Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Җәмигъ мәчетен төзүче "Алтын Курай" оешмасы банкрот дип табылырга мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моны Башкортстан җир һәм милек министрлыгы сораган.

2013-2016 елларда "Әр-Рәхим"не төзү белән шөгыльләнгән "Алтын Курай" оешмасын банкрот дип табулары ихтимал. Моны Башкортстан җир һәм милек министрлыгы сораган.

Министрлык гаризасын республиканың арбитраж мәхкәмәсендә 20 апрельдә теркәгәннәр, мәхкәмә утырышының көне билгеләнмәгән, дип хәбәр итә "Коммерсантъ".

Моның белән беррәттән арбитраж мәхкәмәдә министрлыкның "Алтын Курай"дан 6,5 миллион сумлап акча түләттерү турындагы дәгъвасы да карала, янәсе оешма 2018 елның июленнән башланган аренда килешүе өчен бурычлы калган.

"Алтын Курай" оешмасы 2007 елның декабрендә теркәлгән. 2022 елдан бирле аның бердәнбер хуҗасы – элек Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте эшләре белән идарә итүче вазифасында торган Илдар Ишеев.

2013 елның февраленнән оешма Уфада "Әр-Рәхим" мәчетенә заказ бирде һәм аны төзи башлады.

Мәчетнең төп иганәчесе – Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән "Урал" фонды иде, соңрак фонд һәм нәзарәт арасында каршылыклар туды. "Урал" фонды максатсыз тотылган 65 миллион сум акчаны мәхкәмә аша кайтаруны таләп итте. Мәчетне төзү белән шөгыльләнгән нәзарәт каршындагы "Алтын- курай" ширкәте ул акчаларның 2013 елда башкала хакимиятеннән мөселманнар өчен "Мөслим-сити" дигән квартал төзү максатыннан 6 һектар җир алу өчен тотылуы белән аңлатты. "Урал" фонды "Мөслим-сити" өлгесенә каршы чыкты. Яклар уртак тел таба алмау сәбәпле, төзелеш туктап калган иде.

Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады.

  • Уфада төзелеп бетмәгән мәчет мәсьәләсе турында Башкортстан хакимиятләренә даими хәтерләтеп торалар. Әйтик, узган ел июньдә Уфа мэры Ратмир Мәүлиевтан мәчетнең кайчан төзелеп бетәчәге турында сораштылар. "Мин дә сезнең белән бу мәсьәләдә борчылам. Икенче мәсьәлә: мин нишли алам, сез нишли аласыз? Бу проектны башлаган кеше аны төзеп бетерүгә үз көчен куярга тиеш. Инвесторлар эзләргә кирәк, без ярдәм итәргә әзер. Иң мөһиме - башка мондый төзелеп бетмәгән объектлар булмаска тиеш", дигән иде ул.
  • 13 мартта Уфада көчле җил аркасында "Әр-Рәхим" мәчетенең бер гөмбәзе килеп төшкән иде.
  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров гөмбәзе килеп төшкән "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип белдерде. "Бу мәсьәлә белән миңа 2024 елда килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2023 елда да килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2025 елның беренче яртысында да килмәгез. Акча юк", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG