Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курган өлкәсендәге урман янгыннары аркасында Эчкен татар авылы янып беткән диярлек


Курган өлкәсендә Эчкен татар авылы янып беткән
Курган өлкәсендә Эчкен татар авылы янып беткән

Авылда бер мәчет кенә утырып калган диелә. Бу уңайдан Казандагы Дөнья татар конгрессы бинасында һуманитар ярдәм җыю башланган. Ярдәм төялгән машина 10 майда юлга кузгалачак. Шул ук вакытта хәзерге вакытта Русиянең 18 төбәгендә көчле ландшафт янгыннары күзәтелә.

Бүген, 8 майга каршы төндә Курган өлкәсендәге урман янгыннары Эчкен (Юлдус) татар авылына да килеп җиткән, авыл янып беткән диярлек. Көчле җил сәбәпле ялкын берничә минутта бөтен авылны чолгап алган. Бу хакта Дөнья татар конгрессы хәбәр итә.

"Эчкеннән бер нәрсә дә калмаган! Нинди зур, матур авыл иде! Курган татарларының башкаласы! Меңнән артык кеше яшәгән авылда бер мәчет кенә утырып калган диләр", диелә хәбәрдә.

Курган өлкәсендә татар авылы янган
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

Дөнья татар конгрессы бинасында һуманитар ярдәм җыю башланган. Ярдәм төялгән машина 10 майда юлга кузгалачак диелә. Кирәкле әйберләр исемлегендә су, тиз бозылмый торган азык-төлек, өс һәм аяк киемнәре, дарулар, телефон зарядкалары, көндәлек һәм тормыш өчен кирәкле башка кирәк-яраклар бар.

Татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да ярдәм җыюга кушылырга өндәде. "Мин ул авылда күп тапкырлар булып, "Дала Атлантидасы яки Эчкен татарлары" дигән китап язган идем... Карагай урманы өсләренә ишелеп тора, янмасалар ярар иде, дип, гел куркып йөри идем... Янганнар...", дип язды ул.

7 май көнне янгын таралу куркынычы сәбәпле, Эчкеннән җирле халык эвакуацияләнә дип хәбәр ителгән иде.

  • Шул ук вакытта хәзерге вакытта Русиянең 18 төбәгендә көчле ландшафт янгыннары күзәтелә, Төмән һәм Курган өлкәсендә аларда әлегә җиде кешенең үлүе билгеле.
  • Зур урман янгыннары Свердлау, Омски, Чиләбе, Амур өлкәләрендә, Хабаровски краенда һәм Яһүди автоном өлкәсендә дә теркәлгән. Байкал аръягында исә 60 мең һектар коры үлән яна. Җылы һава торышы һәм җил янгынны сүндерергә комачаулый, диелә.
  • "Авиалесоохрана" мәгълүматынча, 8 май иртәсенә Русиядә 154 урман янгыны теркәлгән. "Гринпис" һәм төбәкләрнең хакимиятләре янгыннарда кешеләрне гаепли: алар үлән яндыру, учакларны сүндермәү сәбәпле чыга ди. Курган өлкәсендә битарафлык маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG