Accessibility links

Кайнар хәбәр

9 майда Мәскәүгә чит ил башлыкларыннан Кыргызстан президенты гына киләчәк


Путин һәм Җапаров
Путин һәм Җапаров

Бу хакта чыганакларына таянып, "Ведомости" хәбәр итә. Кремльдә Җапаровтан тыш кемне дә булса чакырып-чакырмауларын хәбәр итмәделәр.

Русиядә "җиңү көне" бәйрәм ителгәндә, 9 майда Мәскәүгә Кыргызстан президенты Садыр Җапаров кына киләчәк. Мөгаен ул бу вакыйга уңаеннан Русия башкаласына килгән бердәнбер чит дәүләт башлыгы булыр, дип яза "Ведомости". Басма бу хакта президент хакимиятенә якын чыганагына һәм дипломатик чыганагына таянып хәбәр итә. Җапаровның килүе турында рәсми хәбәр ителмәде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков басманың чит ил башлыкларыннан тагын кем дә булса киләчәкме дигән соравына җавап бирмәгән.

2022 елда 9 май бәйрәме уңаеннан Мәскәүдә оештырылган парадта чит илдән бер генә башлык та катнашмады, бу Русия тарихында беренче тапкыр булды.

Әлеге парад Русия Украинага һөҗүм итеп, 2,5 ай узганнан соң үтте.

Ул чакта Песков Кремль чит ил кунакларын чакырмады да, дигән иде. "Чөнки бу – түгәрәк дата түгел", диде ул. Быел да түгәрәк дата түгел (1945 елда наци Германиясен җиңүгә 78 ел тулуы бәйрәм ителә). Кремльдә Җапаровтан тыш кемне дә булса чакырып-чакырмауларын хәбәр итмәделәр.

Узган елларда, аеруча түгәрәк даталарда, Мәскәүдәге 9 май парадына чит илдән күпсанлы кунаклар килә иде. Хәтта Русия Кырымны аннексияләгәч, 2015 елда да парадта 20дән артык чит дәүләт башлыклары катнашты, аларның күбесе БДБ илләреннән иде. Соңгы елларда парадта Көнбатыш лидерлары булмады.

Шул ук вакытта, бүген билгеле булганча, Казакъстан быел "җиңү көне"нә багышланган хәрби парадны үткәрмәячәк. Акчаны карап тотарга кирәк, хәл итәсе башка мәсьәләләр дә җитәрлек, дип белдерде илнең саклану министрлыгы.

  • Русиянең кайбер төбәкләрендә һәм аннексияләнгән Кырымда быел 9 май уңаеннан парадлар уздырмаска булдылар. Шулай ук хакимиятләр "Үлемсез полк"ны да башкача уздырмакчы.
  • Әйтик, Казанда колонна белән җәяүле йөреш булмаячак. Теләге булган һәркем Икенче дөнья сугышында катнашкан яки тыл хезмәтчәненең рәсемен, әйтик, киеменә яки машинасына урнаштыра алачак. Мәгълүматны чараның сайтында да чыгарырга мөмкин булачак.
  • Русиянең Украинада сугыш алып баруына карамастан, "җиңү парады" быел Казанда үтәр дип ниятләнелә. Бу хакта "Коммерсантъ"ка мэрия матбугат хезмәте җитәкчесе Владимир Казанцев әйтте. Ул парадка әзерләнү бара диде.
  • Былтыр Русия президенты Владимир Путин, алдан көтелгәнчә, 9 май "җиңү көне"н Украинага каршы сугышны аклар өчен кулланырга тырышты. Әмма белгечләр фикеренчә, ата-бабаларның җиңүләрен гомер буе үзеңнеке итеп күрсәтү инде барып чыкмый. Украина фронтындагы уңышсызлыклар җәмгыятьнең хакимияткә карата лояльлеген киметә.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG