Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русия белән Грузия арасындагы туры очышларга кертелгән тыюны гамәлдән чыгарды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Грузия президенты Саломе Зурабишвили исә Русия хакимиятләренең карарын провокация дип атады. Ул иминлек шурасы җыены уздырырга, русияләр өчен өч айлык виза трәтибе кертү мәсьәләсен карарга өндәде. 

Русия президенты Владимир Путин Русия һәм Грузия арасындагы туры очышларга тыюны бетерде һәм Грузия ватандашлары өчен виза тәртибен гамәлдән чыгарды.

Бу карар Тбилисиның сугышта Украинаны турыдан-туры хуплаудан баш тарткан мәлдә булды.

Русия һава ширкәтләре Мәскәүдән Тифлискә һәм Тифлистән Мәскәүгә атнага җиде очыш башкарырга ниятли, дип хәбәр итте Русия транспорт министрлыгы. Аларны Русия очкычларында башкарачаклар. Грузия авиациясе әлегә Русия хакимиятләренең карарына фикер белдермәде.

2023 елның февралендә Европа берлеге Русия белән очышларын торгызса, Грузияне икенчел санкцияләр, ягъни гамәлдәге санкцияләрне бозган өчен кертелә торган чикләүләр кертәчәге турында кисәтте.

Грузия президенты Саломе Зурабишвили исә Русия хакимиятләренең карарын провокация дип атады. "Русия Украинага каршы агрессиясен дәвам иткәндә һәм безнең җирне үз баскынлыгында тотканда, туры очышларны торгызу һәм Грузия белән виза тәртибен гамәлдән чыгару кабул ителмәстәй", дип белдерде ул.

Русия Грузия белән туры очышларын 2019 елның июнендә туктатты. Моңа Грузия парламентында Русия депутаты Сергей Гавриловның спикер кәнәфиендә утырып урыс телендә чыгыш ясавыннан соң Тифлистә башланган протестлар сәбәпче булды.

Ул чакта Русия тышкы эшләр министрлыгы русияләргә иминлекләре өчен Грузиягә барудан тыелырга киңәш итте. Хәзер исә бу киңәш гамәлдән чыгарыла.

2008 елда Русия Көньяк Осетия һәм Абхазия җирләренә бәреп керде һәм аларның бәйсезлеген таныды. Грузия бу җирләрне Русия баскынлыгында дип саный һәм Русияне Грузия бөтенлеген бозуда гаепли. Элегрәк грузиннарга Русиягә бару өчен виза кирәк иде. Путин карары нигезендә, 15 майдан соң Грузия ватандашлары һәр ярты ел саен Русиядә визасыз 90 көн яши алачак.

Русияләр исә Грузиядә визасыз бер елга кадәр кала ала.Әмма Русиянең Тбилиси белән виза режимын гамәлдән чыгаруына җавап итеп, Грузия президенты иминлек шурасы җыены уздырырга, русияләр өчен өч айлык виза трәтибе кертү мәсьәләсен карарга өндәде.

Грузия статистика дәүләт хезмәте мәгълүматынча, 2022 елда, аеруча Мәскәү Украинага бәреп кергәннән соң, 62 меңнән артык русияле Грузиягә күченгән.

2022 елның февралендә Грузия хакимиятләре Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итте һәм Русиягә каршы кертелгән халыкара икътисади чикләүләргә кушылды. Шулай да ул үз чикләүләрен кертмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG