Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елда Пулитцер бүләгенә Украина журналистлары лаек дип табылды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Фотограф Евгений Малолетка һәм Associated Press журналисты Мстислав Чернов 24 февральгә каршы төндә, Русия Украинага бәреп керергә бер сәгать кала Украинаның Мариуполь шәһәренә килә. Алар егерме көн дәвамында даими атышлар астында Мариупольне төшереп торган бердәнбер диярлек журналистлар булды.

2023 елда Пулитцер бүләгенә өч украин лаек дип табылды. Бүләкне тапшыру комитеты сайтында хәбәр ителгәнчә, "Журналистика" номинациясендә ул видеожурналист Мстислав Черновка, фотограф Евгений Малолеткага һәм видеопродюсер Василиса Степаненкога бирелә.

2023 елда Евгений Малолетканың Мариуполь бала тудыру йортын төшергән фотоларын World Press Photo затлы премиясендә ел фотосурәте дип таныдылар. Жюри фикеренчә, ул Русиянең Украинага һөҗүмендә кешеләрнең газап чигүен бер фотосурәткә төшереп ала алган.

Фотожурналист Евгений Малолетка һәм Associated Press журналисты, фотограф, видеограф, язучы Мстислав Чернов 24 февральгә каршы төндә, Русия Украинага бәреп керергә бер сәгать кала Украинаның Мариуполь шәһәренә килә. Алар егерме көн дәвамында даими атышлар астында Мариупольне төшереп торган бердәнбер диярлек журналистлар булды.

Шул ук вакытта электрсыз калган Мариуполь хастаханәсендәге табибларны да фотога, видеога төшерделәр. Бу табиблар көн саен фонарь яктысы астында операцияләр ясарга мәҗбүр калды. Чернов һәм Малолетка Русиянең Мариуполь бала тудыру йортына һөҗүме нәтиҗәләрен дә теркәп барды. Бу фото һәм видеоларны Кремль һәм Русия пропаганда медиалары "фейк" дип ышандырырга тырышкан иде.

Журналистлар шәһәрдә 20 көн эшләде, әмма Русия гаскәрләре артык якын килгәч һәм шәһәрнең бер өлешен басып алгач, китәргә мәҗбүр булды. Алар үзләре төшергән фотоларны һәм видеоларны да алып чыга алды, бу хезмәтләрен исә "Русиянең Украинага һөҗүме нәрсәдән гыйбарәт булуын" раслаучы дәлилләр дип саныйлар. "Бу махсус операция яки инфраструктурага һәм хәрбиләргә төгәл һөҗүмнәр түгел, бу кешеләрне, шәһәрләрне юк итү", дип искәртә алар.

"Халыкара репортаж" номинациясендә исә, Русия хәрбиләренең Бучадагы сугыш җинаятьләрен яктыртуы өчен The New York Times газетасы җиңүче дип табылды.

  • Пулитцер бүләге – АКШта әдәбият, журналистика, музыка һәм театр өлкәсендә иң затлы бүләкләрнең берсе. Ул нәшриятчы Джозеф Пулитцер васыяте белән, 1903 елды булдырылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG