Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия президентына оппозицион намзәт Русияне фетнәдә гаепләде һәм “Төркия дәүләтеннән кулларыгызны алыгыз” диде


Кәмал Кылычдароглу
Кәмал Кылычдароглу

7 майда Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган үзенең тарафдарларына митингта видео күрсәтте. Анда Кылычдароглу тавыш бирүдә катнашырга чакыра, соңрак кадрларда Төркия террорчы дип саный торган Көрдстан эшче фиркасенә (РРК)  нигез салучыларның берсе күренә. Журналистлар моның монтаж булуын ачыклаган.

Оппозиция лидеры һәм Төркия президентына нәмзат Кәмал Кылычдароглу Русияне фетнәдә һәм фейклар таратуда гаепли. Бу хакта ул үзенең Twitterында язып чыкты.

"Хөрмәтле урыс дусларыбыз. Кичә бу илдә фаш ителгән монтажлар, фетнәләр, Deep Fake контенты һәм язмалар артында сез торасыз. 15 майдан соң да безнең дуслыгыбызны дәвам итәсегез килсә, Төркия дәүләтеннән кулларыгызны алыгыз. Без әле дә хезмәттәшлек һәм дуслык ягында", дигән ул.

Кылычдароглуның әлеге белдерүе 7 майда Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган үзенең тарафдарларына митингта видео күрсәткәннән соң чыкты. Эрдоган күрсәткән видеода Кылычдароглу тавыш бирүдә катнашырга чакыра, соңрак кадрларда Төркия террорчы дип саный торган Көрдстан эшче фиркасенә (РРК) нигез салучыларның берсе күренә.

DW журналистлары бу видеоны өйрәнеп, аның монтаж булуын, ике видеоны тоташтырып ясалуын ачыклаган һәм моны Кылычдароглуны көрд сугышчылары белән элемтәләрдә гаепләү максаты белән эшләнгән дигән нәтиҗәгә килгән.

  • Кәмал Кылычдароглу Җөмһүрият халык фиркасе башлыгы булып тора, бу илдәге иң элекке фиркаләрнең берсе. Аның намзәтен 6 фирка альянсы тәкъдим итте. Бу альянста катнашучы сәяси көчләрнең идеология һәм карашлары шактый төрле, ләкин алар төп максат итеп Эрдоганны җиңүне алга сөрә.
  • Төркиядә президент сайлаулары 14 майда үтәчәк. Кичә, 11 майда Төркиядә президент сайлавына намзәт, Memleket партиясе лидеры Мөхәррәм Инҗе сайлаудан үз намзәтен алу турында белдерде.
  • Бу карарының сәбәбе дип, сайлау кампаниясе барышында үзенә каршы компроматлар яудырылуын атады. Сәясәтче әйтүенчә, 45 көндә төрек медиаларында аның ялган фотолары таралган, ә тәртип саклау оешмалары бу очракларны тикшерүдән читләшкән. Дәүләт ил ватандашы һәм Төркия президентына намзәт буларак минем абруемны яклый алмады, дип искәртте ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG