Көнбатыш илләре санкцияләренә карамастан, Русия үз нефтен сата, акчасына тыелган тауарлар сатып ала. Чикләүләрне Мәскәү төрле схемалар белән урап уза. Киләчәктә Украина беректәшләре игътибарны яңа санкцияләр кертүдән бигрәк, булганнарын үтәтүгә бирәчәк дип фаразлана.
Украина беректәшләренең төп мәсьәләсе бүген – Русиягә карата яңа санкцияләр кертү түгел, ә булганнарын эшләтү. Хәрби тауарлар, сугышта да, гади тормышта да кулланыла алучы тауарлар, йөк машиналары өчен моторлар һәм башка җиһазларны кертүне тыюга карамастан, алар Русиягә барыбер керә. Ничек керә? Бу хакта "Настоящее время"га "Трансперенси Интернешнл" оешмасының Русия бүлеге мөдире Илья Шумановсөйләде.
Санкцияләр эшләми дип әйтеп булмый. Шул ук вакытта Русия аларны урап уза алмый дию дә дөрес түгел. Мәскәүгә иң мөһиме углеоводородларын сату. Бу федераль бюджет өчен дә, сугышны алып бару өчен дә, шул ук санкцияләрне урап узу өчен дә акча дигән сүз.
Беренчедән, Русия нефтен башка илләр нефте белән катнаштырып саталар. Bloomberg мәгълүматынча, моны Азиядә дә, Якын Көнчыгышта да эшлиләр. Бу катлаулы схема. Гадирәге дә бар.
Русия санкцияле нефтьне сатуда шулкадәр остарды ки, ул башка илләргә дә ярдәм итә ала. Красноярски өлкәсе губернаторы улы Артем Уссны да АКШ Венесуэлага Америка санкцияләрен урап нефть сатуда гаепле дип саный. Нефть сатылып, акча алынгач, аны тыелган тауарлар сатып алуга тотарга була.
"Артем Усс венесуэла нефтен сатудан кергән акчага хәрби өлкәдә дә, көнкүрештә дә кулланыла торган ике яклы кулланылыштагы тауарлар сатып алган дип аңлыйм. Русиягә сатарга ярамаган транзисторлар, ниндидер платалар булган", ди Шуманов .
Мондый тауарларны транзит белән Азиядән Төньяк-көнчыгыш Европага җибәреп була. Ә юлда аларның бер өлеше Русиядә югала. Financial Times мәгълүматынча, ике миллиард долларлык тауарның бары тик яртысы гына маршрутның ахыргы ноктасына бары җиткән. Газ турбиналары, радиоҗиһазлар һәм башка әйберләр Русия чигендә юкка чыккан.
Моннан тыш, Үзәк Азия илләреннән реэкспорт та бар. Казакъстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстан Русия Украинага басып кергәннән соң Мәскәүгә рекордлы дәрәҗәдә тауар кертә башлады. Бу күләмдә тауарны әлеге илләр җитештерми. Моңа көнкүреш техникасы да, катлаулы электорника да керә. Шул исәптән корал ясау өчен кулланып булган тауарлар.
Санкцияләрне Русия дәүләт буларак кына түгел, чикләүләргә эләккән физик затлар да урап уза. Мәсәлән, Кремльгә якын бизнесменның яхтасы Европаның бер портында тоткарланган иде. Әмма эшмәкәр экипажга акча түләп, аны урлаттыра ала.
"Бу XXI гасыр пиратлыгы. Бүген Пират гаваньнары – ул офшор юрисдикцияләре, кариб илләре һәм башкалар гына түгел. Пиратлык тәҗрибәсен санкцияләргә эләккән кешеләр дә куллана. Мәсәлән, Алишер Усманов белән бәйле яхталар урланды, Андрей Мельниченко белән бәйле яхталар да портлардан юкка чыкты", ди Шуманов.
Русия байларының яхталары хәзер кайда
1/11Русия олигархы Андрей Мельниченконың SY A җилкәнле көймәсен Италия хакимиятләре 11 мартта кулга алды. Төрле исәпләүләргә караганда, аның бәясе 600 млн доллар дип санала.
Европа шурасы белдерүенчә, Мельниченко “Кырымны аннексияләү һәм Украинаны тотрыксызландыру өчен җаваплы Русия федерациясе хөкүмәтенә шактый керем китерүче икътисад тармакларында шөгыльләнә”. Мельниченко вәкиле без бу нигезсез һәм дәлилләнмәгән чикләүләрне кире кагачакбыз һәм канун өстенлеге, аек акыл җиңеп чыгар дип өметләнәбез”, диде.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
2/11Bloomberg исәпләвенчә, 156 метр озынлыктагы Dilbar (2017 елда Монако ягыннан төшерелгән фото) 594 млн доллар тора. Русия миллиардеры Алишер Усмановның бу яхтасы хәзер Һамҗбург портыннан чыга алмый тора. Германия хакимиятләре аңа китү өчен кирәкле таможня документларын бирмәгән.
Усманов казылма байлыклар сәнәгате, киңкүләм мәгълүмат чараралары һәм телекоммуникацияләр бизнесы белән шөгыльләнә. Ул Русия президенты Владимир Путин белән тыгыз бәйләнештәге олигархларның берсе санала. 1 мартта Усманов чикләүләр “ялган һәм гайбәт белдерүләргә нигезләнә, алар минем намусыма, абруема һәм эшмәкәрлек репутациямә зыян китерә. Үз абруемны һәм репутациямне яклау өчен барлык кануный мөмкинлекләрне кулланачакмын”, дип белдерде.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
3/11Amore Vero яхтасы Путинның күптәнге дусты һәм “Роснетфь” башлыгы Игорь Сечинныкы диелә. Яхта март башында Франциянең Марсель шәһәре янында кулга алынды. Superyacht Fan исәпләвенчә, ул 120 млн доллар тора.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
6/11Русия олигархы Алексей Мордашовныкы дип саналган 65 метрлы Lady M яхтасын Италия полициясе март башында кулга алды.
Bloomberg исәпләвенчә, Мордашов Русиядә иң бай кешеләрнең берсе санала. Аның милке 21,2 млрд доллар диелә. Ул Европадагы иң зур туроператор булган TUI-ның хуҗасы. Мордашовның “Россия” банкы белән дә финанс бәйлелеге бар. Бу банк Русия югары түрәләренең “шәхси банкы” санала. Мордашов ТАССка: “Хәзерге геополитик киеренкелек килеп чыгуга минем бер катнашым да юк һәм Европа берлегенең миңа карата нигә чикләүләр кертүен аңламыйм”, дип белдерде.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
7/1150 млн долларлык Phi яхтасын Лондонның Кэнэри-Уорф портында кулга алдылар. Бу — Британиядә кулга алынган, Русия белән бәйле яхталарның беренчесе.
Financial Times язуынча, яхтаның хуҗасы — Уралдагы “Мотив Телеком” мобиль ширкәтенә нигез салган Виталий Кочетков. Әмма язмада Кочетковка карата чикләүләр кертелмәгәнлеге һәм Британия хөкүмәте яхта башка кешенеке булырга мөмкин дип исәпләве дә белдерелә.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
8/112021 елда 500 млн долларга сатып алынган Nord яхтасы да Алексей Мордашовныкы диелә. Ул 12 мартта Сейшел утрауларыннан киткән һәм хәзер Владивостокта тора.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
9/11Миллиардер Роман Абрамовичның Eclipse яхтасы дөньяда иң озын яхаталарның берсе. Аның озынлыгы 162 метр. 500 млн долларлык Eclipse яхтасы Төркиянең Мармарис портына китеп, кулга алынудан котылды.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
10/11Италия хакимиятләре кулга алынган 40 метрлы Lina яхтасы Путинның якын дусты, миллиардер Геннадий Тимченконыкы диелә. Италия хөкүмәте аны 55 млн доллар дип бәяли.
Милке 12,9 млрд доллар дип бәяләнгән Тимченко — чикләүләргә дучар булган Volga Group инвестиция шикрәтенә нигез салучы. Ул энергетика, транспорт һәм төзелеш белән шөгыльләнә.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
11/11Русиядә төрмәдә утыручы оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный такымы белдерүенчә, 140 метрлы Shahrezad яхтасының яшерен хуҗасы — Русия президенты Владимир Путин. Такымдагы тикшерүчеләр 700 млн доллар дип бәяләнгән бу яхта экипажындагы берничә кешенең Русия президенты иминлеге өчен җаваплы Федераль сак хезмәтендә (ФСО) эшләүчеләр булуын тануларын әйтә.
Бу турыда мәгълүмат чыгу белән экипажның әлеге әгъзалары алыштырылган. Яхтаның британияле капитаны аның Путинныкы булуын кире кага. Shahrezad хәзер диңгезнең Италия карамагындагы өлешендә тора. Италия хакимиятләре аның кемнеке булуын ачыкларга тырышуларын белдерде.
Дөнья буйлап Русия олигархларының һәм түрәләренең милкен эзлиләр.
Previous slide
Next slide
Яхтаны портлардан чыгару бик авыр түгел булып чыкты. Кыйбатлы көймәләрне гади сивил портларга куялар. Аларны ниндидер хосусый ширкәтләр саклый ала. Ә кайбер очракларда сак бөтенләй булмаска да мөмкин. Шуманов сүзләренчә, "иң арзан юл – портның сак хезмәтенә акча төртү". Тагын бер әйбер, яхталарны саклау оештырылмау. "Кыйбатлы яхталарны саклауга күп акча кирәк. Бу бик зур чыгымнар. Һәм ул беркемгә дә йөкләнмәгән. Чынлыкта бу яхталар ташлап калдырылган", ди ул.
Бу күзгә күренгән схемалар гына. Алар күптән билгеле булса да, эшләүләрен дәвам итәләр. Тыюларга карамастан, Русия нефтен сата, санкциядәге тауарларны ала һәм гаскәрне тәэмин итә. Күпме схемалар ачылмаган – анысы билгесез. Киләчәктә Көнбатшы илләре төп игътибарны шуңа юнәлтәчәк.
2022 елның февралендә Русия Украинага һөҗүм итте. Моңа җавап итеп, АКШ һәм Европа даими рәвештә санкцияләр кертә, алар Русия оешмалары белән хезмәттәшлек итүне чикли яки тулысынча тыя.
Русия Украинага бәреп кергәннән соң 1200дән артык оешма Русиядә эшчәнлеген туктатты, аларның 372се илдән тулысынча китте.
Форум