Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы XIV гасыр мәдрәсәсен торгызуда Татарстан президентыннан ярдәм сорадылар


Бүген борынгы уку йорты бинасының бер өлеше сакланган. 

1332 елда Кырымда корылган Инджибек Хатун мәдрәсәсе яңадан торгызуда Татарстаннан ярдәм кирәк. Бу хакта бүген Кырым инженер-педагогия университетының кырымтатар филологиясе фәнни-тикшеренү институты профессоры Исмаил Кәримов белдерде. Әлеге мөрәҗәгать белән ул Казанда Хөсәен Фәезхановка багышланган фәнни җыенда чыкты.

Кәримов сүзләренчә, Инджибек Хатун мәдрәсәсен югары уку йорты дип атарга була. Ул галимнәр тарафыннан аның университет буларак өйрәнелүен әйтә. 1925 елда шәрык белгече, галим Илья Бороздин тарафыннан Иске Кырымда үткәрелгән тикшеренүләр вакытында ачыклана. Уку йорты Үзбәк хан мәчете янында урнашкан.

"Бу гади мәдрәсә түгел. Аны төзергә зур акчалар тотылган. Төзелештә төрле осталар катнашкан. Казу эшләре дә шуны дәлилли. Бороздин ачыклаганча, бу 1332 елда Кырым әмире Телек Тимернең тормыш иптәше Инджибек Хатун тарафыннан нигез салынган югары уку йорты булган. Ул хакта 1666 елда төрек сәяхәтчесе Әүлия Чәләби дә һәм бик күп чыганаклар сөйли", диде ул.

Уку йортында 9 ел белем алганнар, шул исәптән дөньяви фәннәр дә укытылган, дип өстәде ул.

Аныңча, бу Европаның көнчыгыш һәм үзәк өлешендәге иң борынгы югары уку йорты санала ала. Хәтта "Карл университетыннан да 16 елга иртәрәк салынган" ди ул.

Исмаил Кәримов Кырымдагы тарихи уку йорты бинасын торгызуда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорады.

"Ислам университетының бер өлеше сакланган. Әгәр аны торгыза алсак, көнчыгыш һәм үзәк Европада иң борынгы уку йорты булып Карл университеты түгел, ә Инджибек Хатун университеты саналуын дәлилли алачакбыз", диде ул.

Русиянең Кырымны анексияләвеннән соң ярымутрауда татар эзен бетерү дәвам итә. Соңгы елларда Мәскәү Кырымны борынгы урыс җире итеп күрсәтергә тырыша.

Узган ел Акмәчеттә 2017 елда табылган урта гасыр чоры Калга-солтан сарае урынында хосусый йорт төзелеше яңадан кузгалды. Активистлар кырымтатар тарихының тагын бер һәйкәле мәңгелеккә юкка чыгуына борчыла.

Бакчасарайдагы татар дөньясының сакланып калган бердәнбер Ханнар сараенда "реставрация" дип аталган төзекләндерү эшләре вакытында диварда ярыклар барлыкка килде һәм аның авыша башлавы җәнҗал тудырды. Украина президентының Кырымдагы вәкиллеге Хан сараендагы Кырым Гәрәй ханның Алтын булмәсе юк ителде, сарайның түбәсе һәм витражлары сүтелде дип, хәбәр итте.

2021 елда узган Русия халык санын алу мәгълүматларына күрә, җиде елда Кырымда урыслар 12 процентка арткан, украиннар ике тапкырга кимегән. Кырымтатарларда зур үзгәреш юк – рәсми саннар аларның нибары 21 меңгә артуын күрсәтә, гәрчә белгечләр фикеренчә, арту күпкә күбрәк булырга тиеш, кырымтатарларны махсус киметеп күрсәтәләр ди алар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG