Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле бетерелүгә 5 ел. Халык сүрелде, хакимият позитив эзли


Татарстан Дәүләт шурасы алдында татар телен яклау чарасы, 26 октябрь 2017
Татарстан Дәүләт шурасы алдында татар телен яклау чарасы, 26 октябрь 2017

2017 елның 29 ноябрендә Татарстанда дәүләт татар теле мәктәпләрдә мотлак укытыла дигән статусын югалтты. Прокуратура карары белән башкарылды бу. Татар милләтен елатып, бастырып ясалды. Ә моның башында Путин торды. 5 ел узды, хәлләр түрәләр ышандырганча күңелле түгел. Алга таба ничек булачак?

5 ел элек бу вакытта Татарстанда бер генә тема иде - татар теле. Халыкның бер генә зары - мәктәпләрдәге татар теле дәресләрен кисү. Республика буенча уку йортларын прокуратура айкап чыкты, укытучылар, мөдирләр куркытылды, бастырылды. Мәскәү уку йортларын җинаятьчел бер урын итеп күрсәтергә тырышты. Татар теле дәүләт теле буларак укыту канунга сыймый дип пыр туздырылды. Озак еллар дәвамында мәйданга чыкмаган татарларның телләре чишелде - алар каршы фикерләр белдерде, урамга чыкты. Шул вакытта "Туган тел" протест гимнына әверелде. Халык, аеруча яшьләр, бу теманы башта республика, аннары федераль үзәк мәсьәләсенә кадәр күтәрә алды һәм беренче тапкыр Татарстан Дәүләт шурасын, Татарстан президентын бу мәсьәлә белән селкетә алды, депутатларны, хакимиятне бу темага фикер белдертүне таләп итеп үзенекен итте.

Парламентта бу иң кызу тема булды, кешеләр беренче тапкыр сессияне радио аша тыңлап, кем нинди фикер әйтте, кем көрәшә, ә кем юклыгын күзәтте. Баштарак бу темага Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев та, республика президенты Рөстәм Миңнеханов та фикерләрен әйтте, парламент утырышларында алар да катнашты. Прокуратураның гамәлләрен дә кискен тәнкыйтьләргә тартынмадылар. Мәскәү белән тарткалашу барды. Әмма 29 ноябрьдә бу сатулашуга нокта куелды. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Мәскәү таләп иткәнне төгәллек белән җиткерде. Татар телен дәүләт теле буларак укытылу туктала, мотлак укыту бетерелә, телне укыту бары тик гариза белән генә башкарыла, татар теле һәм әдәбияты дәресләре кыскара. Кем каршы дәшә, бу экстремизмга тиңләнә диелде. Бу утырышта Рөстәм Миңнеханов юк иде. Һәм депутатлар алдында прокурорның өркетеп чыгыш ясавыннан барысы да аңлашыла иде. Мәскәү әйткәнгә барысы да буйсыначак. Шулай булды да, хәтта шул тарихка кереп калган утырышта да тавыш бирүдә бер генә кеше дә каршы йә тотылып калдым дип фикерен, моның белән килешмәвен белдерә алмады.

Бу татар телен бирү, җиңелү иде. Түрәләр татар теле позицияләрен югалтмаячак дисә дә, 5 елда хәлләр кая таба барганын күзәтеп була. Елдан ел татар телен сайлаучылар кими, бу эш системлы бармый, ул мәктәпләргә генә кайтарылып калды, яңа ачылган мәктәпләрдә татар сыйныфларын туплау да зур проблемга әверелде, милли мәгариф темасы да көнүзәк темаларыннан төшеп бара. Бүген Татарстан хакимияте татар телен, татар җырын, сүзен ир-егетләрне Украинага сугышка озатуда, сугышчылар батальоннарына "Алга", "Тимер" дигән татар атамалары кушуда гына куллана дигән фикер туа.

5 ел элек ниләр эшләнде һәм башкарылмады? Еллар узу белән нинди үзгәрешләр булды татар теле белән һәм бу мәсьәләне кире игьтибар үзәгенә кайтарып хәл итеп булачакмы, соңга калу куркынычы бармы дигән сорауларга фикерләшергә тырыштык.

Татар активистлары һәм хакимият. Ни өчен алар берләшә алмады?

2017 елда Татар ата-аналар комитеты барлыкка килде. Мәскәү басымына каршы көрәш нәтиҗәсендә, Урыс ата-аналары комитетына каршы фикер белдерү максатыннан барлыкка килде. Берникадәр вакыт игътибар үзәгендә булды, татар теле мәсьәләсен күтәреп килде, бүген инде ул юк. Активистлар әле бер ишеккә, әле икенчесенә шакыды, хакимият аларның көченнән файдалануны кирәк дип тапмады. Нәтиҗәдә бу оешма ни рәсми теркәлмәде, ни хәрәкәт булып оеша алмады. Аларны ни Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, ни Дөнья татар конгрессы үз канаты астында алмады. Татарстан президенты каршындагы татар телен үстерү комиссиясенә комитет активисты Илсөя Әхмәтгалиева әгъза булып сайланды, әмма бер ел узуга аннан оста гына котылдылар. Комиссиядә иҗтимагый оешмалардан бер генә кеше дә татар мәгарифе мәсьәләсен күтәрми хәзер. Илсөя үзе дә Казаннан чит илгә киткән булып чыкты.

Аның сүзләренчә, хакимият милли мәгариф темасын күтәрергә курыкты, булган инициативаларны тыңлаудан ары китмәде һәм татар телен укытуның төрле ысулларын эзләү урынына басымны татар телле күңел ачу чараларына ясады. Һәм бу зур хата дип саный ул.

Хакимият тә булган инициативаларны күтәреп алырга сәләтсез булуын күрсәтте

— Гаеп һәр якта да бар, үзебез дә оешып ныклап басым ясый алмадык, сүлпән булдык, милли җанлы кешеләр әз булып чыкты. Бар алар, әмма җәмәгать эшләре белән шөгыльләнергә килүчеләр табылмады. Хакимият тә булган инициативаларны күтәреп алырга сәләтсез булуын күрсәтте. Бу хәлләр милли үзаңның аксаганын күрсәтте, тәрбияләнмәгән ул. Ә бүген кешеләр булган хәлгә күнекте. Була торган хәл диделәр дә яшәвен дәвам итәләр, — дип сөйли ул. — Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәскәүгә буйсына дип аерым махсус комиссия төзелде. Без аңа зур өметләр багладык, әмма комиссия өчен позитив чаралар гына кызык. Төплерәк теманы күтәрүдән курыктылар анда да. Мин күтәрдем, шуңа чыгып та очтым. Эшне системга саласыбыз килде, зурлап эш итәсе килде, ә комиссия аерым проектлар гына булдыруны хуп күрде. Бу – вакытлыча дару, күз буяу.

Кешеләрне җылытып торырыга кирәк. Ә хакимият башка юлны сайлады, проблемны әйтмиләр, аңлатмыйлар. Соңгы тапкыр федараль стандартлар үзгәрү турында халыкка аңлатылмады, кешеләр белми дә калды аны. Министрлык та телне гел тел яшерде һәм яшәрә.

Русия кайсы якны сайлый: шовинизм яки демократия?

Кешеләр сүлпәнәйсә, йомылса да аларның татар булу, татар телле булып калуга ихтыяҗ бар. Бу – галим Дамир Исхаков фикере. Татарлар җитәкчеләргә хәрәкәт итәргә импульс бирә ала, әмма Русиядә сәяси хәлләр үзгәрмичә татар теле мәсьәләсе хәл ителмәячәк дип саный ул.

Ул 2017 елдагы вакыйгаларны, Дәүләт шурасындагы утырышлардагы көрәштә оттыруны куркаклык белән бәйләде. Татар телен биргәч, бар нәрсә дә җимерелә башлады, дип искә ала ул. Депутатларга өмет белән каралды ул вакытта, әмма кемдер тагын бер срокка калу теләге белән телен яшерде, кемдер җитәкчелек сүзеннән ары китә алмыйча артык тыңлаучанлык күрсәтте, ди ул. Шуның нәтиҗәсендә 5 ел узу белән безнең хәлләр катастрофик ди ул.

Татарстан татар теле белән нишләргә белми

— Татар җәмәгатьчелеге булмаса, депутатлар гомумән дәшмәс иде. Халык аларны бераз уятып җибәрде. Әмма анда да чыгышлар тамызып кына ясалды. Мин белгәнчә, ул вакытта Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров каты чыгыш ясарга әзерләнгән иде, Фәрит Мөхәммәшин ирек бирмәгән, Разил Вәлиев чыгыш ясасам, депутат итеп тагын сайланмасмын дип уйлагандыр. Әмма барыбер систем аны этеп чыгарды. Татар теле сәгатьләрен кисү, мотлак укытуыны туктату татарларның, Татарстанның абруена нык бәрде. Аннан соң бар нәрсә дә гел артка китеш, — ди ул. — Чынында вазгыять катастрофик. Төбәкләрдә татарча сөйләшүчеләр юк диярлек, бу Татарстанны да көтә. Татарстанда татар телен сайлаучылар аз. Укытучылар да азая һәм бу – табигый процесс, ата-налар балаларын татарча укытуга бирми, сәгатьләр кыскара, укытучылар кирәкми булып чыга. Мәгариф системы үзен буып бара. Аннары телне укытырга мөмкинлек туса, андый белгечләр калмаячак. Татарстан татар теле белән нишләргә белми, республика хакимияте тезләнде, шул тезләнгән рәвештә яшәргә ризалыгын белдерде. Мәскәүдән контроль көчле. Русия демократия юнәлешен сайлмаса, татар теле үлемгә табага юнәләчәк. Кешеләр аңлый, татарларда каршылык тоту теләге бар, әмма берни эшләтә алмый. Аларны оештырырга бернинди дә иҗтимагый оешма да калмады бит. Әмма ниндидер үзгәреш булса, халык шунда ук импульс бирәчәк.

Укытучылар – төп корбаннар

2017 елдагы Мәскәүнең "реформа"лары иң беренче чиратта укытучыларга китереп бәрде. Алар иң хокуксыз катлам булып калды. Җәмәгатьчелек ул вакытта дәррәү укытучыларның мәйданга чыгуын көтте, әмма бу булмады. Ахыр чиктә аларның бер өлеше дәресләр кимү аркасында алар эшсез калды, кемдер мәктәп системыннан китте, кемдер башка фәннәрне укытуга күчте. Түрәләр дә 2017 елда тишеккә ямаулык салып, бар нәрсә дә безнең кулда, татар телен гаиләдә ныгытырга кирәк дигән фикерләрне ешрак яңгырата башлады. Мәскәү безгә өйдә сөйләшүне тыймый, туган тел итеп татар телен сайларга киртә тудырмый дип аңлатылды. Әмма мәктәптәге татар теле югалмаса да аның дәрәҗәсе кимеде. Татар теле укытучылары татар теле тулы канлы фән булудан туктап килә дип сөйләде Азатлыкка. Өйгә эш бирелми, начар билге куелмый, укучы татар телен сайлаган икән, димәк укытучының да эш сәгате булган. Шуна күрә, хөрмәтле татар теле укытучысы, зарланма, тавыш куптарма. Мөгаллимнәр шуңа күнде.

Фәния Шакирова Чаллының урыс телле мәктәбендә укыта, балалары исә урыс-татар мәктәбендә белем ала. 2017 елдагы вакыйгылардан соң булган хәлләрне ул кыска гына "тел бетә" дигән сүзләр белән аңлата. Мәктәптә татар теле итеп туган телне сайлаучылар кими, ә атнасына 3 сәгать эчендә балаларга телгә ни мәхәббәт сеңдереп булмый, ни сөйләшергә, язарга өйрәтеп булмый, ди ул. Укытучылар да, ата-аналар да күңел төшенкелегенә бирелгән, татар теле кайгысы юк, дип аңлата ул бүгенге үзенең дә, ата-аналарның да халәтен.

Кемдә татар теле кайгысы бар? Барыбыз да очны очка ялгап яшибез

— Кемдә татар теле кайгысы бар? Барыбыз да очны очка ялгап яшибез, тормыш көтәбез. Түрәләр туган тел дигәндә гаиләгә сылтыйлар. Әйе, нигезе гаиләдә булдырылырга тиеш. Әмма Татарстанда татар телле мохит бары тик мәктәпләрдә генә иде. Үз балаларым мисалында шуны әйтәм: иртән берничә җөмлә белән алышабыз да бетте, алар бер мәктәпкә укырга китә, мин үз эшемә йөгерәм. Мин кайтканда алар әле кайтмаган була, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Алар кайтып өлгергәнче икенче эшкә чыгып китәм. Әлсерәп кайтыла. 3 минут аралашып алабызмы, юкмы. Шул хәлләрне сорашу да бетте. Менә өйдәге татарча аралашу. Ата-ананың баласы белән сөйләшергә вакыты юк. Ә 2017 елга кадәр телиләрме, теләмиләрме, балалар атнага 5 тапкыр тел, әдәбиятны өйрәнде. Колагына керә иде татар сүзләре дә, шәхесләр турында мәгълүмат та.

Фәния хөкүмәткә үпкә юк ди, Мәскәү теләгәнен эшләде, берничек тә каршы торып булмый иде ди ул, әмма иреклерәк вакытта, Мәскәү күзәтүе булмаганда милли үзаң тәрбияләнмәгән, татар теле тиешле дәрәҗәгә күтәрелмәгән булып чыкты, дип нәтиҗә ясый. "Милли үзаң тәрбияләнсә, сеңдерелсә, бүген укытучылар ата-аналарга балаларыгыз татар телен сайласын дип ялынып йөрмәс иде. Укытучылар да дәшмәс хәлгә җитте, артык сүз әйтү куркыныч заманда яшибез" ди ул.

2017 елдан соң оешып китә алмауда лидерларның табылмавы, хәлле кешеләрнең активистлар эшләрен финансламауда күрә ул.

Талпыныш булды, дәрт тә бар иде, ә дәрман юк булып чыкты

— Бушлай эшләсенме инде ул кешеләр? Аларның да гаиләләре бар, аларга да үзләрен кайгыртасы бар. Мәгариф мәсьәләсе белән шөгыльләнүчеләрне финанслар өчен хәлле татарлар табылмады. Талпыныш булды, дәрт тә бар иде, ә дәрман юк булып чыкты. Ничектер халык та түрәләрнең, республика җитәкчеләренең салкын карашын сизде, гомуми купшы сүзләрдән кешеләр туйды, күңелләре төште. Хәзер берсенең берни эшлисе килми, ә тел үлә бара, — дип фикерләре белән уртаклаша мөгаллим.

2017 елда татар теле укытучылары тиз бастырылды, алар арасыннан Русия прокуратурасының гамәлләрен мәхкәмәгә дә бирергә кыюлык күрсәтүче булмады. Мәктәп мөдирләре, РОНО җитәкчеләре, мәгариф министрлыгы куәт структуралары басымы астында калды. Мәктәпләрдәге татар теле мәсьәләсен игътибарда тотучы "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков булды. Мәхкәмәләргә җитте, әмма мәсьәлә хәл ителмәде.

Аның фикеренчә, Татарстанда 2017 елда булган хәлләрнең нәтиҗәләре ул кадәр ярылып ятмый, әмма соңгы вакытта татар теле турында сөйләшү кимегәннән кими бара, бу тема игътибар үзәгеннән төшеп бара.

— Татарстанда барысы да бар кебек: татар бакчалары да, татар мәктәпләре дә эшли, "Туган тел" дә җырлана. Әмма чынында татар телен фән буларак өйрәнүчеләр азая, туган тел итеп татар телен бары тик татарлар гына сайлый. Әле алар сайласа да рәхмәт! Татарларның үзләрен дә үгетләргә, кыстарга, аңлатырга кирәк. Бу көч, вакыт таләп итә. Ә урыслар укымыйбыз диләр. Кирәксенмиләр. Гомумән, татар теле мәсьәләсе юкка чыгып бара, ул юк кебек. Искә алучыны күрмим. Таләп итүләр, анализ ясаучы ниндидер тикшеренүләр, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр дә оештырылмый. Русиядә фикер әйтүчеләрне дә бастырдылар, күпләр чит илгә китте, — ди ул.

Татар телен мәктәптән юк итү – этноцид сәясәте

"Moscow Times" журналисты, галимә Ләйлә Латыйпова сугыш белән бу тема онытылса да, татар җәмәгатьчелегенең аңа ихтыяҗы зур дип саный. Ул бүген искә алынмаса да, кешеләрнең күңелләрендә ул бар һәм кайчан да булса ул калкып чыгачак. 2017 елдагы вакыйгаларга карата татарларның үпкәсе калды һәм тора бара башкалар да Русия татар милләте өчен, тел өчен нишләде дигән сораулар бирүчеләр артачак, дигән фикердә.

Бу - җиңелү түгел, ә оттыру гына

— Кешеләр көрәште, ризасызлыгын күрсәтте. Әмма федераль үзәк моңа күптән әзерләнгән иде, республика җитәкчелеге дә күнде, алар килеште, шуңа кешеләрнең таләп итүләре тәэсир итә алмас иде. Әмма бу җиңелү түгел, ә оттыру гына. Тел мәсьәләсе уңай хәл ителмәгән очракта ул һәрвакыт пыскып торачак, аннары бер көнне ул дөрләп яна башлаячак, — ди ул. —​ Миңа калса, татар теле Татарстанның суверенитеты темасына нык бәйле. Бәйсезлек булмыйча аны хәл итеп булмый. Ирек бирми аңа Мәскәү. Ул аны кире бирер өчен тартып алмады бит. Бу системлы эш ителгән этноцид сәясәтенең бер өлеше иде. Мәктәпләрдә укытылмый икән, татар телле институтлар булмый торып, тел үлә​, аның киләчәге юк. ​

Татар теленә басым. 2017 ел

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG