Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Чиләбедә инвалид Әмир Гыйләҗевка тагын бер җинаять эше ачкан


Әмир Гыйләҗев
Әмир Гыйләҗев

Башка кеше ярдәмендә хәрәкәтләнә алмаучы, арбада гына йөртелүче инвалидны террорчылык гамәлләре кылырга чакыруда гаеплиләр.

Федераль иминлек хезмәтенең Чиләбе идарәсе тикшерүчесе Алексей Глоба инвалид арбасында гына хәрәкәт итүче Әмир Гыйләҗевка карата икенче җинаять эше ачкан. Бу хакта Idel.Реалиига гаепләнүче үзе хәбәр иткән.

"Бу эш Җинаять кодексының 205.2 маддәсе нигезендә ачылды, террор гамәлләре кылырга чакыру, террорчылыкны аклау яисә террорчылыкны пропагандалау. Сүз "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән бәйле эшчәнлек турында бара. Нинди материаллар булуын әлегә белмим, алар миңа китаплар һәм видео җибәрде, Интернетта минем язган сүзләрне алганнар", ди Гыйләҗев.

Ул моңа кадәр 205.5нче маддә – террорчылык оешмасы эшчәнлеге оештыру, шундый оешмада катнашу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган булын да искә төшерде.

Гыйләҗев сүзләренчә, әлеге эштә ул бердәнбер гаепләнүче.

2018 елның октябрендә инвалидның өендә уздырылган тентү вакытында экстремистик материаллар исемлегенә кергән китаплар һәм дисклар табылуы белдерелде.

Беренче төркем инвалид булуга карамастан, Әмир Гыйләҗев былтыр 23 октябрьдән 21 декабрьгә кадәр сак астында булды.

Аның нәселдән килә торан чире (Дюшен миопатиясе) җинаять җаваплылыгына тарту тыелган авырулар исемлегенә керә. Әмма моңа игътибар итүче юк. Беренче тапкыр Әмирне 2014 елда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкилен төрмәдән чыкканда байраклар белән каршы алган видеоны монтажлап Youtube челтәренә куюда гаепләделәр.

Гыйләҗевлар гаиләсендә тентү уздыру турында Әмирнең хатыны Алсу Азатлыкка да сөйләгән иде. "Битлек кигән, корал тоткан 15 кеше иртүк килеп керде. Улымны идәнгә егып салдылар. Ирем инвалид бит инде, ятып тора иде. Боларның барысын да күреп аның хәле начарланды, авызыннан кан китте. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырттым. Алар Әмирне алып киткәч, ФСБ вәкилләре дә аларга иярде. Күрәсең, алар табибтан "Әмир сәламәт" дигән кәгазь алганнардыр, чөнки хәле начар булса да, Әмирне кире кайтарып җибәрделәр. Арбада утырган беренче төркем инвалидка шундый кәгазь бирүләренә бик аптырадым", диде Алсу Гыйләҗева.

Әмирне ФСБ барыбер алып китә һәм тикшерү изоляторына яба. Соңрак ул изоляторның хастаханәсенә күчерелә.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG