Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә бер айдан артык Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева эше карала. Бүген, 25 апрельдә чираттагы утырыш булачак. Аны "экстремист берләшмә төзү һәм аның белән җитәкчелек итү"дә гаеплиләр. Адвокатлар якындагы берничә атна эчендә Чанышевага хөкем карары чыгарга мөмкин дип фаразлый.Аны 18 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.
Бу уңайдан Чанышева Idel.Реалиигә фикер белдергән һәм мәхкәмә биргән мөддәттән иртәрәк иреккә чыгачагына өметләнүен әйткән.
"Русиядә чыгарылган хөкем карарларының 99,9 процентында гаепле дип табалар, шуңа минем очракта да искәрмә булмас дип уйлыйм. Мәхкәмә билгеләгән мөддәттән иреккә иртәрәк чыгармын,ә минем канунсыз утыруыма гаеплеләр Русия Җинаять кодексына ярашлы җавап тотар, дип өметләнәм", дигән ул.
- Уфадагы Навальный штабының элеккеге җитәкчесе Лилия Чанышева экстремизмда гаепләнеп 2021 елның 10 ноябрендә кулга алынды.
- Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны башта ике айга сак астына алды, аннан соң сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды, ул Мәскәүдәге изоляторга күчерелде.
- 20223 елның февралендә Лилия Чанышева Уфага кайтарылды, 1 мартта Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 2023 елның 14 августына кадәр сак астында калдырды.
- Ахыргы гаепләүдә Лилия Чанышевага "вазифаи хәлдән файдаланып экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу" (Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремизмга чакыру" (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше) һәм "ватандашларның шәхесенә һәм хокукына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма эшчәнлеген пропагандалау" (Җинаять кодексының 239 маддәсе, 3 өлеше) гаепләүләре белдерелде.
- Чанышеваның җинаять эше Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә 15 мартта карала башлады. Мәхкәмә утырышлары ябык бара.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум