Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов "Русия - Ислам дөньясы" төркеме утырышында янә русофобия мәсьәләсен күтәрдe


Рөстәм Миңнхеханов һәм патриарх Кирилл
Рөстәм Миңнхеханов һәм патриарх Кирилл

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Татарстан президенты даими төстә урысларның хокукын, урыс телен яклый башлады.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов русофобия үсеш алуын әйтте һәм элекке совет биләмәләренә йогынтыны көчәйтергә чакырды. Бу хакта ул 19 май Казанда узган "Русия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме утырышында белдерде.

"АКШ һәм аның беректәшләре Русиянең украина юнәлешендәге гамәлләрен сәбәп итеп русофобияне арттырды, санкцияләр кертте һәм һибрид сугыш башлады", диде ул.

Миңнеханов Русия белән ислам илләрен берлектә элекке совет биләмәләрендә традицион дини берләшмәләрне кысрыклауга каршы көрәшергә чакырды.

"Без Украинада Рус православ чиркәвенә, аның руханиларына карата нинди вакыйгалар булуын күрәбез", диде ул.

Утырышта Рус правослау чиркәве башлыгы, патриарх Кирилл "Европа кыйммәтләрен" тәнкыйтьләде.

Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат Таҗетдин исә Көнбатышта "киләчәк юк", аларның идеалы "Дәҗҗәлдән килә" дип әйтте һәм Путинга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Русиянең Украинага каршы елдан артык барган сугышы дәверендә Татарстан президент атамасыннан һәм суверенитет төшенчәсеннән колак какты һәм кинәт кенә урыс телен яклаучы республикага әверелде. Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс теле яклауга мохтаҗ дип белдерде.

Урыс телен яклау чарасы буларак Татарстанда урыс теленә аерым комиссия булдырылды, ә татар теле башка туган телләр белән берләштерелде. Кайбер татар активистлары комиссиядән чыгарылды. Активистлар бу үзгәрешләр татар теленә игътибарны киметә дип саный. Быел Татарстанда урыс теле берләшмәсен төзергә җыенулары да әйтелде.

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Мәскәү Миңнехановны курчак һәм корал итеп куллана. Бер ай элек Татарстан президенты Молдовада Русия яклы намзәтне хуплар өчен барганда аны чик буе полициясе илгә кертмәде.

  • Русия үзенең тышкы сәясәтендә Татарстанны ислам илләре белән хезмәттәшлек итүдә кулланып килә. Рөстәм Миңнеханов "Русия – Ислам дөньясы" күзаллау төркеме рәисе дә булып тора. Әлеге оешма 2006 елда оешты. Ул 28 илдән 34 вәкилне һәм Русиядән 35 вәкилне үз эченә ала. Татарстан Фарсы култыгы илләре кебек бай гарәп илләре белән генә түгел, дөнья тарафыннан танылмаган, шикле дәүләт берәмлекләре белән дә эш итәргә мәҗбүр.
  • "Русия — Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме быел KazanForum икътисад форумы кысаларында узды. Җыен 18-19 майда уза. Анда барлыгы 85 илдән һәм Русиянең 84 төбәгеннән 15 мең вәкил катнашачагы әйтелде. Форумда иминлек чаралары көчәйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG