Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның дусты Геннадий Тимченко үзен сугыш тарафдары дип санамаска куша


Сулдан уңга: Volga Group инвестиция төркеменә нигез салучы һәм аның хиссәчесе Генннадий Тимченко белән Русия президенты Владимир Путин
Сулдан уңга: Volga Group инвестиция төркеменә нигез салучы һәм аның хиссәчесе Генннадий Тимченко белән Русия президенты Владимир Путин

Русия миллиардеры һәм аның хатыны Европа берлеге чикләүләрен шикаять итә. Аларның юристы Европа берлеге түрәләренең “Тимченко Volga Group инвестиция  оешмасындагы һәм “Россия” банкындагы элемтәләре ярдәмендә Русия икътисадына үз өлешен кертте”, дигән белдерүен кире кага.

Эшмәкәр Геннадий Тимченконың Русия президенты Владимир Путин белән элемтәләре булса да, бу Тимченко Украинадагы сугышта Путинның "беректәше булып тора" дигән сүз түгел. Бу хакта Европа гомуми юрисдикция мәхкәмәсендә Тимченконың адвокаты Стефан Бонифасси белдерде, мәхкәмәдә эшмәкәр һәм аның хатыны Европа берлеге чикләүләрен шикаять итә, дип яза Bloomberg.

Юрист Европа берлеге түрәләренең "Тимченко Volga Group инвестиция оешмасындагы һәм "Россия" банкындагы элемтәләре ярдәмендә Русия икътисадына үз өлешен кертте", дигән белдерүен кире кага.

"Тимченконың Путинны күптән белүен исәпкә алсак та, ул аның ышанычлы заты дип әйтүгә без каршы киләбез, чөнки мондый белдерүләр үзенә күрә гаепләү булып тора", дигән Бонифасси.

Сибирь.Реалии хәбәренчә, Тимченко тарафы Европа берлегенең эшмәкәргә һәм аның хатынына каршы керткән санкцияләрен гамәлдән чыгаруны таләп итә. Бу чикләүләргә ярашлы, аларның мөлкәтләре туңдырыла һәм илләргә керүләре чикләнә.

Тимченконы чикләүләр исемлегенә "Россия" банкы белән идарә итүдә катнашуы өчен керттеләр. Европада аны "Русия Федерациясе югары дәрәҗәле түрәләренең шәхси банкы" дип саныйлар.

"Бу – Русиянең баш түрәләре банкы дип күп сөйлиләр, әмма дәлилләр юк", дигән Бонифасси.

  • 2012 елда Тимченко Forbes-ның урыс хезмәтенә әңгәмә биргәндә Путин белән күп еллар таныш булуын, аның белән даими очрашып торуын сөйләде. Сез Путинның дустымы дигән сорауга ул бу хакта Путинның үзеннән сорарга кушты.
  • Медиаларда "Путин казначысы" дип аталучы Геннадий Тимченконы 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң АКШ чикләүләренә керттеләр. Ә Британия һәм Европа берлеге аңа каршы санкцияләрне былтыр Русия Украинага һөҗүм иткәч игълан итте.
  • Тимченконың Финляндия ватандашлыгы бар. Күптән түгел фин хакимиятләре бу ватандашлыкны биргән чакта канун бозулар булуын ачыклауларын хәбәр иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG