Уфада "Үлемсез полк" йөрешен "бер минут тынлык" чарасы белән алыштырачаклар. Ул 5 майда узачак. Чарага "Фашизмга каршы көрәштә һәлак булучыларның якты истәлегенә" республикакүләм сивил-патриотик иҗтимагый тантана" дигән исем бирелгән. Ул бөтен Башкортстанда көндезге 11:00 сәгатьтән 11:20 сәгатькә кадәр үтәчәк. Бу хакта мэрия хәбәренә сылтанып РБК җиткерә.
"Чара урыннарда, ягъни республика шәһәрләре һәм районнарындагы оешма биләмәләрендә узачак. Аңа теләге булган һәркем кушыла алачак", диелгән хәбәрдә.
Тантанада катнашучыларга киемнәренә Икенче дөнья сугышында катнашкан туганының рәсеме белән бейдж, георги тасмалары тагарга киңәш ителгән. Мэрия Уфада "Үлемсез полк" йөрешенең ни өчен узмаячагын аңлатмый.
Быел Казанда да Үлемсез полк" башкача узачак. Колонна белән җәяүле йөреш булмаячак. Теләге булган һәркем Икенче дөнья сугышында катнашкан яки тыл хезмәтчәненең рәсемен, әйтик, киеменә яки машинасына урнаштыра алачак. Мәгълүматны чараның сайтында да чыгарырга мөмкин булачак.
- Быел Русиядә 9 май көнне уза торган "Үлемсез полк" йөреше булмаячак. Оештыручылар "бер урам һәм бер мәйдан форматыннан китеп", русияләргә каһарманнарның истәлеген "көне буе" хөрмәтләүне тәкъдим итте.
- Шулай ук Белгород һәм Курски өлкәләрендә, аннексияләнгән Кырымда "җиңү парадлары" узмаячагы билгеле булды. Русиянең Украинада сугыш алып баруына карамастан, "җиңү парады" быел Казанда да үтәр дип ниятләнелә. Бу хакта мэрия матбугат хезмәте җитәкчесе Владимир Казанцев әйтте. Ул парадка әзерләнү бара диде.
- "Үлемсез полк"ны 2012 елда Томски журналистлары уйлап тапкан иде. Икенче дөнья сугышында һәлак булучылар истәлегенә үткәрелгән чарада әлеге сугышта катнашканнарның фотоларын тотып күмәк йөреш уздырдылар. 2020 һәм 2021 елларда коронавирус пандемиясе сәбәпле, әлеге чара онлайн үтте. "Үлемсез полк" катнашучыларына, коронавирус чикләүләре аркасында, тере йөреш урынына сугышта катнашкан туганнарының фотоларын махсус сайтка йөкләргә тәкъдим иттеләр. Анда Адольф Һитлерны һәм башка нацист җинаятьчеләрен кертергә тырышкан кулланучыларга карата нацизмны реабилитацияләү турында берничә дистә эш кузгатылды.
- Былтыр исә "Үлемсез полк" традицион форматта уздырылган иде.
- Русия Украинага бәреп кергәннән соң, "Үлемсез полк"ны уйлап тапкан журналистлар сугышка каршы чыкты һәм әлеге чарадан читләште. "Кызганыч, без "Үлемсез полк"ның беренчел мәгънәсен үзгәртүче күренешләр һәм вакыйгаларның артуын күрәбез. Әлбәттә, һәр кешенең мөстәкыйль рәвештә 9 майда кемне һәм ничек искә алырга икәнен хәл итәргә хакы бар. Әмма без үзебезне хәзерге вакытта урам сафларындагы хәлләр белән бәйләргә мөмкин дип санамыйбыз ", дип белдерде акцияне уйлап тапкан кешеләр.
🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум