19 майда Казан һава аланында Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең чын ядкәрләрен каршы алганнар. Аларны Татарстанга Дагыстаннан махсус очыш ясап алып килделәр, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Экспонатлар Изге Болгар җыенында күрсәтеләчәк. Ядкәрләрне Болгарга кортеж белән алып барачаклар һәм изге әйберләрне теләге булган һәркем күрә алсын өчен нибары ике көн генә күрсәтергә куячаклар, диелә.
"Изге Болгар җыены" бәйрәме Болгарда 1989 елдан бирле үткәрелә, ул 922 елда Идел буе Болгар халкының ислам динен дәүләт дине буларак кабул итү истәлегенә оештырыла.
Быел Изге Болгар җыены 21 майда үтәчәк. Анда барлыгы 40 мең кешенең катнашуын көтәләр.
- Былтыр 21 майда Татарстанның Болгар тыюлыгында узган Изге Болгар җыены ачылышында Русия президенты Владимир Путинга мәдхия укылды һәм Украинадагы сугышны хуплау рухында узды. Бәйрәм Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын багышланса да, тантанада Русиянең тышкы сәясәте турында да күп сөйләнде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум