Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда Чарлз III-гә таҗ кидерү тантанасы узды


Британиядә бу соңгы 70 елда беренче таҗ мөрәсиме.

6 май көнне Лондонның Вестминстер аббатлыгында патша Чарлз III һәм аның хатыны патшабикә-консор консорт Камилланың таҗ мөрәсиме чарасы узды.

Архиепископ Джастин Уэлби вәгазеннән соң Чарлз патша булып игълан ителде, халык "Аллам, патшаны сакла" шигарен кычкырды. Чарлз патша антын китерде, шуннан соң башкалардан ябык рәвештә май сөртү йоласы үткәрелде.

Чараның тантаналы өлеше патшаның башына таҗ кидерү һәм аның коронация кәнәфиеннән тәхеткә күчеп утыруы белән тәмамланды. Коронация вакытында уэлс телендә дога укылды. Һимн да Британиянең төп 3 азчылык телләрендә (уэлс, шотланд һәм ирланд) дә яңгырады.

Таҗ мөрәсименнән соң Чарлз III һәм аның хатыны патшабикә-консор Букинһем сараена юл тотты.

Британиядә бу соңгы 70 елда беренче таҗ мөрәсиме. Чарлз III Британия тарихында вазифага керешкән вакытта иң олы яшьтәге патша (73 яшь), иң озак вакыт булган тәхет варисы (1952-2022) һәм иң озак вакыт Уэлс шаһзадәсе исемен йөрткән кеше (1958-2022) булып керде.

  • Британиянең элекке патшабикәсе Елизавета II 2022 елның 8 сентябрендә 96 яшендә вафат булды. 1701 елда кабул ителгән Варисчылык акты нигезендә, тәхет шул ук вакытта аның варисы Чарлзга күчкән.
  • 2022 елның 10 сентябрендә Чарлз Филипп Артур Джордж рәсми рәвештә Британия патшасы булып игълан ителде, аның Чарлз III исемен сайлавы әйтелде.
  • Британ монархы Британия, Канада, Австралия, Яңа Зеландия һәм Дуслык оешмасының кайбер башка илләренең башлыгы булып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG