АКШ һәм Финляндия саклану хезмәттәшлеге турында ике яклы килешү әзерли. Аерым алганда, бу документ АКШка Финляндиядә үзенең хәрби базаларын урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге килешү атом коралына кагылмый.
Финляндия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Микаэль Антелл белдерүенчә, килешүнең тексты инде әзер диярлек. Аны тагын бер тапкыр карап чыкканнар. Антеллның сүзләрен Helsingin Sanom газеты китерә. Аның фикеренчә, Кушма Штатларның базасын урнаштыру Финляндиянең саклану мөмкинлеген ныгытачак.
Әлеге килешү имзаланса, Америка хәрбиләре Финляндиядә урнаша алачак, Американың биредә хәрби техникасын саклау мөмкинлеге булачак, шулай ук АКШ Конгрессының Пентагонга биргән акчалары белән Финляндия инфраструктурасына кертемнәр ясала ала.
Финляндия һәм АКШ арасындагы сөйләшүләр рәсми дәрәҗәдә киләсе елга кадәр дәвам итәчәк, шуннан соң килешү өлгесен парламент караячак.
Әлеге килешү Финляндиянең НАТОдагы әгъзалыгына каршы килми, аны тулыландыра.
Хәзерге вакытта АКШ саклану белән бәйле шундый ук сөйләшүләрне Швеция һәм Дания белән дә алып бара. 2021 елда Кушма Штатлар мондый килешүне Норвегия белән төзегән иде.
Американың хәрби һава көчләре Норвегиянең Рюгге һава аланында урнашты.
- 4 апрельдә Финляндия рәсми рәвештә НАТОның 31нче әгъзасы булды. НАТОга керү турында гаризаны Финляндия белән бер үк вакытта, 2022 елның маенда Швеция дә тапшырган иде. Бу Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң булды.
- Әлегә Төркиянең һәм Маҗарстанның каршы килүе аркасында Швеция альянска кушыла алмый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум