Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ракет һөҗүмнәре ясаганда һәм Украинада Европа көне бәйрәм ителгәндә Еврокомиссия президенты Киевка килде


Урсула фон дер Ляйен
Урсула фон дер Ляйен

Ул  Русия һөҗүменә каршы тору өчен Украинага Европа берлегенең алга таба да ярдәм итәчәген раслаячак. Сәфәр барышында Европа берлегенең Украина белән багланышлары каралачак.

Бүген, 9 майда Украинада беренче тапкыр Европа көне билгеләп үтелгәндә Киевка Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен килде.

Ул Русия һөҗүменә каршы тору өчен Украинага Европа берлегенең алга таба да ярдәм итәчәген раслаячак. Сәфәр барышында Европа берлегенең Украина белән багланышлары каралачак.

"Кабат Киевка килү әйбәт. Биредә без саклый торган кыйммәтләрне һәр көн яклыйлар. Шуңа күрә бу Европа көнен бәйрәм итү өчен бик туры килердәй урын", дип язган фон дер Ляйен бүген иртән үзенең Twitter-ында.

Ул Украина президенты Владимир Зеленскийның "9 майны Украинада да Европа көне итү" карарын хуплаган.

Урсула фон дер Ляйен Киевка 2023 елның февраль башында, Киевта "Украина – Европа берлеге" җыены узган чакта килгән иде. 2022 елда Украина Европа берлеге әгъзалыгына рәсми намзәт статусы алды.

  • 9 май иртәсендә Русия кабат Украинага ракет һөҗүмнәре ясады, ракетларны Киевка да очырды. Украина башкаласына ракетлар төшүе теркәлмәде, аларның күбесен һава һөҗүменә каршы системнар бәреп төшерде.
  • Президент фәрманы нигезендә, 2023 елның 9 маенда Украинада беренче тапкыр Европа көне үткәрәләр. Шулай ук Владимир Зеленский Югары Радага 8 майны Хәтер һәм Икенче дөнья сугышында нацизмны җиңү көне итеп билгеләү турындагы канун өлгесе кертте.
  • Моңарчы 8 май Украинада Хәтер һәм тынычлыкка ирешү көне, 9 май исә Нацизмны җиңү көне итеп билгеләп үтелә иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG