Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәүгә тугрылык күрсәтү". Татарстанда урыс теле берләшмәсен төзү артында ни ята


Белгечләр урыслаштыру татарларны "Урыс дөньясы"на кертү өчен эшләнә дип саный. Шул рәвешле Татарстан рәсмиләре Мәскәү алдында тугрылык күрсәтергә тели диючеләр дә бар.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Татарстанда рәсмиләр урыс теленә игътибарны арттырды. Республика җитәкчелеге, татар теле проблемнары турында оныткандай, урыс телен яклавы, моның өчен чаралар күрүе хакында әйтеп тора. Хәзер Татарстанда урыс теле берләшмәсен төзергә җыеналар.

4 апрель Казан федераль университетында урыс теленә багышланган халыкара форум узды. Анда 17 илдән белгечләр катнашты. Җыен барышында КФУ белән Русия язучылар һәм нәширләр берлеге арасында килешү дә төзелде. Форум барышында Татарстанда урыс теленең үсеше турында сөйләнелде. КФУ ректоры Ленар Сафин Татарстанда урыс теле берләшмәсе төзеләчәге хакында хәбәр итте. Аныңча, республикада бу хакта фикер алышу бара.

Урыс телен милли байлыгыбыз һәм дәүләт теле буларак үстерү

"Татарстан мондый берләшмә төзеләчәк беренче төбәк булачак. Бу — урыс телен милли байлыгыбыз һәм дәүләт теле буларак үстерү өчен бик мөһим. Бу — дәүләт бурычы. КФУ әлеге юнәлештә алдынгы булырга тиеш дип уйлыйм", дип белдерде ул.

Русиянең Украинага каршы елдан артык барган сугышы дәверендә Татарстан президент атамасыннан һәм суверенитет төшенчәсеннән колак каты һәм кинәт кенә урыс телен яклаучы республикага әверелде. Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс теле яклауга мохтаҗ дип белдерде.

Урыс телен яклау чарасы буларак Татарстанда урыс теленә аерым комиссия булдырылды, ә татар теле башка туган телләр белән берләштерелде. Кайбер татар активистлары комиссиядән чыгарылды. Активистлар бу үзгәрешләр татар теленә игътибарны киметә дип саный.

Татарстанның урыс теленә игътибарны арттыруы артында нәрсә ята? Азатлык бу хакта тел активисты, сәясәт белгече һәм журналист фикерләрен белеште.

Тел активисты Айсылу Галиева бүген урыс теле яклауга мохтаҗ түгел ди. Аныңча, игътибарны югалып баручы милли телләргә арттырырга кирәк.

Урыс телен Калининградтан алып Камчаткага кадәр саклыйлар

"Урыс телен Калининградтан алып Камчаткага кадәр дәүләт кануннары белән саклыйлар. Дәүләт теле турында канун бар, БДИны иң төп фән итеп урыс теленнән бирәбез, бу урыс теленең дәүләттә бик югары урын алуы турында сөйли. Нинди дә булса норматив актлар, чаралар, форумнар белән урыс телен моннан да ныграк саклап булмый. Дәүләт теле турында канун нигезендә барлык эшләр урыс телендә алып барыла, барлык инстанцияләргә без урыс телендә язабыз. Урыс телен белмәсәң, син бу дәүләттә беркем түгел. Башкача урыс теленең дәрәҗәсен күтәреп тә, аны саклап та, яклап та булмый һәм моның кирәге дә юк.

Безгә башка халыкларның телләренә игътибарны арттырырга кирәк, чөнки безнең телләребез шул кадәр тиз юкка чыгып бара. Соңгы җанисәп мәгълүматлары нигезендә, татарлар 600 мең кешесен, удмуртлар 300 мең кешесен, чуашлар халыкның өчтән берен югалткан. Андый халыкларны сакларга һәм якларга кирәк. Алар өчен форумнар уздыру да аз түгел, канун дәрәҗәсендә дә яклау таләп ителә. Төбәк телләреннән мәҗбүри БДИ кертелергә тиеш. Аларны яклау мөһим. Ә урыс теле дәүләт тарафыннан якланган, ул беркая да китми", диде ул.

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, бу — Мәскәүдән төшкән фәрман.

"Мин моны урыс милләтен, телен, үзбилгеләнүен ныгытырга, һәр яклап мәгарифтә якларга дигән "өстән" төшкән фәрман дип күрәм. Без моны Казанда мәктәп балаларыннан "Мин — урыс" дип җырлатуларыннан да күрдек. Татар теле комиссиясен үзгәртүләре, урыс теленә аерым комиссия булдырулары, урыс телен, мәдәниятен, гомумән, урыс идеологиясен актив рәвештә Татарстанга кертүләре хакында сөйли. Моны аеруча милли республикаларда эшлиләр. Кеше татар теле турында сүз куптарса, ул экстремист, фетнәче, милләтче дип игълан ителә. Бу аңлаешлы итеп эшләнә торган стратегия. Мәскәүдәге даирәләр барысын да урыс итәргә теләвен яшерми. Алар фикеренчә, "Урыс дөньясы"на Украина гына түгел, Русия эчендәге халыклар - татар, чуаш, мөселман, буддистлар да керергә тиеш", ди ул.

Айсин Мәскәүнең "урыслаштыру" сәясәтенә Татарстан каршы тора алмый дигән фикердә.

Мин моны "өстән" төшкән фәрман дип күрәм

"Безнең элита моңа каршы тора алмый. Казанда бер татар мәктәбен булса да ача алмый икән, димәк, аның көче юк. Әгәр алар Конституцияне һәм татар телен яклый алмый икән, үзләрен дә яклый алмый дигән сүз.

Миңа калса, бу урыслаштыру өчен эшләнелә. Һәр тарафтан сез — урыс, сез — урыс мәдәнияте канаты астында яшисез, сезгә урыс дәүләте цивилизация бирде дигән ишарәләр арта. Гегель концепциясе нигезендә, сан сыйфатка әвереләчәк. Фикере булмаган татарга ул бәлки йогынты ясар. "Урыс дөньясы" өчен үләргә әзер булган "мамыкбаш" татарлар да күп. Димәк, пропаганда әкренләп эшли. Татар теле тирәсендә йөрүчеләр маргинал булып калачак. Кешенең маргинал буласы килми. Шуңа да урыс теле йогынтысын махсус көчәйтәләр. Аны университеттан башлаулары юкка түгел. Бу эшне университет аша мәктәпләрдә, уку йортларында эшли алачаклар", диде ул.

Журналист Ирек Мортазин Татарстанда урыс теленә игътибар арттыруны республика элитасы махсус эшли дип саный. Шул рәвешле рәсмиләр Мәскәү алдында тугрылык күрсәтергә тырыша дигән фикердә ул.

Татарстан Мәскәү алдында үзен тугры, лояль итеп күрсәтәсе килә

"Бу — урыс телен яклауның имитациясе. Шул рәвешле Татарстан Мәскәү алдында үзен тугры, лояль итеп күрсәтәсе килә. Алар "Без — сезнең белән, суверенитет бетте" дип әйтәләр. Ә менә Кремльдә аларга ышанмыйлар ахырысы. Шуңа да Татарстан һәрдаим моны дәлилләп торырга, үзен Русия патриоты итеп күрсәтергә мәҗбүр. Шуңа да "махсус операция"гә ярдәм итеп тора, ихтыярилар отряды җыя. Шулай да, мин урыс теле берләшмәсе төзүдән нинди дә булса нәтиҗә көтмим.

Бу уңайдан, Мәскәү аерым кинаялар белдереп торадыр анысы. Интернетта Татарстан үз тешләрен әле күрсәтәчәк дип фикерләшәләр. Чынлыкта республика бернәрсә дә күрсәтә алмаячак, тешләре инде коелып төшкән.

Бүген Татарстан бик куркытылган. Аларга күптән ишарә ясалды. Гафуровны (Илшат Гафуров — КФУның элекке ректоры) кулга алгач, теләсә кем артыннан теләсә-кайсы вакытта килергә мөмкиннәр икәне аңлашылды", ди ул.

Мортазин фикеренчә, Татарстан җитәкчелегенә мөшкел хәлдә калган татар теленең кирәге калмады.

"Бүген татар теле кемгә кирәк? Кайсы җитәкченең баласы татар мәктәбендә укый? Миңнехановныкымы? Метшин, Сәфәров? Аларның балалары инглиз телен татар теленә караганда яхшырак белә. Камилә Шәймиева, Динара Сәфәрова, Тимур Метшинны алыгыз. Алар инглизчәне яхшырак белә. Бу инде күрсәткеч булып тора. Шуңа да беркемгә дә татар теле кирәкми.

Татар телен кайчан өйрәнә башлыйлар? Аңа ихтыяҗ булганда. Мин 2002 елда "Татарстан" дәүләт телеширкәтен җитәкләгәндә "Ак Барс", "Рубин" такымнары уеннарын татар телендә трансляцияләргә сорадым. Әминов, Мөхәммәтшин моңа каршы чыкты. Бу тел беркемгә дә кирәк түгел, шуңа аны өйрәнмиләр дә. Син татар теле белән югары уку йортына да керә алмыйсың. Татфак белән барысы да туктала. Медуниверситетта татар теле бармы? СИЗО-2дә утырганда һәрбер арестант кайсы камерада утыруы турында хисап тотарга тиеш. Мин татар телендә хисап тота башладым. Миңа урысча сөйләшергә куштылар. Җинаять кодексында язылганча, урыс телендә яки төзәтү оешмасы урнашкан җирлектәге телдә сөйләргә рөхсәт ителә. СИЗО-2 Татарстанда урнашкан. Алар мине татарча сөйләшү хокукыннан мәхрүм итте. Мәхкәмәдә дә мин эшне татар телендә алып баруларын сорадым. Син урысча беләсең дип баш тарттылар. Бу нәрсә хакында сөйли — татар теле беркемгә дә кирәкми", ди ул.

  • Элегрәк Мәскәү Татарстанны урыс телен кысрыклауда тәнкыйтьләп килде. 2017 елда Владимир Путин "урыс теле дәрәҗәсе төшә" дигән сылтау белән Русиядә милли телләрне укыту мәсьәләсен кискенләштерде. Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.
  • Мәскәү басымы белән Татарстан мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Нәтиҗәдә, Татарстанда татар телен укучылар саны кискен кимеде. Узган ел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән иде. Быел Татарстанда татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырырга сигез укучы язылган.
  • Узган уку елында 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Татар телен 1 263 укучы сайлаган. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмаган.
  • 2021 елда Халыкара урыс соборының хокук яклау үзәге Казан мәктәпләрендә урыс балаларының 34%-ы туган тел буларак татар телен өйрәнүенә ризасызлык белдергән иде. "Татарстанның урыс җәмгыятен мыскыллый, халыкара киеренкелек тудыра", диелде белдерүдә һәм бу саннарны Русия мәгариф министрлыгыннан аерым тикшерүне соралды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG