Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росфинмониторинг акча күчергән вакытта җибәрүченең генә түгел, алучының да паспорт номерын күрсәтүне мәҗбүри итмәкче


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Үзгәрешләр 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә мөмкин диелә.

Росфинмониторинг банкларга яңа таләп керттермәкче була –акча җибәргәндә юллаучының гына түгел, алучының да да белешмәләре күрсәтелергә тиеш. Бу паспорт номеры яки ИНН була ала. Бу хакта РБК хәбәр итә.

"Җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне юуга каршы көрәш турындагы" канун хәзерге вакытта акча күчергәндә җибәрүче турындагы мәгълүматлар гына күрсәтелүен таләп итә: тулы исеме, хисабының номеры, ИНН яки яшәү урыны. Акча алучы турында мәгълүмат кертү соралмый.

Басма язуынча, Росфинмониторинг Русия эчендә генә түгел, карта яки хисап аша чит илгә акча күчергәндә дә алучысын күрсәтүне мәҗбүри итмәкче. Шулай ук оешма банк хисабы ачмый гына җибәрелгән акчаларның күләмен иң күп дигәндә 100 мең сум итмәкче. Чит ил акчасы белән күчергәндә дә шул ук таләп булачак.

  • Росфинмониторинг (Русиянең финанс мониторинг башкаручы федераль хезмәте) — җинаять юлы белән табылган керемнәрне легальләштерү (акча юу) һәм террорчылыкны финанслауга каршы торучы, шулай ук дәүләт сәясәтен формалаштыру, башка федераль органнарның бу өлкәдә эшчәнлеген норматив-хокукый җайга салу һәм координацияләү вазифаларын башкаручы федераль оешма.
  • Росфинмониторинг оешмасының террорчылар һәм экстремистлар исемлеге бар. Анда дәүләт экстремист эшчәнлеккә яки террорчылыкка катнашы бар дип санаган кешеләрне кертәләр. Аларның банктагы хисапларын томалыйлар һәм күпләр банк карталарын файдалана, шулай ук эшкә урнаша алмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG