Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Архангел районында 6 яшьлек бала батып үлгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Зәет авылында ике бала су коенып чыкмакчы булган. Алты яшендәге кыз кинәт бата башлаган, ә сигез яшендәгесенең суык суда хәле начарайган. Балаларның олырагын коткара алганнар - ул хастаханәдә, кечерәге исә батып үлгән. Фаҗигане тикшерүчеләр тикшерә.

Башкортстанның Архангел районы Зәет авылындагы сулыкта 6 яшьлек бала батып үлгән. Тикшерүчеләр фаҗиганың сәбәпләрен ачыклый, дип хәбәр итә Mkset.

Башкортстан тикшерү комитеты мәгълүматынча, кичә, 30 апрельдә 6 һәм 8 яшьләрендәге ике кыз башка өч яшьтәше белән бергә Зәет авылындагы сулык янына барган һәм коенып чыгарга уйлаган. Алты яшендәге кыз кинәт бата башлаган, ә сигез яшендәгесенең суык суда хәле начарайган. Аларның иптәшләре өлкәннәрне чакырырга киткән. Балаларны судан бер ир алып чыккан, әмма алты яшендәге кызны коткарып булмаган, ул үлгән. Сигез яшендәге кызны хастаханәгә алып киткәннәр.

Сулыкның тирәнлеге 1,5 метр булган диелә.

  • Башкортстанда быел март ахырында да моңа охшаш фаҗига булган иде. Күлләвектә өч яшьлек бала батып үлү уңаеннан җинаять эше ачылды. 23 мартта Мәчетле районының Азангол авылында бер гаиләдән өч, дүрт һәм биш яшьлек өч бала өйләреннән ерак булмаган чокырда йөргән, бу чокырга су җыелып каткан булган. Балалар күлләвеккә ташлар һәм таяклар атып уйнаган. Өч яшьлек кыз күлләвеккә төшкән уенчыгын алмакчы булган һәм суга егылып төшкән. Балалар әтиләрен чакырып китергән, әмма ул килгәндә кыз инде тончыгырга җитешкән. Чокырдагы суның тирәнлеге бер метр, күлләвек мәйданы ун метр тирәсе диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG