Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украин активистлары Русиянең Польшадагы илчесен Кызыл армия солдаты каберлегенә чәчәк бәйләме куярга кертмәгән


Былтыр 9 майда Варшаудагы Русия илчесе Сергей Андреевка кызыл буяу сиптеләр
Былтыр 9 майда Варшаудагы Русия илчесе Сергей Андреевка кызыл буяу сиптеләр

Мемориал урнашкан  кечкенә зиратта илченең килүен берничә йөз кеше көтеп торган. “Рашистлар” дип кычкырып, активистлар илчене һәм аны озатып баручы затларны уратып алган, аларны мемориалга үткәрмәгән. Бәрелешләр булган. Русия илчесе кире борылып китәргә мәҗбүр калган.

Украин активистлары һәм Украинаны хуплаучы активистлар Варшаудагы Русия илчесе Сергей Андреевка 9 май уңаеннан Польша башкаласындагы Кызыл армия солдаты һәйкәленә чәчәк бәйләме куярга комачаулаган.

Мемориал урнашкан кечкенә зиратта илченең килүен берничә йөз кеше көтеп торган. Анда Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем иткән, русияләр кылырга мөмкин булган сугыш җинаятьләре турында хәтерләткән инсталляция корылган булган.

"Рашистлар" дип кычкырып, активистлар илчене һәм аны озатып баручы затларны уратып алган, аларны мемориалга үткәрмәгән. Чуалышлар булган.

Андреев үзе "Новости" агентлыгына җәрәхәтләнмәдем дип хәбәр иткән. Ахыр чиктә ул китәргә мәҗбүр булган, әмма соңрак кире килеп, чәчәк бәйләмен куярга тырышырга мөмкин булуын әйткән.

Шулай ук 9 май иртәсендә активистлар төркеме Варшаудагы Русия илчелеге бинасы каршында каршылык чарасы оештырды.

  • Узган ел 9 майда Андреевка Кызыл армия солдатлары каберлегенә килгәч, Русиянең Украинага каршы сугышына протест буларак кызыл буяу сипкәннәр иде.
  • Польшада Русия илчесенә буяу сибүләре турындагы видеога бәйле җинаять эше ачылган иде, бу уңайдан Татарстанда да тентүләр узды.
  • Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Польшага сугыштан качып, Украинаның миллионнан артык ватандашы күчеп килде.
  • Польша хакимиятләре Мәскәүнең гамәлләренә кырыс карашта тора. Ил хакимияте вәкилләре дә, күп кенә сивил активистлар да Русия вәкилләре Җиңү көнен Русиянең хәзерге агрессиясен аклау өчен куллана дип белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG