Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчет янында тимер юлда булган шартлаудан соң аннексияләнгән Кырымда тоткарлаулар башланган


Акмәчет районында ашлык төягән вагоннар рельстан чыккан урын
Акмәчет районында ашлык төягән вагоннар рельстан чыккан урын

29 яшьлек кырымтатар Мамбет Асан-Устаны урлап, тимер юлдагы шартлау белән бәйле сорау алулары, соңрак гаепне тану күрсәтмәләре имзалаттырулары хәбәр ителә. Сорау алуларда егеттән тимер юлда шартлау булганда кайда булдың дип белешкәннәр, Украина белән мөнәсәбәтләрен сораганнар, янаганнар диелә.

Аннексияләнгән Кырымның Киров районында билгесез затлар 29 яшьлек кырымтатар Мамбет Асан-Устаны урлаган. Бу кичә, 18 майда Акмәчет (Симферополь) янындагы тимер юлны шартлату белән бәйле булырга мөмкин. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Тоткарланган көнне егет машинада булган.

"Юл янында тулысынча тәрәзәләре караңгылатылган Vesta машинасы торган. Бу машина аның артыннан кузгалган, акрын гына аның машинасы алдыннан барган. Каршысына ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп туктаган, егетне янәсе документларын тикшерү өчен полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр", дип сөйләгән Мамбетның туганы хокук яклаучыларга.

Русия ЮХИДИ хезмәткәрләре кырымтатар егетен кичке сәгать сигезләрдә тоткарлаган, ул элемтәгә кич кенә чыккан һәм Акмәчеттә ниндидер бер бинада тотылдым, мине монда башыма капчык кигереп китерделәр дип сөйләгән. Аннан Аҗы Кал (Чистенькое) авылы тирәсендә тимер юл шартлавы турында сораштырганнар һәм гаеп тану күрсәтмәләре имзалаттырганнар диелә.

Асан-Уста үзе дә тоткарлануы турында сөйләгән. Ул документларын тикшертү өчен инспекторлар машинасына утырып, полиция бүлекчәсенә китүен сөйли. Полиция бүлекчәсеннән чыккач үзенә битлек кигән кешеләр ташлануын, кулларын боргычлап алуларын, күзләрен һәм авызын каплап, микроавтобуска утыртуларын, анда төрлечә янауларын әйтә.

Сорау алулар барганда егеттән тимер юлда шартлау булганда кайда булдың дип белешкәннәр, Украина белән мөнәсәбәтләрен сораганнар, ялган детекторына утырту, үтерү белән янаганнар диелә.

Кичә, 18 майда аннексияләнгән Кырымның Акмәчет районында ашлык төягән вагоннар рельслардан чыкты. Тимер юлда шартлау булуы хәбәр ителде. Моның белән бәйле "теракт" турында җинаять эше ачылды.

  • Русия хакимиятләре аннексияләнгән ярымутраудагы диверсияләрдә моңарчы да кырымтатарларны шикләнде.
  • 2021 ел сентябрь башында Русия хокук саклау оешмалары Акмәчеттә кырымтатарларда тентү уздырды, нәтиҗәдә биш кеше тоткарланды. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Нариман Джелял шуларның берсе иде. Бертуган Асан һәм Азиз Ахтемовларны диверсиядә, ягъни белә торып Ангара авылындагы газ үткәргечкә зыян салуда гаепләделәр.
  • ФСБ фаразына күрә, Украина күзләве кушуы белән кырымтатарлар "Крымгазсети" оешмасының газ үткәргечен шартлаткан. Шул ук вакытта газ оешмасының мөдире Сергей Тарасов газ җибәрүдә тоткарлыклар булмады дигән иде.
  • Нариман Джелялга 17 ел кырыс тәртипле колония бирелде. Асан Әхтәмовны – 15 елга, Азиз Әхтәмовны 13 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG