Accessibility links

Башкортстан чит төбәкләргә китеп акча эшләүчеләре ягыннан Русиядә икенче урынга чыккан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Былтыр республиканың 165,8 мең кешесе Башкортстаннан читтә эшләгән. Шул ук вакытта бер елда Башкортстанда вахта белән читкә йөреп эшләүчеләр 0,5 процентка кимегән диелә.

Башкортстан башка төбәкләргә китеп акча эшләүчеләре ягыннан Русиядә икенче урынга чыккан. Былтыр республиканың 165,8 мең кешесе Башкортстаннан читтә эшләгән. Бу – төбәкнең эшли торган халкының (1,85 миллион кеше) 8,9 проценты дигән сүз. Бу хакта FinExpertiza аудитор-консалтинг челтәренең тикшеренүенә сылтанып, РБК хәбәр итә.

Башка төбәкләрдә эшләүчеләре ягыннан беренче урында Мәскәү өлкәсе тора – 743,8 мең кеше. Әмма бу аларның вахта методы белән еракка китеп эшләвен аңлатмый: Мәскәү янында яшәүчеләрнең күпчелеге көн саен Мәскәүгә эшкә йөри, моңа ике төбәк арасындагы транспорт элемтәсенең нык үсеш алуы булыша. Бу исә чайкалма (маятниковый) мөһаҗирлек дип атала.

Өченче урында Ленинград өлкәсе – 2022 елда өлкәдә яшәүче 160,2 мең кеше башка төбәкләрдә акча эшләгән. Тикшеренүчеләр әйтүенчә, биредә дә чайкалма мөһаҗирлек көчле: кешеләр көн дә Петербурга барып эшләп йөри.

Шул рәвешле, башкала шәһәрләренә якын булган ике субъектны санамаганда, Башкортстан Русиядә "вахтачылары" белән беренчелектә тора дигән сүз.

Шул ук вакытта бер елда Башкортстанда вахта белән читкә йөреп эшләүчеләр 0,5 процентка кимегән диелә.

  • Соңгы елларда Башкортстанда иң кискен торган мәсьәләләрнең берсе – эш яшендәгеләрнең күрше һәм төньяк төбәкләргә күчеп китүе. Төбәктә вахта ысулы белән читкә барып эшләү дә киң таралган. Башкортстанда, Татарстан белән чагыштырганда, вахта ысулы белән эшләүчеләр биш тапкыр күбрәк.
  • Статистикага караганда, төньяк төбәкләргә иң күп эш куллары Идел-Урал якларыннан агыла. Ирләр һәм хатын-кызлар анда тормыш яхшы булганнан яки романтика эзләп түгел, ә гаиләләрен туендыру өчен китә.
  • Моңарчы Азатлыкта Башкортстаннан читтә эшләргә мәҗбүр кешеләр турында язма чыккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG