаль челтәрләр һәм мәгълүмат чараларының йолдызына әверелгән иде. Instagramда шушы роликны 200 меңгә якын кеше караган.

ТӨРКИЯ

Төркиянең дә үз Instagram феномены бар: матбугат яратып "Нәҗла абла", "Нәҗла тәйзи" дип атаган кулланучының эчкерсез фотоларын 36 мең кеше күзәтә. Матур тормыш күренешләре, хисләндергеч видеолар белән җәлеп итәргә тырышучы блогерлардан аермалы буларак, әлеге кулланучы без гади тормышта күреп күнеккән көнкүреш фотоларын чыгарып бара: лифт төймәләре яки ашалган алма фотолары меңнәрчә лайк җыя.

ТАТАР ӘБИЛӘРЕ

"Ак барс" хоккей такымының үз әбие — тугрылыклы җанатары бар. Гөлфизия әбине такымның рәсми Instagram-аккаунтында да күрергә була. "Ак барс" әбиенең бу челтәрдә үз бите дә бар — ул анда клубның чит шәһәрләрдәге уеннарына сәфәрләрендә ясалган фотоларны, спортчылар белән бергә төшкән сурәтләрне чыгарып бара.

Instagramда "Татар әбиләре" исемле аерым аккаунт та бар. Хәзер анда 50 меңнән артык язылучы. Профильдән аңлашылганча, аккаунт авторы рекламнан да табыш ала.

Тагын бер авыл әбие төрле рецептлар, файдалы киңәшләр белән бүлешә.

TikTokта "Татар әби" аккаунтында әбиләр җырлый, хат укый, бакчада эшли, оныкларын сыйлый — ягъни безнең әбиләребез гадәти тормышта нинди булса, бу челтәрдә дә шундый. Аккаунтка ике меңнән артык кеше язылган, бу видеолар 35 меңгә якын лайк җыйган.

2,5 мең кеше язылган "Татар авыллары" аккаунтында — мич бәлеше яки өчпочмак пешерүче, дога укучы, онытылган йолаларны өйрәтүче, өстәл артында җыр сузучы чөеп бәйләнгән яулыклы татар әбиләре.

ӘБИ ҺӘМ ФОТОСЕССИЯ

Фотоблогерларның әбиләре белән эшләнгән фотопректлары да аудиторияне битараф калдырмый. Милли дизайн һәм фэшн-эстетика аша авторлар милли мәдәнияткә генә түгел, буыннар алмашы темасына да мөрәҗәгать итә.

Фотограф Йолдыз Гәрәеваның дәү әнисе белән өйдә ясалган фотосессиясенә карата комментарларда төрле телләрдәге комплиментларны укырга була.

Дизайнерлыкка укучы Лия Ханиеваның әби белән оныкка багышланган фотопроекты "Истәлек" дип атала. Университет проекты милли тәңгәллеккә, буыннар арасындагы элемтәгә багышлана.

ОНЫКЛАРЫ КҮҢЕЛЕН ЯУЛАГАН ӘБИЛӘР

Китап-FM продюсеры Лилия Кадыйрова үзенең әбиләре белән фото-видеоларын яратып бүлешә: постларда әбиләрнең хәзерге замана турындагы фикерләрен дә, оныгына теләкләрен дә, яшьләрнең никахында биеп йөрүләрен дә күрергә була.

Әбисе белән татарча-башкортча сөйләшүче Doriana Kenaz: Тәслимә әби трендларга ияреп бии дә, оныгы белән вайннар да төшерә, шәһәргә китүчеләргә яулыкка төреп күчтәнәчләр дә әзерли. Әби белән оныкның иң популяр һәм иң тәэсирле видеосы — оныгының бармагына ясаган татуировкасын әбисенә күрсәткән видеоролик. Әлеге видео астында — ике меңгә якын комментар.

Блогер Алияне "дөнья көтәргә" өйрәтүче татар әбиен Instagramда 135 мең язылучы күзәтә. Татар телендәге диалогларны комментарларда башка милләт вәкилләре дә аңларга тырыша, башка төрки телләр — казакъ, кыргыз яки төрек телләре белән чагыштыра, үз әбиләрен, нәнәйләрен, дәү әниләрен искә төшерә.

Блог кәсебен күршесе Хиффә әби белән бергә үзләштергән авыл егете Ирек Шәехнең Instagramда хәзерге вакытта 20 меңнән артык язылучысы бар. Камера белән килүче күрше егетенә күнеккән әби интернетка яшьлек хатирәләрен сөйли, бакчачылык киңәшләрен бирә, юл акчасын алу проблемнарын уртаклаша. Әлеге видеолар гадәттә күп комментар, лайклар, якынча йөз меңгә якын карау җыя.

Хөрмәтле укучылар, сүз уңаеннан, сезне Азатлыкның Instagram һәм TikTok битләренә дә кушылырга да чакырабыз! Анда сез кызыклы хәбәрләр, фото һәм видеолар таба алырсыз. Рәхим итегез!

Өлкән буын белән ясалган контентны аудитория еш кына бик җылы кабул итә. Белгечләр моны өлкән яшьтәге кулланучыларның ихласлыгы, эчкерсез контент белән аңлата. Күпчелек блогерлар социаль челтәрләрдә идеаль тормыш күрсәтә: алар энәдән киенгән, кыяфәтләре спортчыларныкы кебек. Аудитория бу трендлардан арыды, ди экспертлар — аның экраннарда да чын тормышны күрәсе килә. Нәкъ менә шуңа күрә модалы лофтларга алмашка бәллур савыт-саба тулган сервантлар, мичле авыл йорты килә.

Өлкән яшьтәге блогерлар үз тормышлары турында ачыктан-ачык һәм ялтыравык буяуларга буямыйча сөйли — шуның белән язылучыларның күңелләрен яулыйлар да.

Белешмә: Instagram

Instagram социаль челтәре 2010 елдан бирле эшли. 2012 елда аны Facebook Inc. компаниясе (хәзер ул Meta дип атала) сатып алды.

2020 елның маенда (MediaScope мәгълүматына күрә) әлеге платформа Русиядә 8нче иң популяр сайт булган.

2022 елның 11 мартында Русия баш прокуратурасы таләбе нигезендә Роскомнадзор Русиядә Instagramга керү мөмкинлеген чикләде. 14 марттан Instagramга Русиядән керү мөмкинлеге тулысынча юк ителде, ә платформа үзе "тыелган" сайтларның бердәм реестрына кертелде. Шул ук елның 21 мартыннан әлеге социаль челтәр Русия территориясендә рәсми рәвештә тыелган.

Тыелуга карамастан, Русиядә күп кенә кулланучылар Instagramны куллануын дәвам итә — моның өчен алар VPN (виртуаль шәхси челтәр) урнаштыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG