Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия аннексияләгән яңа төбәкләргә быел федераль бюджеттан 410 миллиард сумнан артык ярдәм биреләчәк


Аеруча фетнәчел Донецки "халык республикасы"на бирелгән федераль ярдәмнең күләме иң зурысы булып тора, алар Кырымга бирелгәннән дә күбрәк. Бюджет фаразларыннан күренгәнчә, быел ДНРның 196 миллиард сум кереме булырга тиеш, шуның 171 миллиард сумын Русия бирә.

2022 елның көзендә Русия Украинадан аннексияләгән фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"на, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә федераль бюджеттан 410 миллиард сумнан артык ярдәм биреләчәк. Бу хакта "Электрон бюджет" системындагы белешмәләргә таянып, РБК җиткерә.

Яңа төбәкләргә бюджеттан бирелгән барлык кире түләнми торган акчалар да – дотацияләр, дип искәртә басма. Русия басып алган төбәкләрнең барлык керемнәренең уртача 89 проценты – Русия бюджетыннан ярдәм булачак. Акчалар беренче чиратта социаль түләүләргә һәм хезмәт хакларына китәчәк, дип саный белгечләр.

Белешмә: Украинаның 4 төбәген аннексияләү

  • 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендә Русиягә кушылу турында "референдум" дип аталган канунсыз чаралар уздырды.
  • Оккупацион хакимиятләр тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Русиягә кушылуны сайлады дип игълан итте.
  • 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинаның Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрен аннексияләү – Русиягә кушу турында килешүләр имзалады.
  • Украина һәм башка күп кенә илләр бу канунсыз тавыш бирүләрне "ялган референдумнар" дип атады, алар Русия тарафыннан бу төбәкләрне оккупацияләү, хәрби хәрәкәтләр башкару һәм сугыш җинаятьләре кылу шартларында уздырылды, бу дәүләт кануннарына һәм халыкара нормаларга каршы килә дип аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
  • 2014 елда Русия шушы рәвештә Кырымны аннексияләгән иде.

Аеруча фетнәчел Донецки "халык республикасы"на бирелгән федераль ярдәмнең күләме иң зурысы булып тора, һәм алар Кырымга бирелгәннән дә күбрәк. Бюджет фаразларыннан күренгәнчә, быел ДНРның 196 миллиард сум кереме булырга тиеш, шуның 171 миллиард сумын Русия бирә. Икенче урында Кырым (федераль казнадан 162 миллиард сум алачак), өченче урында – Дагыстан (133 миллиард сум бирелә). Донецки "халык республикасы"ның үз керемнәре 13 процентны тәшкил итәчәк.

Луһански "халык республикасы"нда гомуми керемнәр 134 миллиард сум булыр дип көтелә, шуның 113 миллиард сумы (84 проценты) – федераль бюджеттан дотация. Запорожье өлкәсендә керемнәр 68,5 миллиард сум булыр дип фаразлана, шуның 95 проценты – 65 миллиард сумы федераль бюджеттан бирелгән ярдәм. Херсон өлкәсенең кереме 62 миллиард сум булыр дип фаразлана, шуның 99 проценты (61 миллиард сумы) дотация акчасы.

Яңа төбәкләрнең керемнәрендә федераль бюджет акчалары иң зур урынны алып тора: 84 проценттан 99 процентка кадәр. Алардан соң Ингушетия (82 проценты – дотация), Чечня (80ләп процент), Тыва (79 процент тирәсе) килә.

  • Күптән түгел Рөстәм Миңнеханов Татарстанның зур донор республика булуын искәрткән иде. 2022 елда, федераль салым хезмәте мәгълүматларына караганда, республика үзендә җыелган керемнең 65 процентын Мәскәүгә күчергән. Татарстан 1,25 трлн сум күләмендә туплаган салымнарның 813 млрд сумын Русия бюджетына юллаган, 443 млрд – Татарстанның берләштерелгән бюджетында калган. Мәскәүгә юлланган акчалар узган ел 5 процентка арткан.
  • 2023 елда Татарстан бюджеты 27 млрд сум дефицит белән кабул ителде. Узган ел депутатлар киләсе өч елда федераль бюджеттан күчереләчәк ярдәм кимиячәк дип белдерде.
  • 2023 елга Татарстан бюджеты планы 343,9 млрд сумны тәшкил итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG