Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Усама бин Ладен белән бер дәрәҗәдә". Росфинмониторинг исемлегенә кемнәр эләгә


Росфинмониторинг оешмасының террорчылар һәм экстремистлар исемлеге киңәя. Исемлектә 13 тапкыр террорчы, 14 тапкыр экстремист статусында булучылар да очрый. 

Cоңгы елларда Русиядә "ят агент" дип тамгаланган кешеләр һәм оешмалар саны артты. Тик бу хакимият басымының бердән-бер коралы түгел. Тагын бер ысул бар – Росфинмониторинг оешмасының террорчылар һәм экстремистлар исемлеге. Анда дәүләт экстремист эшчәнлеккә яки террорчылыкка катнашы бар дип санаган кешеләрне кертәләр. Аларның банктагы хисапларын томалыйлар һәм күпләр банк карталарын файдалана, шулай ук эшкә урнаша алмый.

Росфинмониторинг (Русиянең финанс мониторинг башкаручы федераль хезмәте) — җинаять юлы белән табылган керемнәрне легальләштерү (акча юу) һәм террорчылыкны финанслауга каршы торучы, шулай ук дәүләт сәясәтен формалаштыру, башка федераль органнарның бу өлкәдә эшчәнлеген норматив-хокукый җайга салу һәм координацияләү вазифаларын башкаручы федераль орган.

Шундый корбаннарның берсе, шартлы рәвештә өч елга хөкем ителгән Башкортстан пенсионеры Илмира Бикбаева әлеге исемлеккә эләкәннән соң бөтен карталары томалануы турында сөйләде.

Илмира Бикбаева
Илмира Бикбаева

"Карар гамәлгә керергә бер ай кала ук Росфинмониторинг мине экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертте һәм барлык хисапларым туңдырылды. Хәзер хисапта калган акчадан коммуналь хезмәтләргә генә түли алам. Аның өчен җиде көн алдан гариза бирәм. Аны Мәскәү биш көн карый. Шуннан банк минем хисабымны вакытлыча ача һәм гаризада язылган бәяне түлим. Моның өчен бик күп вакыт китә, барлык документларның нөсхәләрен алалар һәм Мәскәүгә җибәрәләр. Банк хезмәткәрләре итагатьле, барысын да аңлыйлар", ди ул.

Бикбаева әйтүенчә, башта пенсия акчасын да гариза язып кына ала алган. Сентябрьдән инде акчаны өйгә китерү турында килешкән.

Элегрәк Чиләбедә яшәүче беренче төркем инвалид Әмир Гыйләҗевның да хөкем карары чыкмаган килеш хисаплары туңдырылган иде. Аңа алдан беркем берни хәбәр итмәгән, аңлатучы да булмаган.

Тагын бер корбан – "Мемориал" оешмасы тарафыннан сәяси тоткын дип танылган Иван Асташин.

Росфинмониторинг исемлегендә булган кешеләрне дәүләт соры зонага куып кертә

"Банкка кереп, карта ачтыра аламмы, дип сорадым. Мөмкин диделәр, паспортны алдыдар. Тик минем турындагы мәгълүматны базага кертеп карагач, "Гафу итегез, банк баш тарта диләр" дип сөйли Асташин. Ул 9 ел төрмәдә утырган. Мәхкәмә Иванны террорчылыкта һәм "Автоном хәрби террорчылык оешмасы" эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапкан, бу оешма Русиядә террорчы дип табылган һәм тыелган. "Мемориал" Асташинны сәяси тоткын дип таныды, ә Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе (ЕСПЧ) төрмәдә утыру шартлары бозылган өчен аңа 6 мең евро түләтү карары чыгарды. Әмма Иван бу акчаларны гына түгел, гомумән, бер акчаны ала да алмый.

"Росфинмониторинг исемлегендә булган кешеләрне дәүләт "соры зона"га куып кертә. Канун нигезендә эш бирүче хезмәт хакын кулга бирергә дә, банк картасы аша түләргә дә мөмкин, ләкин күпчелек эш бирүчеләр "Нишләп кулга бирергә?" дип төпченә башлый. Һәр очракта террорчылык аркасында утырганлыгыңны аңлата башласаң, моны бөтен кеше дә аңламаячак" ди Асташин. Ул Росфинмониторинг исемлегенә мәхкәмә карарыннан соң кертелгән.


Исемлек терроризмны финанслауга каршы тору максатыннан төзелгән дип аңлатыла. Анда исеме кергәннәрне, финанс операцияләр башкарганда, җентекле тикшерелә. Әмма 2013 елда канунга төзәтмәләр кертелде. Аңа ярашлы, террорчылык һәм экстремизм өчен хөкем ителгәннәргә банк карталарын кулланырга, милек белән бәйле финанс операцияләре башкарырга, мирас алырга, иминиятләштерүдән килгән түләүләрне алырга ярыймы, ярамыймы тикшерүче хәл итә.

"Кеше үзе яки үз асрамасында булган кеше өчен аена 10 мең сум гына тота ала. Әгәр аңа күбрәк акча кирәк булса, ул үтенеч яза һәм ни өчен күбрәк кирәк булуын аңлата. Ә әгәр кеше акча белән бәйле булмаган ниндидер башка гамәле өчен хөкем ителгән булса? Ни өчен автомат рәвештә ул өстәмә җәза ала? Кеше җитди җинаять кылгандыр, ләкин ул акча белән бәйле түгел. Аның ниндидер эшчәнлекне финанслаячагы турында уйларга нинди нигезләр бар?" ди "Сова" мәгълүмати-аналитик үзәге җитәкчесе Александр Верховский.


Төмән блогеры Алексей Кунгуровны террорчылыкны аклау эше нигезендә хөкем иткәннәр. Блогер 2016 елда үзенең "Живой журнал" Русия хәрбиләренең Сүриядәге хәрби операциясен тәнкыйтьләгән.

"Иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үтәгәндә хатыным, мондагы тоткыннар әйтмешли, "ларек"ка мең сум күчергән иде. Шундук террорчылыкны финанслаган дигән сылтау белән аның банк хисабы томаланды" дип сөйли Кунгуров.

Кунгуров тоткынлыктан 2018 елның июнендә азат ителгән, "Мемориал" ("ят агент" дип танылды) хокук яклаучылары аны сәяси тоткын дип саный.

Азат ителгәннән соң Кунгуровка хатынының банк картасын кулланырга туры килгән, чөнки аңа шәхси хисап ачудан баш тартканнар. Яңа җинаять эзәрлекләве аркасында ул Грузиягә күчеп киткән.


Данила Бузанов та хәзер шунда ук яши, ул нәфрәт һәм дошманлык уятуы өчен бер ел ярым утырып чыккан. Бузанов үзбилгеләнгән Луһански һәм Донецки төбәкләрен (ДНР һәм ЛНРга) хуплаган бер танышы белән сугышкан. Тикшерү фаразынча, сугышкан вакытта Бузанов Украина яклы шигарләр кычкырган.

Усама бин Ладен белән бер дәрәҗәдә экстремист һәм террорчы булып торасың

"Росфинмониторинг шул ягы белән авыр – син исемлекләрдә Усама бин Ладен белән бер дәрәҗәдә диярлек экстремист һәм террорчы буларак торасың, моның хакында шундук "безнең шәһәрдәге беренче экстремист" дигән хәбәр тарала. Бу рухи яктан бик зур басым һәм тормышка да тәэсир итми кала алмый" ди Бузанов.

Колониядән азат ителгәннән соң Данила Бузанов рәсми рәвештә эшкә урнаша алмаган. Өч ел узгач, хөкем ителү мөддәте төгәлләнгәннән соң, аны Росфинмониторинг исемлегеннән сызганнар.

"Эш бирүченең мондый исемлекләрдә булган кеше белән бәйләнәсе килүе шикле. Ул проблемнар, тикшерүләр, полициянең игътибарын җәлеп итүне теләми. Дусларымда эшләдем, хезмәт хакын кулга түләделәр, шулай яшәргә тырыштым, авыр булды, бу өч ел дәвам итте" дип сөйли Бузанов.


"Сова" үзәге башлыгы Александр Верховский фикеренчә, террорчылык һәм экстремизмда шикләнелгән һәм хөкем ителгән бөтен кешене автомат рәвештә Росфинмониторинг исемлегенә өстәүнең бернинди мәгънәсе дә юк.

Тикшерү томалауларга сайланыбрак карасын иде, ди ул. "Әгәр бу чаралар мәхкәмә тарафыннан билгеләнсә, аңларга мөмкин. Әйтик, тикшерүче мәхкәмәгә килә һәм бу кеше канунга каршы килә торган, экстремист эшчәнлекне финанслаячак дигән мәгълүмат бар, аның хисабын куллануына чикләр куйыйк, дия. Мәхкәмә моны раслый. Бу рәвешле эшләнсә, бу гамәл чынлап та чикләү чарасы куюга охшар иде" ди Верховский.


Геленджикта яшәүче Иван Шукшин програмчы булып эшли. Росфинмониторинг исемлеге турында ул Мария Мотузная эшеннән соң белгән – аны, тикшерү фаразынча, дин тотучыларның хисләрен мәсхәрәләгән мемнар өчен хөкем иткәннәр иде.

Шукшин, Русия хакимиятләре фикеренчә, террорчылык һәм экстремизмга катнашы булганнарның яңартылган исемлеген чыгарып баручы Telegra-бот уйлап чыгарган.

"Июньдә исемлеккә 100 экстремист өстәлгән иде. Мин күзәтеп барган еллар эчендә бу – рекорд. Гомумән, җәй бик киеренке булды. Анда балаларны да өстәүләрен күреп аптырадым. Бу исемлектә мәктәпкә йөри торган балалар түгел, төзәлмәстәй җинаятьчеләр генәдер дип уйлаган идем" ди Иван Шукшин.

13 мәртәбә террорчы, 14 мәртәбә экстремист статусында булган

Исемлеккә яңа кертелгән кешеләр еш кына Иванны үзләре эзләп табып яза. Кемдер исемлектән чыгарылуы турындагы шатлыклы хәбәре белән бүлешә, кемдер үзенең фамилиясен сөртеп ташлауны сорый. Кайвакыт Иван хокукый ярдәмгә кагылышлы киңәшләрен бирә. Кызыклы хәлләр дә була, дип сөйли Иван: "Бер егетнең статусы берничә мәртәбә үзгәрде. 13 мәртәбә - террорчы, 14 мәртәбә экстремист статусында булган. Мөгаен, ниндидер хезмәтләр алдан килешеп эшләмәгәндер, шуңа ул статусын шулай еш алыштыргандыр" ди ул.


"Сова" мәгълүмати-аналитик үзәге җитәкчесе Александр Верховский фикеренчә, Росфинмониторинг исемлегенә кешеләрне күпләп өстәү – өстәмә җәза чарасы булып тора һәм ул хөкем ителүчеләрне төзәтү өчен яраксыз.

"Әгәр без бу кешеләр турында җинаятьчеләр дип әйтәбез икән, алар җәзасын үтәгәннән соң яңа җәмгыятькә әйләнеп кайтырга, анда яшәргә өйрәнергә тиеш. Әгәр бу кешеләр легаль рәвештә эшкә урнаша алмый икән, яңа җәмгыятьтә яшәргә ничек өйрәнәчәк?" ди ул.

Октябрьдә Росфинмониторинг террорчылыкны, экстремизмны, киңкүләм тәртипсезлекләрне һәм наркотиклар әйләнешен финанслау өчен кулланыла дигән шик уяткан банк карталарын һәм хисапларын мәхкәмәсез генә томаларга тәкъдим иткән иде.

Томалаулар турындагы мондый карарны Федераль иминлек хезмәте (ФСБ), Эчке эшләр министрлыгы һәм Росфинмониторинг җитәкчеләре, аларның урынбасарлары һәм ФСБ белән Эчке эшләр министрлыгының җирле оешмаларының аерым җитәкчеләре кабул итә ала.

Банк хисабын томалау турындагы карарны кабул иткән җитәкче бу хактагы карарның күчермәсен прокурорга юлларга тиеш. Әгәр прокурор карарга каршы булса, ул гамәлдән чыгарылачак.

Хәзерге көндә Росфинмониторинг исемлегендә 11569 кеше бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG