Курган өлкәсендә урнашкан Эчкен авылына урман янгыннары килеп җиткән. Авылда күп йортлар янып беткән. 2003 елда салынган таш мәчеткә зыян килмәгән. Үлүчеләр дә бар дип сөйләде Азатлыкка авылда яшәүче Мәсхүт Йосыпов. Эчкен — татар авылы. Кайбер фаразларга күрә, аңа Казан ханлыгы җимерелгәнче үк нигез салынган. Хәзер авылда бер меңләп кеше яши. 1964 елдан бирле авылның рәсми атамасы — Юлдус (Йолдыз).
Курган өлкәсендә татар авылы янган

мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?