Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Грузия арасында очышлар туктатылды


Русиядә Грузиягә очышларны туктату фәрманы гамәлгә керде. Тбилиси-Мәскәү очышын башкарган "Аэрофлот"ның соңгы очкычы Шереметьево һава аланына 8 июль иртәнге сәгать биштә төшеп утырды.

Элегрәк "Урал һава юллары" һәм S7 һава ширкәтләренең дә Тбилисидан Мәскәүгә соңгы очышлары булды.

Грузиянең Georgian Airways һәм MyWay Airlines һава ширкәтләре Русиягә соңгы очышларын 7 июльдә башкарган дип яза ТАСС.

Грузиягә очышларны туктатудан Русия һава ширкәтләре якынча 3 млрд сум югалтачак. Бу хакта Русия транспорт министры Евгений Дитрих белдерде. Хөкүмәт һава ширкәтләренә әлеге югалтуларны федераль казанадан каплаячагын белдерде.

Русия президенты Владимир Путин 8 июльдән Русия һава ширкәтләренә Грузиягә очуны тыйды. Тыюның күпме дәвам итәчәге билгесез. Моннан тыш президент туризм операторларына Грузиягә турларны сатуны туктатырга киңәш итте.

20 июнь кичендә Грузия башкаласында протест чаралары башланды. Моңа Русия думасы депутаты Сергей Гавриловның Грузия парламентында спикер кәнәфиендә утырып урыс телендә чыгыш ясавы сәбәп булды. Митингта Русияне Грузия җирләрен оккупацияләү һәм илнең эчке эшләренә тыкшынуда гаепләүләр яңгырады.

Соңрак парламент рәисе Ираклий Кобахидзе вазифадан китүен​ белдерде.

Грузиянең Кунакханәләр һәм рестораннар федерациясе җитәкчесе Шалва Алавердашвили хәбәр итүенчә, русияләр Грузиянең диңгез буенда урнашкан отельләрге броньнәрнең 80 процентын кире кайтарган. Грузиянең туризм дәүләт идарәсе Русиядән туристлар агымы кимү нәтиҗәсендә ил 710 миллион доллар югалтыр дип фаразлый.

Русия Федераль иминлек хезмәтенең чик хезмәте мәгълүматынча, 2018 елда Грузиягә 1,29 млн русияле барган. 2019 елның беренче чирегендә Русиядән туристлар агымы 29 процентка арткан.

XS
SM
MD
LG