Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Уфа" футбол клубы 25 миллион сумга автобусын сатып бурычларын түләмәкче


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моны "яшәр өчен акчабыз юк" дип аңлаталар. 2022 елның октябрендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Уфа"ның Беренче лигада уйнавын "карыйсы килми", дигән иде. Шул ук вакытта ул клубның сезонны тәмамлавы өчен 400 миллион сум алачагын искәртте. Тик клубта йөз миллион сум гына алдык диләр.

"Уфа" футбол клубы үзенең MAN Lion's Coach автобусын сатуга куйган. Моңарчы ул уенчыларны йөртү өчен кулланылган. Бу хактагы мәгълүмат бушлай игъланнар урнаштыру порталларының берсендә чыккан, дип яза MKset.

2020 елда чыгарылган автобуста 61 утыргыч, кондиционер, аш бүлмәсе һәм суыткыч бар диелә. Барлыгы 67 мең километр юл узган. Клубта автобусны 24,7 миллион сум дип бәяләгәннәр, аны лизингка да сатарга әзерләр.

Басмага клубта "яшәр өчен акчабыз юк, яңа автобусны шуңа сатабыз", дип белдергәннәр. Шулай ук республика хакимиятләре футболчыларның хезмәт хакын киметергә кушкан. Әмма бу мөмкин түгел, дип аңлатканнар басмага.

"Футболчыларның хезмәт хакын кисеп булмый. Әгәр уенчы гамәлдәге контракты белән безне Русия футбол берлегенең контроль-дисциплина комитетына шикаять итсә, аңа тиеш булган акчаларны түләми торып, безгә яңа футболчылар белән контракт төзергә ярамаячак", дип аңлатканнар клубта.

Әгәр билгеле бер вакыт эчендә проблем хәл ителмәсә, клубны ярышларда катнаштырмаулары да бар.

Ел башыннан бирле "Уфа" футбол клубы республикадан 100 миллион сум акча алган. Шул ук вакытта стадионны арендалау 43 миллион сумга төшә. Аның өчен бюджет акчалары белән түләргә ярамый. Шуңа күрә "Уфа" чыгымнарын уенчыларын сатып, "бюджеттан тыш" акчалар белән түләгән.

2022 елның октябрендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Уфа"ның Беренче лигада уйнавын "карыйсы килми", дигән иде Шул ук вакытта ул клубның сезонны тәмамлавы өчен 400 миллион сум алачагын искәртте.

Әмма "Уфа" клубындагылар 100 миллион сум ярдәм генә алдык, сезон беткәнче калган 300 миллион сумны алырыбызга ышанмыйбыз, дигәннәр басмага.

Элегрәк "Уфа" футбол клубы финанс проблемнар аркасында Беренче лигадан китәргә мөмкин, дип хәбәр ителгән иде. "Финанслау белән һәрвакыт проблемнар кичердек. Алар күптән башланды. Беренче лигадан китәрбезме? Без түзәрбез дип уйлыйм ", диде "Уфа"ның мөдире Шамил Газизов.

"Уфа" Беренче лигада хәзергә 18 такым арасында 16нчы урында.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, Башкортстан республика эчендә чыккан проблемнарга күз йомып, акчаларын сугышта катнашучыларга һәм фетнәчел Донбасска ярдәм өчен тота башлады.
  • "Уфа" футбол клубы бу очракта бердәнбер мисал түгел. Әйтик элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров гөмбәзе килеп төшкән "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип белдерде. "Бу мәсьәлә белән миңа 2024 елда килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2023 елда да килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2025 елның беренче яртысында да килмәгез. Акча юк", диде ул.
  • Хәбировның бу сүзләрендә хаклык та бар: 2022 ел ахырында республика бюджетын 17,8 миллиард сум дефицит белән кабул иткән иде.
  • Әмма шуңа да карамастан, апрель аенда Башкортстанда Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү өчен республика бюджетыннан 4 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәкләре билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG