Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Важные истории": Сугыш барган бер елда Русиядә хәрби хәрәкәт ветераннары саны 50 меңгә диярлек арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу соңгы өч ел эчендә иң зур күрсәткеч. Ветеран статусы алганнарга айлык пособие каралган – 2023 елның февралендә аның күләме нибары 3896 сум иде.

Пенсия фонды мәгълүматларына күрә, Мәскәү Украинага каршы һөҗүм иткәннән бирле, Русиядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары саны 49 552 кешегә арткан. Бу соңгы өч ел эчендә иң зур күрсәткеч, дип яза "Важные истории".

Элегрәк хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын елына 10-15 мең кеше алып барган. Шул ук вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннары хәрби хәрәкәтләр ветераннарына керми, болар икесе ике төрле статус дип искәртелә.

2018 елда да ветераннар саны нык арткан булган, ул чакта аларның саны 71 мең кешегә җиткән, 2019 елда да күп булган – 49,7 мең кеше. Ул чакта ветеран исемен кайнар нокталарда булып кайткан Росгвардия һәм Мәхкәмә тәфтишләренең федераль хезмәте хезмәткәрләренә алырга рөхсәт итәләр иде.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, бер ай узгач сугышка китүчеләргә ветеран исеме алырга рөхсәт итә торган канун кабул ителде.

Бер ел эчендә канунга сугышучыларның яңа категорияләрен дә өстәделәр. Хәзер саклану министрлыгының хәрбиләре генә түгел, ихтыярилар, хосусый хәрби ширкәтләргә ялланучылар, шулай ук аннексияләнгән Донецки һәм Луһански өлкәләрендә 2014 елдан оешкан кораллы бүлекчәләр дә ветеран була алачак.

Ветеран статусы алу өчен кеше документлар җыеп, аны махсус комиссиягә тапшырырга тиеш. Бу гаризаны бер ай эчендә карарга тиешләр.

Әмма "ВКонтакте"дагы моның белән бәйле төркемнәрдә Украинада сугышып кайткан күп кенә кешеләрнең әлеге статусны айлар буе көтүе күренә.

Ветеран статусы алганнарга айлык пособие каралган – 2023 елның февралендә аның күләме нибары 3896 сум иде.

  • 2023 елның 1 апреленә кадәр булган белешмәләргә ярашлы, Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан бирле, Русия инвалидлар федераль реестрында 3400дән артык кеше теркәлгән, аларга хәрби яра алган өчен инвалидлык бирелгән.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы былтыр 24 февральдә башланды. Моны Мәскәү "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Сугышта ничә русияле үлгән, ничәсе яраланган - төгәл саннар билгесез, чөнки Русия югалтулары турында хисап бирми. Русия үзенең югалтулары турында соңгы тапкыр илдә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәндә, 2022 елның 21 сентябрендә әйткән иде.
  • Украинада һәлак булучыларның мәетләре Татарстан белән Башкортстанга да кайта. Хөкүмәт ул очракларны яшерергә тырыша. Былтыр февраль-март айларында Украинадан кайткан мәетләрне тантаналы рәвештә, зур түрәләр катнашында җирләгән булсалар, хәзер үлгән солдатлар турында хәбәр ителми диярлек. Бу мәгълүматны фәкать авыл пабликлары, социаль челтәрдәге җирле төркемнәрдә генә очратырга мөмкин.
  • Бер елда бу сугышта безнең хисапка күрә Татарстаннан кимендә 431 , Башкортстаннан кимендә 678 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG