Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов татар дин әһелләрен ЛГБТга каршы торырга чакырды


Рөстәм Миңнеханов форумда, Татарстан мөфтияте фотосы
Рөстәм Миңнеханов форумда, Татарстан мөфтияте фотосы

Аныңча, ислам дине вәкилләре правослаулар белән бергә көрәш алып барырга тиеш.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ЛГБТга каршы көрәшергә чакырды. Бу хакта ул 20 майда Казанда узган Татар дин әһелләре җыенында белдерде.

"Әлбәттә, бүген правослау дине ислам илләрендә, ислам динендә үзенә бер терәк таба. Дөньяның кая барганы аңлашыла торган түгел. Ата-ана 1 һәм Ата-ана 2, балаларның ничәдер яшькә җиткәч аның малаймы, кызмы булуы — бу дөрес хәл түгел. Аның белән ислам һәм правослау диннәре көрәшә ала", диде ул.

Миңнеханов балаларга дини тәрбия бирергә, татар дин әһелләренә мәдрәсәләр оештырырга кирәклеген әйтте. Шул ук вакытта ул эре иганәчеләр белән эшләргә киңәш итте, чөнки, аныңча, хөкүмәт бу эшләрне башкара алмый.

Бүген Русиядә 24 мәдрәсә, 9 көллият, 12 дини югары уку йорты, Болгар ислам академиясе эшли.

Быел Татар дин әһелләре җыены 13 тапкыр уза. Анда Русиянең 77 төбәгеннән 1 мең делегат катнаша. Җыен барышында Русиянең Украинага каршы сугышын дини яктан аклау турында да чыгышлар булды.

Кичә Миңнеханов "Русия - Ислам дөньясы" төркеме утырышында янә русофобия мәсьәләсен күтәрдe һәм элекке совет биләмәләренә йогынтыны көчәйтергә чакырды.

  • Былтыр 24 ноябрьдә Русия думасы ЛГБТ пропагандасын тулысынча тыю турында канун кабул итте. 5 декабрьдә аны Русия президенты Владимир Путин имзалады. Яңа маддә нигезендә, физик һәм юридик затларга зур күләмдә штрафлар бирү күз уңында тотыла, чит ил ватандашларын исә илдән депортацияләргә мөмкинннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG