Русия хөкемдарлары бер ел эчендә 733 383 җинаять эше караган, шуларның 25 587 тапкырында (3,49%) эшне ябык тәртиптә карау турында карар чыгарган. Бу хакта мәхкәмә статистикасы белешмәләрен өйрәнеп, "Медиазона" хәбәр итә.
Белешмәләрдән күренгәнчә, 2022 елда 25 587 эшне тыңлаучыларсыз һәм медиа вәкилләреннән башка караганнар. Шул рәвешле, 2018 ел белән чагыштырганда, ябык тәртиптә узган утырышлар саны ике тапкырга арткан, ул чакта мондый 13 172 карар чыгарылган булган.
"Халыкка җиткерү" турындагы канунга ярашлы, Русия мәхкәмәсе җинаять эшендә дәүләт сере булганда, яки шикләнелүчеләр 16 яшькә җитмәгәндә, яки җенси көчләү очрагы каралганда эшләрне ябык тәртиптә карый ала. Конституциядә язылганча, башка барлык очракларда теләге булучыларга мәхкәмә утырышы ачык уза.
Әмма "мәхкәмәдә катнашучыларның, аларның якын туганнарының, туганнарының яки якын затларының иминлеген тәэмин итү өчен" утырышны "ябык итәргә" мөмкиннәр. "Медиазона" мәгълүматынча, хөкемдарлар ешрак нәкъ менә бу төшенчәне куллана.
Басма мәгълүматынча, 16 яшьтән кечерәк булган хөкем ителүчеләрнең саны тотрыклы рәвештә кими бара һәм 2022 елда аларның саны 4101 булган. Җенси характердагы җинаятьләр өчен былтыр 7603 кеше хөкем ителгән. Дәүләткә хыянәт, шымчылык һәм дәүләт серен тарату турындагы эшләрдә исә 2022 елда 100 кеше хөкем ителгән. Ләкин боларның барысы да былтыр ябык тәртиптә карлган мәхкәмә эшләренең яртысы кадәр дә түгел.
- Элегрәк Русиядә дәүләткә хыянәт турында җинаять эшләренең саны нык артуы хәбәр ителгән иде.
- Хәзерге вакытта Русиядә Украина ягында сугышырга теләүдә, украин гаскәрләрен финанслауда, Украинага мәгълүмат тапшыруда яки хәрби комиссариатны яндыруда шикләнелүчеләрне дәүләткә хыянәттә гаеплиләр.
- Мондый эшләр турында мәгълүмат бик аз, тикшерү җинаять эше ачылуын һәрвакытта да хәбәр итми, ә мәхкәмәләр ябык тәртиптә уза. Күп очракта гаепләнүченең исемен белү дә мөмкин булмый. Бу исә Русия махсус хезмәтләре вәкилләренә бу маддәне үзләре теләгәнчә кулланырга мөмкинлекләр ача диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум