Кичә, 25 апрельдә Казан епархиясе идарәсендә, Татарстан митрополиты Кирилл рәислегендә "Бөтендөнья урыс халык соборы" халыкара иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсен ачу җыелышы узган. Бу хакта Татарстан митрополиясе сайтында хәбәр ителә.
Җыелышта Татарстандагы бүлекчәнең рәистәшләре итеп Татарстан митрополиты Кирилл, Казан шәһәре башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин һәм "Грань" ширкәтенең баш мөдире Леонид Анисимов сайланган.
Чарада митрополит Кирилл чыгыш ясаган һәм төбәк бүлекчәсен ачуны республика президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплавын әйткән. "Урыс халык соборы 1993 елда, ил өчен авыр чорда, халкыбыз берләшүгә һәм ярдәмгә мохтаҗ булганда оешкан. Бөтендөнья урыс халык соборының максаты – традицион кыйммәтләрне, Русия президентын хуплау, сәламәт башлангычлар үсеше өчен иҗтимагый нигез булдыру", дигән ул.
"Бөтендөнья урыс халык соборы"ның бүлекчәсе кичә Мордовия республикасының Сарански шәһәрендә дә ачылды.
- 1993 елның маенда Мәскәүдә Урыс православ чиркәве Бөтендөнья урыс халык соборы (җыены) дигән оешманы төзеде һәм җитәкләде. Бу оешманың уставында беркетелгән төп максатларының берсе булып "Русия дәүләтчелеген ныгытуга, православ чиркәүнең җәмгыять тормышындагы ролен көчәйтүгә ярдәм итү" тора. Ел саен үткәрелә торган соборларда, нигездә, урыс халкының тарихына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелә.
- Мисал өчен: "Тарих чикләре – Русия чикләре" (2012 ел, 1-2 октябрь), "Тарихның бердәмлеге, халыкның бердәмлеге, Русиянең бердәмлеге" (2014 ел, 11-12 ноябрь), "Владимир кенәзнең мирасы һәм тарихи Русьнең язмышы" (2015 ел, 10-11 ноябрь) һәм башкалар. Шушы соборларда Русия тарихы, урыс тарихы нигезендә кабул ителгән идеологик постулатлар соңрак мәктәп дәреслекләренә кертелә, Русия калаларында төрле урыс кенәзләренә куелган һәйкәлләр рәвешендә калкып чыга.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум