Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкем карары чыкмаган килеш террорчы исемлегенә кертелгән инвалид Әмир Гыйләҗев пенсия акчасын ала алмый


Әмир Гыйләҗев
Әмир Гыйләҗев

Чиләбедә яшәүче, арбада гына йөртелүче инвалид Әмир Гыйләҗевның пенсия акчалары туңдырылган. Өстәвенә аңа 42 миллион сум штраф салынган. Бу хакта алдан белгертү булмаган.

Росфинмониторинг оешмасы террорчылык маддәләре (205.2. һәм 205.5) нигезендә гаепләнүче Чиләбедә яшәүче беренче төркем инвалид Әмир Гыйләҗевның хисапларын туңдырган. Гыйләҗев Азатлыкка әйтүенчә, аңа шулай ук 42 миллион сум штраф салынган.

"Мин бу хәлне 21 март көнне белдем. Телефоннан интернет аша банк хисабына керә алмадым. Миңа сезнең хисап туңдырылган дигән хәбәр килде. Шуннан хатыным банкка китте һәм ана хисаплар туңдырылган дип әйткәннәр. Нигездә террорчылар яки экстремистлар исемлегенә кертелгәч, хисапның туңдырылуын әйткәннәр. Шуннан без Росфинмониторинг оешмасының әлеге исемлеген карагач, чыннан да мин үземнең әлеге исемлектә булуымны белдем. Әмма ни өчен мине гаепләү турында мәхкәмә карары булмый торып, алар мине бу исемлеккә керткәннәр, шунысы аңлашылмый", дип аптырый Гыйләҗев.

Банктан бирелгән кәгазь
Банктан бирелгән кәгазь

Хисабын туңдырудан тыш аңа 42 миллион сум штраф да салганнар. Бу хакта Гыйләҗевның хатынына банкта әйткәннәр. Һәм Әмирнең хисапка килә торган барлык акчалары шул штрафны түләүгә китәчәген әйткәннәр.

Әмир Гыйләҗев сүзләренчә, аңа алдан беркем берни хәбәр итмәгән, аңлатучы да булмаган.

"Минем бит гаиләм бар. Хатыным минем опекуным (караучым) булып тора. Шуңа аңа да акча минем хисапка килә. Хәзер ул акча да юк. Ике улыбыз бар. Берсе техникумда укый һәм аңа көн дә юлга һәм ашарга 100 сум кирәк. Икенчесе әле мәктәптә генә укый. Әмма үзебезгә дә көн дә ашарга кирәк. Мин пенсиямне алып өлгермәдем, менә 18 мартта икенче пенсиям килде. Анысын да ала алмадым. Ярдәм йөзеннән туганнарым да акча салгалый иде. Аларның акчалары да калды. Хәзер акчасыз утырабыз. Бер туганым ике мең сум биреп торды", дип сөйләде ул.

Гыйләҗевны аеруча гаҗәпләндергәне – хөкем карары чыкмаган кешене экстремистлар исемлегенә кертү. Шулай ук беркемгә бернинди зыян китермәгән кешегә 42 миллион сум штрафның ни өчен салынуын да аңламый ул. "Мин бит әле шикләнелүче генә", ди ул.

Адвокат Марат Ашимов Азатлыкка әйтүенчә, террорчылык маддәсе нигезендә шикләнелүче, гаепләнүче, эзләүдә булган кешеләр барысы да Росфинмониторинг исемлегенә кертелә.

Марат Ашимов
Марат Ашимов

"42 миллион сум штрафка тартылу турында мәхкәмә приставларына мөрәҗәгать итеп сорау кирәк. Алар ул штрафны раслаучы документны тәкъдим итәргә тиешләр. Әгәр мәхкәмә приставларының аңа карата бернинди дәгъвалары булмаса, шул документ белән банкка бару кирәк", дип аңлатты адвокат.

Ашимов әйтүенчә, банклар Росфинмониторинг исемлекләреннән бик курка һәм шуңа киләчәктә әлеге исемлеккә эләккән кеше белән алар эшләмәү юлларын табачак.

"Шул ук вакытта гаепләү карары чыгарылмаса, ул кеше акчаларын хисаптан ала алачак", ди Ашимов.

Гыйләҗевка башта Җинаять кодексының 205.5нче маддәсе – террорчылык оешмасы эшчәнлеге оештыру, шундый оешмада катнашу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Аның өендә тентү узды. Әмирне 2014 елда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкилен төрмәдән чыкканда байраклар белән каршы алган видеоны монтажлап Youtube челтәренә куюда гаепләделәр.

Беренче төркем инвалид булуга карамастан ул узган елның 23 октябреннән 21 декабрьгә кадәр сак астында булды. Аның нәселдән килә торан чире (Дюшен миопатиясе) җинаять җаваплылыгына тарту тыелган авырулар исемлегенә керә. Әмма моңа игътибар итүче булмаган. Хатыны Айгөл Гыйләҗева сүзләренә караганда, сак астында тотылганда иренең сәламәтлеге тагы да начарайган.

Соңрак Гыйләҗевка тагын бер җинаять эше – Җинаять кодексының 205.2 маддәсе – террор гамәлләре кылырга чакыру, террорчылыкны аклау яисә террорчылыкны пропагандалау маддәсе нигезендә ачылды.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG