Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барон Мюнхһаузен маҗаралары (Приключения барона Мюнхаузена)— Рудольф Эрих Распе


Читаем мировую классику на татарском! Сегодня у нас известные истории о бароне Мюнхгаузене Рудольфа Эриха Распе. Мы перевели истории на татарский, записали аудио, подготовили перевод ключевых фраз и тестом.

Барон Мюнхһаузен маҗаралары
please wait

No media source currently available

0:00 0:10:43 0:00

Гаҗәеп болан

Бер көнне, сатып алган тәмле чияләрне ашый-ашый, юлдан бара идем. Кинәт каршыма болан чыкты! Мәһабәт, матур, зур мөгезле! Ә миндә бер ядрә дә юк!

Болан миңа тыныч кына карап тора. Әйтерсең, мылтыгым корылмаган икәнен белә. Бәхеткә, берничә чиям калган иде әле. Мылтыгыма ядрә урынына чия төшләре тутырдым. Әйе, әйе, көлмәгез, гап-гади чия төшләрен.

Аткан тавыш яңгырады, тик болан башын гына чайкады. Төш маңгаена эләкте һәм бернинди зыян китермәде.

Бер мизгелдә ул агачлар арасында югалды. Мондый гаҗәеп хайванны кулдан ычкындыруым бик аяныч булды.

Бер елдан янә шул урманга ауга бардым. Әлбәттә, ул вакытка чия төше белән булган хәлләр турында инде оныткан идем.

Ни күзем белән күрим – агачлар арасыннан каршыма гаҗәеп болан сикереп чыкты. Ә мөгезләре арасында куе биек чия агачы үсеп утыра иде! Әлеге агач мин пуля урынына кулланган төштән үсеп чыкканын аңладым. Ә бу юлы чын пуляларым бар иде. Мин аттым да, боланның үле гәүдәсе җиргә ауды. Шулай берьюлы мин ашлы да, компотлы да булдым, чөнки агачта эре җиләкләр бихисап иде.

Алардан да тәмлерәк чияне үз гомеремдә бүтән ашаганым булмады.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ

  • тәмле чияләрне ашый-ашый – кушая вкусные вишни
  • каршыма болан чыкты – навстречу вышел олень
  • мәһабәт, зур мөгезле величественный с большими рогами
  • ядрә – пушечное ядро
  • мылтыгым корылмаган икәнен – ..,что ружьё не заряжено
  • чия төшләре тутырдым – начинил ружьё вишнёвыми косточками
  • гап-гади – самые простые
  • башын чайкады – помотал головой
  • зыян китермәде – не причинил вреда
  • агачлар арасында югалды – исчез за деревьями
  • кулдан ычкындыру – упустить
  • аяныч – жаль
  • үле гәүдәсе – мёртвое тело
  • бихисап – очень много

Гаҗәеп ау

Берзаман куе урманда күл буена юлыктым. Күл тулы кыргый үрдәкләр йөзә иде. Шулкадәр күп үрдәкне бүтән гомеремдә күрмәдем!

Кызганыч, бер пулям да калмады. Ә шул ук көнне дусларым килергә тиеш иделәр. Мин аларны кош ите белән сыйларга теләдем. Мин бик кунакчыл һәм юмарт кеше. Минем ашларым бөтен Петербургка данлыклы иделәр. Өйгә үрдәксез ничек кайтыйм?

Озак уйлап тордым, һәм аучы букчасында бер кисәк дуңгыз мае калганы искә төште. Ул үрдәкләрне җәлеп итәр өчен менә дигән ысул. Дуңгыз маен озын бауга бәйләдем дә суга ташладым.

Үрдәкләр тиз арада йөзеп килделәр. Берсе майны йотты. Ә сало шома. Ул үрдәк эчендә шуды да артыннан килеп чыкты. Шулай итеп, үрдәк минем бауда эленеп калды. Икенче үрдәк белән, башкалары белән дә шул ук хәл булды.

Миңа бауны судан тартып алырга гына калды.

Дусларыма менә дигән аш әзерлим! Тик букадәр үрдәкне өстерәве җиңел булмас.

Мин берничә адым ясадым да бик арыдым.

Күз алдыгызга китерәсезме? Үрдәкләр һавага очып менделәр һәм мине дә күтәрделәр.

Минем урында башка кеше югалып калыр иде. Тик мин бит кыю һәм тапкыр. Камзолымнан руль ясадым да үрдәкләрнең очышы белән идарә итә башладым.

Ярый, ә аска ничек төшәргә соң?

Бик җиңел! Тапкырлыгым монда да ярдәм итте. Берничә үрдәкнең муенын бордым да, әкренләп төшә башладым.

Нәкъ үземнең аш бүлмәсенең мич торбасына эләктем! Каршысына килеп төшкәнемә гаҗәпсенгән пешекчемне күрсәгез иде!

Бәхеткә, ул әле утны кабызмаган иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ

  • Берзаман куе урманда күл буена юлыктым. – Однажды в густом лесу вышел к озеру.
  • кыргый үрдәкләр йөзә – плавают дикие утки
  • сыйларга теләдем захотел угостить
  • кунакчыл һәм юмарт – гостеприимный и щедрый
  • букча рюкзак, ранец, сумка
  • дуңгыз мае – сало
  • йотты – проглотила
  • шуды да артыннан килеп чыкты – проскользило и сзади выскочило
  • бауда эленеп калды осталась висеть на верёвке
  • өстерәве җиңел булмас – тащить будет непросто
  • югалып калыр иде – растерялся бы
  • үрдәкләрнең очышы белән идарә итә башладым – начал управлять полётом птиц
  • тапкырлык находчивость
  • бордым – повернул
  • гаҗәпсенгән пешекчемне күрсәгез иде(!) – видели бы вы моего повара(!)

Сигез тәпиле куян

Минем белән Россиядә дә гаҗәеп хәлләр әз булмады.

Бер тапкыр мин сәер куянны күзәттем. Ул искиткеч җитез иде.

Сикерә дә сикерә, бер генә дә ял итәргә туктамый. Ике көн атта артыннан кудым, куып җитә алмадым.

Тугры этем Дианка да аны тота алмады. Өченче көнгә, ниһаять, бу куянга ата алдым.

Ни гаҗәп, гади тәпиләрдән башка, бу куянның өстәмә тәпиләре дә бар иде. Корсагында дүртәү һәм җилкәсендә дүртәү! Аскы аяклары арса, ул аркасына әйләнә дә запас аякларда йөгерә башлый.

Өч тәүлек буе артыннан йөгерүем һич гаҗәеп түгел!

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ

  • атта артыннан кудым – гнался за ним на коне
  • тугры эт преданная собака
  • ниһаять – наконец
  • Аскы аяклары арса, ул аркасына әйләнә... – Если устают задние лапы, поворачивается на спину.
  • өч тәүлек буе – трое суток подряд

Эче тышка әйләндерелгән бүре

Нигәдер – белмим, әмма иң явыз һәм куркыныч җанварларны мылтыксыз һәм көчсез чакларымда очраттым.

Шулай бер урманнан барганда каршыма бүре чыкты. Авызын ачкан да, туры миңа таба килә.

Нишләргә? Йөгерергәме? Әмма бүре инде өстемә ташланды һәм бугазымны ертырга тора иде. Башка берәү минем урынымда югалып калыр иде. Тик сез барон Мюнхһаузенны беләсез! Мин тәвәккәл, тапкыр һәм кыю. Һич каушамадым, йодрыгымны бүренең бугазына тыктым. Хәзер ерткыч тешли алмый иде.

Кинәт башыма искиткеч фикер килде: мин аның эчке әгъзаларын эләктердем дә, нык итеп тартып, эчен тышка әйләндердем!

Әлбәттә, мондыйдан соң үле бүре аяк астыма егылды. Аның тиресеннән бик җылы бишмәт тектем. Әгәр ышанмасагыз, аны бик теләп сезгә күрсәтермен.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ

  • туры миңа таба килә – идёт прямо на меня
  • өстемә ташланды – набросился на меня
  • бугазымны ертырга тора иде – целился перегрызть шею
  • тәвәккәл – решительный
  • кыю – смелый
  • һич каушамадым, йодрыгымны бүренең бугазына тыктым – совсем не растерялся, сунул кулак в пасть волка
  • ерткыч тешли алмый – хищник не может укусить
  • эчке әгъзаларын эләктердем – схватил внутренности
  • эчен тышка әйләндердем – вывернул наизнанку
  • аяк астыма егылды – упал к ногам
  • тиресеннән бишмәт тектем – сшил из шкуры бишмет

Тупка атланып

Сугыш вакытында миңа атка гына түгел, пушка тубына атланып йөрергә дә туры килде.

Бу хәл болай булды. Бер шәһәрне басып алырга кирәк иде. Командир ул шәһәрдә пушкалар күпме икәнен белергә теләде.

Дошманның лагерына сиздермичә генә керергә теләүче батыр табылмады.

Барысыннан да батыррак мин идем, әлбәттә.

Зур пушка янына бастым да, аннан очып чыккан туп өстенә утырдым һәм очып киттем. Барысы да бераваздан:

– Афәрин, афәрин, барон Мюнхһаузен! – диделәр.

Башта рәхәтләнеп очтым, әмма якынайган саен борчулы уйлар туды.

"Шәһәргә керүен керерсең дә,– дидем мин үземә. – Тик аннан чыга алырсыңмы? Дошманнар эләктерерләр дә асып куярлар. Юк, кадерле Мюнхһаузен, соң булганчы, борылырга кирәк сиңа".

Шул мизгелдә каршыма безгә җибәрелгән бер туп оча иде. Озак уйламыйча, мин аңа күчеп утырдым һәм кире очып киттем.

Әлбәттә, очыш вакытында дошманның барлык пушкаларын санадым һәм командага дошман артиллериясе турында барлык мәгълуматларны җиткердем.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ

  • пушка тубына атланып йөрергә дә туры килде – пришлось и на пушечном ядре кататься
  • басып алырга – захватить
  • сиздермичә генә керергә теләүче батыр табылмады смельчака, решившегося незаметно прокрасться, не нашлось
  • бераваздан – одним голосом
  • якынайган саен борчулы уйлар туды – с приближением увеличивались тревожные мысли
  • Дошманнар асып куярлар. – Враги повесят.
  • күчеп утырдым – пересел
  • барлык мәгълуматларны җиткердем – доставил всю информацию

Чәчтән тотып

Ул сугыш вакытында минем белән шактый маҗаралар булды.

Бервакыт сазлыкны атка атланып чыкмакчы идем. Тик ат ярга кадәр сикерә алмады, без сазга егылдык. Егылдык һәм бата башладык.

Сазлык үзенә тарта да тарта иде. Инде менә атымның бар гәүдәсе сазда югалды. Менә минем дә башым гына күренеп калды, аннан паригым гына күренде.

Инде нишләргә? Кулларымның гаҗәеп көче булмаса, без харап булыр идек. Үземемне толымымнан көч белән тарттым да, сазлыктан үземне дә, атны да тартып чыгардым.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ

  • атка атланып чыкмакчы идем – хотел перейти на коне
  • сазга егылдык – упали в болото
  • бата башладык – начали тонуть
  • Сазлык үзенә тарта да тарта иде. – Болото всё затягивало и затягивало.
  • харап булыр идек – пропали бы
  • толымымнан көч белән тарттым – еле дёрнул за косу

Бал корты көтүчесе һәм аюлар

Ләкин көч тә, кыюлык та мине коточкыч кайгыдан коткармадылар.

Берзаман мине дошманнар әйләндереп алдылар. Юлбарыс сыман көрәшсәм дә, әсирлеккә эләктем.

Алар мине бәйләделәр дә коллыкка саттылар. Минем өчен кара көннәр башландылар. Дөрес, миңа авыр эш түгел, әмма күңелсез эш бирделәр. Мине бал кортларының көтүчесе итеп куйдылар.

Һәр иртә мин солтанның бал кортларын далага чыгарырга, ә кичен ояларына озатырга тиеш идем.

Башта барысы да яхшы барды. Тик бер көнне бал кортларын санадым, берсе җитми иде.

Мин аны эзләргә киттем, һәм аңа ике аю һөҗүм иткәнен күрдем.

Үзем белән мылтык юк, әмма кечкенә көмеш балта бар иде.

Мин балтамны ач хайваннарга аттым. Алар куркып качтылар. Әмма ату көчем артык булган, балта Айга кадәр очып киткән дә шунда калган.

Сез көләсез, ә мин нишләргә белмәдем.

Айга ничек менәргә дә, балтамны ничек алырга соң?

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ

  • әйләндереп алдылар – окружили
  • Юлбарыс сыман көрәшсәм дә, әсирлеккә эләктем. – Хоть и сражался, словно тигр, попал в плен.
  • коллыкка саттылар – продали в рабство
  • Мине бал кортларының көтүчесе итеп куйдылар. – Меня назначили пчелиным пастухом.
  • далага чыгарырга – выводить в степь
  • ояларына озатырга – провожать в улей
  • берсе җитми иде – одной не досчитался
  • ике аю һөҗүм иткәнен күрдем – видел, как напали два медведя
  • көмеш балта – серебряный топор
  • айга ничек менәргә – как подняться на Луну

Айга беренче сәяхәт

Төркиядә күккә кадәр диярлек үсә торган яшелчә барлыгын белә идем.

Бу – төрек борчагы. Мин дә шундыйны утыртырга булдым. Ул шундук үсә башлады. Үсте, үсте дә Айга кадәр җитте.

Мин моңа бик шатландым һәм сабагыннан югарыга үрмәли башладым.

Бер сәгатьтән Айда идем инде.

Балтамны алдым да, Җиргә кире төшмәкче идем. Тик булмады: кояш борчагымның сабагын киптергән иде. Чак кына еламыйча түздем.

Нишләргә? Нишләргә? Беркайчан да Җиргә кайта алмаммы? Юк инде! Мин салам янына килдем дә, аннан бау үрә башладым. Бау озын булмады, шулай да төшә башладым.

Тиздән бау бетте. Мин һавада җир белән күк арасында эленеп калдым. Бу коточкыч иде, әмма мин югалып калмадым. Балтаны алдым, өске өлешен өздем һәм аскы өлешенә бәйләдем. Бу миңа Җиргә якынрак булырга ярдәм итте. Моны күп тапкыр эшләргә туры килде. Ниһаять, йортлар, агачлар күренә башлады.

Кинәт бау өзелде. Мин ярты миля чокыр ясарлык итеп җиргә егылдым.

Аңыма килгәч, бу тирән чокырдан ничек чыгарга икән, дип уйладым. Көн буе ашамадым, эчмәдем, уйладым да уйладым. Шундый фикер килде: баскыч казыдым да җир өстенә мендем. Мюнхһаузен беркайда да югалмый!

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ

  • күккә кадәр диярлек үсә торган яшелчә барлыгын – ...что есть овощ, растущий почти до неба
  • сабагыннан югарыга үрмәли башладым – начал по стволу карабкаться вверх
  • өске өлешен өздем һәм аскы өлешенә бәйләдем – оторвал верхнюю часть и привязал к нижней
  • аңыма килгәчкогда пришёл в себя
  • тирән чокырдан – из глубокой ямы
  • баскыч казыдым – прокопал лестницу

***

А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Барон Мюнхһаузен маҗаралары

Тест: Барон Мюнхһаузен маҗаралары

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG